Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Көз, көз, әйт әле, кәрзинеңдә ниләр бар? 10.10.2016

Бүген нәниләр төркемендә "Көз белән бергә" исемле бәйрәм иртәсе булды. Балалар бу иртәдә көз турында күзаллауларын тирәнәйттеләр, белемнәрен ныгыттылар.
-
Мәктәп белән бердәмлек. 05.10.2016

5 октябрь - Укытучылар көне уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркемендәге балалар тәрбияче апалары белән мөгаллимнәрне котладылар. Аларга җылы сүзләрен, изге теләкләрен җыр һәм бию белән үреп бүләк иттеләр.
-
Без "Татарлар" тапшыруында... 04.10.2016

Әле бер ай элек кенә ТНВ ның "Халкым минем" тапшыруында безнең Бөрбаш балалар бакчасыннан матур сюжет әзерләнеп күрсәтелгән иде. Бу атнада "Татарлар" тапшыруында күргәзмәдәге экспонатларны һәм балалар белән хәзерләнгән "Бәби ашы" күренешен тәкъдим иттеләр.
-
Конкурс... 04.10.2016

Районда уздырылган "Бәби ашы" конкурсы бакчабызның якты йолдызы, сәләтле баласы Әдел Корбангалиев башкаруында "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Яшь җырчыга киләчәктә дә зур өметләр баглыйбыз.
-
Күргәзмә... 30.09.2016

Балаларның көзге бакчада өлгергән яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр турында алган белемнәрен гомумиләштерү максатыннан, нәниләр төркеменә йөрүче балаларның әти-әниләре ясаган кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.
-
Әбиемә бүләк. 29.09.2016

Өлкәннәр көне уңаеннан уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар әби-бабаларына бүләккә үз куллары белән матур чәчәкләр ясадылар.
-
Котлыйбыз! 29.09.2016

Район мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасында муниципаль этабының VIP - йөгерешендә безнең бакча мөдире Розалия Харисовна III урынга лаек булды. Без аны бу зур җиңүе белән котлыйбыз! Алга таба да зур уңышлар телибез.
-
Очрашу. 28.09.2016

-
Хезмәт тәме... 27.09.2016

Район күләмендә әхлак укытучылары өчен "Бәхет ул - башкаларга игелек эшләүдән тәм табу" дип исемләнгән семинарда безнең бакча балалары чыгыш ясадылар.
-
Түтәлләрдә үсте яшелчә... 26.09.2016

Түтәлләрдә үсте бик күп яшелчә:
Кыяр, кабак, чөгендер, кишер, кәбестә.
Алар ничек үсә, нинди төстә?
Без бу сорауларга җавапны яхшы беләбез, чөнки участокта яшелчә үстерүдә актив катнашабыз.









