Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Бәйрәм белән!!! 01.09.2016

-
Сагынып килдек бакчабызга... 01.09.2016

Иртән уянып, сөенеп-көлеп,
Ашыга-ашыга бакчага килдек.
Сәламләштек без, аннан күрештек,
Елмаешып бергә тезелдек.
-
Август киңәшмәсендә... 26.08.2016

Бакчабыз мөдире Розалия Харисовна "Мәктәпкәчә белем бирүнең нәтиҗәле муниципаль моделен формалаштыру: тәҗрибә һәм перспективалар" темасына август киңәшмәсендә чыгыш ясады.
-
Сәламәтлек сукмагында... 12.08.2016

Балаларда көндәлек хәрәкәт эшчәнлегенә ихтыяҗ формалаштыруны җәйге саф һавада сәламәтлек сукмагында дәвам итәбез. Сәламәтлек сукмагында йөргәндә балаларның табан астына алган массаж акыл эшчәнлегенә, сөйләм үсешенә, хәрәкәт координациясенә, гәүдә тотышына күп файда бирә. Ихтыяр көче, сабырлык, кыюлык, мөстәкыйльлек кебек сыйфатлар тәрбияләнә; иптәшләре алдында җаваплылык хисе тоярга да өйрәнәләр.
-
Матурлыйбыз... 08.08.2016

Ел саен бакчабыз территориясен бизәүгә әти-әниләр һәм хезмәткәрләр күп көч куя. Быел Исрафилов Фәнил ясаган кое бакчабызга матур бер ямь биреп тора.
-
Яңалык! 01.08.2016

Бакчабызда сөенеч!
Бүген яңалар килде.
Игезәк, матур кызларыбыз -
Дилия белән Зилиягә
Һәммәбез дә сөенде.
-
Хезмәттә тәрбиялибез. 28.07.2016

Яшелчәләр гөрләп үсте, уңышы мул булды быел бакчаның. Вакытында яңгыры да яуды, җылысы да җитәрлек. Өлкәннәр белән беррәттән зурлар төркеме балалары бакча эшләрендә актив катнаштылар: чүп үләннәрен утадылар, сирәкләделәр, су сиптеләр. Ә хәзер үзләренең зур нәтиҗәләргә ирешүләренә куаналар: түтәлләрне тутырып үскән суган, кишер, чөгендер, ташкабак, алар өчен кышка витамин гына түгел, ә үз хезмәтләренең җимеше дә.
-
Рәхәтләнеп уйныйбыз... 19.07.2016

Комнан кызыксынып нәрсәдер эзләүче бу балалар - нәниләр төркеменнән. Аларга әле һәрнәрсә яңа, һәрнәрсә кызык. Әле дөньяны ачасылары бар...
-
Сабантуй - 2016 17.07.2016

9 нчы Бөтенрәсәй Мөселман балар Сабан туен ачып җибәрү, оештыруда катнашу безнең бакча коллективына зур җаваплылык йөкләде. Безнең балаларыбыз бик матур чыгыш ясадылар.
-
Зур бүләк! 06.07.2016

Балаларыбызны кояшның, кызу, эссе, хәлне ала торган нурларыннан саклау өчен нәниләр төркеменә йөрүче балаларның әти-әниләре нинди матур, ерактан балкып, елмаеп каршы алучы корылма ясап бүләк иттеләр. рәхмәт сезгә, әти-әниләр!









