Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Оста куллы әниләребез! 25.09.2015

"Көз" проектын йомгаклап әниләребез табигый хәзинәләрдән төрле композицияләргә җан өрделәр. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Көздә кунакта. 23.09.2015

"Алтын көз" проекты кысаларында нәниләр төркемендә "Көздэ кунакта" исемле бәйрэм иртәсе узды. Балалар бу чарада бик теләп катнашып көзнең сихри мизгелләре, аның муллыгы, матурлыгы белән танышып үзләренең көз турында белемнәрен ныгыттылар. "Көздә кунакта" булу балалар күңелендә бик матур истәлекләр калдырды.
-
Алтын көздә кунакта! 22.09.2015

Бүген бакча балалары көз патшалыгында кунакта булдылар. Көзге табигатьнең матурлыгына сокланып карадылар. Сары күлмәкле каеннар, көнбагышлы басу, көзнең җылы җиле белән дулкынланып торган бия суы балаларны көлеп каршылады. Күктәге кояш та нурларын мулдан койды. Көннең җылылыгы, матурлыгы карап туймаслык иде.
-
Совхозга булышабыз! 18.09.2015

Көзге икмәкне җыеп алуга бакчабыз хезмәткәрләре дә үзләреннән өлеш керттеләр. Туган совхозыбызга бик теләп булыштык.
-
Көз күчтәнәчләре. 17.09.2015

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары җәен дә үз участокларында бик тырышып эшләгәннәр иде. Менә хәзер шул хезмәтнең нәтиҗәсе: алар үстергән кишерләр зур булып үскәннәр, тәмле булып пешкәннәр. "Үзең үстергәч тәмлерәк тә әле ул",- дип, алар уңышны җыярга да булыштылар.
-
Өлкәннәр хезмәтен хөрмәтләп... 15.09.2015

Бу көннәрдә бәрәңге басуында кызу эш кайный. Бакча балалары икенче икмәкне алучыларны карарга, өлкәннәр хезмәте белән танышырга кырга бардылар. Бәрәңге комбайнының эшләвен кызыксынып күзәттеләр, өстәлгә килеп җиткәнче бәрәңгенең озын юл үтүен, аны алуда катнашкан хезмәт ияләренең эше авыр икәнен күреп кайттылар.
-
Ярдәмчеләр... 11.09.2015

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары уен мәйданчыгында коелган яфракларны җыюда булыштылар. Авыл малайлары икәнлекләре әллә каян күренеп тора: себеркене дә бик оста тоталар, артларында чүп тә калмый, бик яхшы себерәләр.
-
Җитәкчебезгә 50 яшь! 08.09.2015

Хәрмәтле Розалия Харисовна!
Уңган да , сез, белган, кешелекле,
Һәр хезмәткәр Сезне хөрмәтли.
Күк йөзендә балкып бүген кояш
Әйтерсең лә, Сезне тәбрикли.
Гомер бәйрәмегез - Туган көнегездә
Ишетегез бездән мең рәхмәт.
Киләчәктә, алгы көннәрдә дә
Бирсен Сезгә ходай бәрәкәт.
-
Шифалы табиблар. 16.07.2015

Зурлар төркеменә йөрүче балалар тәрбиячеләре Раилә Фатыйховна белән шифалы үләннәр турында сөйләштеләр. Кайсы үләннең нинди авыруга дәва икәненә төшенделәр. Үзләре дә дару үләннәре җыйдылар.
-
Рамзанга 2 яшь! 14.07.2015

Бүген нәниләр төркемендә йөрүче балалар төркемдәшләре Рамзанны туган көне белән котлап җырладылар, биеделәр.









