Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Мәктәп белән тыгыз элемтә. 12.11.2015

Укытучылар һәм әти-әниләр өчен Гөлфия Хәйдәр кызы уртанчылар төркеме белән рус теленнән ачык дәрес үткәрде. Балалар "Курочка Ряба" әкиятендә кунакта булдылар, аның белән уйнадылар, сорауларына җавап бирделәр, алып килгән сюрпризына сөенделәр.
-
Кошларга ярдәм итәбез. 10.11.2015

Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар һәрвакыт канатлы дусларыбызга ярдәм итәргә әзер. Көн саен үзләре алып килгән җим белән сыйлыйлар.
-
Без - җиңүчеләр! 05.11.2015

Безнең бакчадан "Йолдызчыклар" командасы V спорт Фестивалендә авыл балалар бакчалары арасында II урынга лаек булды. Балалар үзләренең оста, җитез, игътибарлы булуларын исбатладылар. "Афәрин!"
-
Туган көн бәйрәме. 02.11.2015

Төркемебезнең иң сөйкемле балаларыннан берсе тагы бер яшькә үсте. Асылъярга 2 яшь тулды. Аны балалар туган көне белән котладылар.
-
Туган көнең белән, әбием! 30.10.2015

"Әздән дә хәтер кала, юктан да күңел була" дигән халык мәкален күздә тотып, Диләрәнең әбисен туган көне белән котладык.
-
Гүзәл туган җиребез! 28.10.2015

"Туган авылым Бөрбаш" исемле фильмны караганнан соң, балалар үзләрендә туган уй-фикерләр белән уртаклаштылар: "Авылыбыз зур, матур, нык, димәк халкы да тырыш, хезмәт сөючән".
-
Белем-күнекмәләрне тикшерү. 26.10.2015

Мәктәпкә әзерлек төркемендә балаларның стартлы мөмкинчелекләрен өйрәнү вакыты.
-
Рәхмәт сиңа, игенче! 23.10.2015

"Һөнәрнең һәркайсы яхшы" дип исемләнгән проектны тәмамлап, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә шундый теманы ачкан игенче әтиләр белән очрашу-кичә уздырылды. Авыл баласы өчен таныш - игенче һөнәре турында белемнәр тирәнәйтелде.
-
Конкурста катнаштык. 20.10.2015

Район социаль яклау бүлеге өлкәннәр айлыгы уңаеннан "Минем яраткан әбием" темасына открыткаларга конкурс үткәрде. Монда безнең балалар да атив катнашты.
-
Шифаханәгә сәяхәт. 15.10.2015

Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар "Һөнәрнең һәркайсы яхшы" проектына нигезләнеп төрле һөнәр, һөнәр ияләре турында өйрәнәләр. Бүген алар авылыбыз шифаханәсенә сәяхәт иттеләр. Шәфкать туташы һөнәре турында белем тупладылар.









