Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Эх, күңелле балачак! 03.11.2016

Әй, уйныйбыз, уйныйбыз,
Җыябыз да, төзибез.
Якты, матур бакчабыз
Көн саен куанабыз!
-
Семинар
02.11.2016
Бүген "Федераль дәүләт белем бирү стандартларындагы төп үзгәрешләр " темасына семинар булды. Семинарда Кариле, Кили, Алан, Бөрбаш Сәрдегәне балалар бакчасы мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләр катнашты. Семинарны мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү методисты Г.Ф.Нутфуллина, методик берләшмә җитәкчесе Р.Н.Шамсутдинова алып бардылар.
-
Татарстан Республикасы символикасы 26.10.2016

"Туган ягым - яшел бишек" проекты кысаларына нигезләнеп, зурлар төркеме балалары "Нәфис-нәфасәти" белем бирү өлкәсенең әвәләү эшчәнлегендә Татарстан Республикасы флагын картонга сылап эшләделәр. Флагтагы төсләрнең нәрсә аңлатуы ныгытылды, әвәләүнең бер төре - сылап эшләү эшкәртелде.
-
Китап - киңәшчең синең. 25.10.2016

Кулыма алдым китап
Шундый матур, рәсемле.
Рәссамнәр бик тырышып
Ясаган ул рәсемне.
Беркайчан да китапның
Үткән юлын онытма.
Рәнҗетмә син китапны
Аның битләрен ертма!
-
Бездә кышлаучы кошлар. 21.10.2016

Уртанчылар төркеме бездә кышлаучы кошларны танып, истә калдыру максатыннан өлешләрдән бербөтен кош рәсемнәре җыйды.
-
Очрашу... 20.10.2016

Безгә кунакка гаиләдә балигъ булмаган балаларның хокукын бозуны кисәтүче муниципаль хезмәткәрләр килделәр. Алар гаилә турында белемне ныгыту максатыннан, гаилә әгъзаларының бер-берсенә җылы мөнәсәбәттә булырга тиешлеген аңлатып әңгәмә уздырдылар, "Золушка" мультфильмын күрсәттеләр.
-
Икмәк - ил тоткасы. 14.10.2016

Уртанчылар төркемендә "Икмәк - ил тоткасы" проектын тәмамлап, әниләр тозлы камырдан төрле татар халык ашлары ясап алып килделәр. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Көзге бал. 13.10.2016

Уртанчылар төркемендә "Сөмбелә бездә кунакта" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе үткәрелде. Балалар бу чарадан бик канәгать булдылар.
-
Сөмбелә килде. 12.10.2016

Матур шигырьләр, җыр-биюләр өйрәнеп көз кызы Сөмбеләне каршыладык. Аңа үзебезнең җирлектә үсүче яшелчәләр турында белгәннәребезне сөйләдек, юмарт көз кызына рәхмәт әйттек.
-
Без көзге ярминкәдә... 10.10.2016

Көзге ярминкәдә безнең коллектив та катшашты. Бакчабызда үстерелгән яшелчәләрне, алардан әзерләнгән салатларны тәкъдим иттек.









