Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Әдәп төбе - әхлак. 21.04.2016

"Бала күңеле - ак кәгазь: нәрсә язсаң, шуны сеңдерә". Бу гыйбарәне әти-әни, тәрбияче буларак һәммәбез яхшы белә. Балаларыбыз үзебездән яхшырак булсын өчен, кече яшьтән аларга әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәтеп, халкыбызның үткәне белән таныштырып, гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү өстендә эшлибез. Нәниләр төркемендә тәрбияләнүче балаларга көн дәвамында әдәп-әхлак тәрбиясе бирү - төп бурычларыбызның берсе.
-
Витаминны үзебез үстерәбез. 18.04.2016

Яз - организмның витаминнарга сусаган чоры. Витаминнарга туймаган яшь организм авыруларга да тиз бирешүчән була. Суганның файдалы яшелчә икәне турында мәгълүмат алганнан соң, уртанчылар төркеме балалары тәрбияче апалары белән аны үзләре үстерделәр. "Үзең үстергән җимеш татлы була" мәкалендәге кебек, үз хезмәтләренең җимешен татыгач, суганның ачы икәне дә онытылды. "Мин өйдә дә утырттым," - диештеләр балалар суган үстерү белемен тулыландырып.
-
Безнең авыл осталары. 14.04.2016

Өлкәннәр хезмәте турында күзаллауларын киңәйтү максатыннан, уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр тәрәзә ясаучы һөнәре белән танышыр өчен, бакчабызга йөрүче Гаделнең әтисе янына - остаханәгә сәяхәт кылдылар. Хөсәенов Илнур абыйлары балаларны заманча эш кораллары белән таныштырды, пластик тәрәзә-ишекләр ясау серенә төшендерде. Ул куйган тәрәзәләр авылда гына түгел, якын-тирә район җирлекләрендә яшәгән кешеләрнең дә өен балкытып торалар.
-
Ата-аналар җыелышы 11.04.2016

Капиталь ремонттан соң бакчабызда ата-аналар җыелышы булды. Анда балаларга белем-тәрбия бирү, аларның туклануы, сәламәтлеге, язгы ташу чорында куркынычсызлык таләпләрен үтәү турындагы мәсьәләләр каралды.
-
Без - Тукай оныклары. 08.04.2016

Сөекле шагыйребезнең әсәрләрен яратып өйрәнәбез, тыңлыйбыз, күңелебезгә сеңдереп үсәбез, яттан беләбез. Тукайның китаплары безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел, кыю булырга өнди. Әлегә кечкенә бөек Тукай шикелле, тарихыбызны белеп, туган телебезне яратып, халкыбызның лаеклы уллары, кызлары булып үсәрбез.
-
Бишек җырын тыңлап үсәбез. 05.04.2016

Бүген "Ак калфак"лылар Бөрбаш балалар бакчасында кунак булдылар. Алар изге бурыч белән килгәннәр: халкыбызның милли гореф-гадәтләрен торгызу. Бишек җырлары, халык авыз иҗаты аша милли йолаларга карата кызыксыну уяту, аны дәвам итү хисләре тәрбияләү - аларның төп максаты. Кунакларны өйнең эчке күренешен, ял вакытларын күңелле уздырган мизгелләрне сурәтләгән, төрле эш коралларыннан торган күргәзмә, тәрбиячеләр һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әзерләгән "Бәби ашы" күңел ачу иртәсе каршы алды.
-
Алдан кайгыртабыз. 01.04.2016

Балаларда үсемлекләрне күзәтә белү сыйфаты, тирә-юньгә кызыксынучанлык, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү максатыннан, чәчәк түтәлләрен ямьләндерү өчен мәктәпкә әзерлек төркемендә үсентеләр үстерүгә зур игътибар бирелә. Тәрбияче апалары белән берничә төрле чәчәк чәчтеләр. Хәзер көн саен үскәннәрен күзәтеп, су сибеп, йомшартып торалар. "Бакчабыз көлеп торсын", - дип тырышалар.
-
Физзарядка... 29.03.2016

Физзарядка, физзарядка!
Тәнгә көч тула.
Армыйбыз да, талмыйбыз да,
Көн буе шуңа.
-
Яз җитте... 25.03.2016

Табигатьнең иң ямьле чагы. Бу фасылны яратмаган җан иясе юктыр. Бар нәрсә уяна, терелә. Мәктәпкә хәзерлек төркеменең табигать почмагында инде умырзаялар кар астыннан чыкты, сыерчыклар оя сайлап җырларын суздылар, кара каргалар оя корды.
-
Без яраткан бакчабызда! 21.03.2016

Бакча эчендэ ремонт эшләре тәмамланганны без зарыгып, бик сагынып көттек... Һәм менә, ниһаять, ул көн килеп җитте. Матур залда җыелып истәлек фотога төштек.









