Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
И, туган як кичләре... 09.03.2016

9 нчы март көнне район күләмендә үткәрелгән "И, туган як кичләре..." смотр-конкурста безнең бакча коллективы да матур чыгышлары белән авыл халкын сөендерде һәм авыл җирлегенең рәхмәт хатына лаек булды
-
Котлыйбыз! 01.03.2016

Авыл хуҗалыгында эшләүче хезмәткәрләрнең слетында безнең балалар бакчасы күргәзмә белән катнашып мактау хатына лаек булды.
-
Әкияти Яңа ел! 25.12.2015

Бөрбаш балалар бакчасы коллективы Бөрбаш мәдәният йортында "Әкияти Яңа ел!" дип исемләнгән театральләшкән тамаша оештырды. Балалар да, әти-әниләр дә тамашаны бик ошаттылар, мәдәният йортыннан яхшы кәеф, Кыш бабай биргән күчтәнәчләр белән кайтып киттеләр.
-
Яңа ел - могҗиза! 25.12.2015

Кыш бабай нәниләр төркемендә тәрбияләнүче балаларның җыр-биюләренә, шигырҗь сөйләүләренә сокланды, һәммәсенә күчтәнәчләр өләште.
-
Тәрбиячеләрдән бүләк. 25.12.2015

Бакчабыз тәрбиячеләре әти-әниләргә бәйрәм күчтәнәче итеп "Бер картлыкта, бер яшьлетә" дигән скетч куйдылар. Әти-әниләргә күренеш бик ошады.
-
Күптән көтелгән ремонт. 21.12.2015

Балалар бакчасы район башкарма комитетының 17.12.2015 №480 карары нигезендә вакытлыча капиталь ремонтка ябылды. Бакчабызда кызу темпта ремонт эшләре бара.
-
Ата-аналар җыелышы. 18.12.2015

Ел йомгаклары буенча бакчабызда әти-әниләр җыелышы уздырылды. Ел дәвамында эшләнгән эшләргә анализ ясалды. Балтач районы башкарма комитетының 17.12.2015 №480 карары белән таныштырылды.
-
Бәйрәмгә әзерләнәбез! 11.12.2015

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә Яңа ел бәйрәменә хәзерлек эшләре башланды. Тәрбияче Раилә Мөхәммәтфатих кызы, балаларның яшьләрен исәпкә алып, һәр төркемдә традицион булмаган алымнар кулланып нәфис-нәфасәти белем бирү өлкәсе буенча төрле кул эшләре эшләтә. Бүген алар ике яклы кар бөртеге кисеп тоташтырдылар. Саф һавада күзәткән кар бөртекләре белән чагыштырдылар. "Чын кар бөртеге бит бу!" дип куйдылар балалар, эшләренә куанып.
-
Тәҗрибә уртаклашабыз. 08.12.2015

Укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен методик ярдәмлек буларак чыгарылган "Ачык дәрес" газетасында безнең балалар бакчасы тәрбиячеләре Гильмуллина Зөлфия Нургаян кызы һәм Хөсәенова Гөлфия Хәйдәр кызларының "Могҗизалы Яңа ел" исемле бәйрәм иртәсенең сценариесы бастырылды. Бу эш калган тәрбиячеләргә дә файдалану өчен зур ярдәмлек булыр.
-
Рәхмәт хаты. 03.12.2015

Бүген район үзәк мәчетендә мөхтәрәм кунаклар катнашында зур җыелыш булды. Безнең балалар бакчасы "Яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә актив катнашканы өчен" Татарстан республикасы Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның рәхмәт хатына лаек булды.









