Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
"Табигать баласы" бәйгесе 10.11.2017

"Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" журналлары редакциясе тарафыннан оештырылган "Табигать баласы" бәйгесендә актив катнашканнары өчен мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме балалары Яббарова Камилә, Кәримуллина Регина, Әкбәров Әсхәт сертификат белән бүләкләнделәр. Һәрвакыт шундый актив булыгыз!
-
Зифа тагын җиңүче! 08.11.2017

Балтач муниципаль районы яшүсмерләр "Факел" клубы призына 2010 елда туган кызлар арасында рус шашкасы буенча ачык турнир булып узды. Анда мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Корбанова Зифа III урынга лаек булды. Зифаны җиңүе белән котлыйбыз, алдагы бәйгеләрдә зур уңышларга ирешүен телибез.
-
Дусларың гына булсын! 07.11.2017

Сөйләшеп, уйнап була,
Күп нәрсә белеп була,
Шаярып, көлеп була -
Дусларың гына булсын!
-
Җиңүче Зифа 02.11.2017

Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Корбанова Зифа район беренчелегендә шахмат буенча Рамил Фазлыев истәлегенә оештырылган бәйгедә кызлар арасында I урынны яулады. Зифа шахмат, шашка ярышларында еш катнаша, гел призлы урыннар ала. Спортның бу төрендә кызларының зур уңышларга ирешүе - әтисе Илшатның тырышлыгы. Аларга зур уңышлар телибез. бүген генә шахматчы кыз Зифа киләчәктә шахмат буенча чемпион булыр дип ышанабыз.
-
Гаилә чәчәге 31.10.2017

Рус теле эшчәнлегендә зурлар төркеме балалары тәрбиячеләре Гөлфия Хәйдәровна белән "Гаилә чәчәге" ясадылар.
-
Нәни экологлар... 27.10.2017

Үзебезнең туган авылыбызны, аның эшчән кешеләрен, ямьле табигатен яратабыз. Авыл тагы да матур, кешеләре шат булсын өчен аның табигате чиста булырга тиеш. Авылыбызда яшәүчеләр моның өчен күп көч куялар, ә без - нәни экологлар моңа өлешебезне кертәбез. Әле бүген Камилә чишмәсенә бардык. Салкын, тәмле суы белән чишмә авылның күп кешесен сыйлый. Су аккан ерганакларны таш, үләннәрдән чистарттык.
-
Әнием һөнәре 25.10.2017

"Минем әйләнә-тирәм" проекты кысаларында балалар әти-әниләренең һөнәрләренә кагылышлы рәсемнәр карап, аларның эчтәлеген аңларга тырыштылар. Төрле һөнәр кешеләренә, әти-әниләр хезмәтенә карата кызыксыну уяту максатыннан төрле уеннар уйнадык. Балаларга "шофер". "табибә", "сатучы" булып уйнау бик ошады.
-
Оста куллы гаиләләр... 20.10.2017

Табигый материаллар үзеннән-үзе фантазия һәм уеннар тудыру өчен зур байлыкларның берсе. Аларга оста куллар җан өреп икенче тормыш бирә. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әти-әниләре белән бергәләп табигый материаллардан сокландыргыч, күңелгә рәхәтлек, шатлык бирә торган кул эшләре иҗат иттеләр. Күргәзмә искиткеч матур булды, барысы да бер-берсенең эшенә сокланып, кызыксынып карадылар, тәэсирләрен уртаклаштылар.
-
Җырлыйк эле! 20.10.2017

Бүген мәдәният йортында Бөрбаш һәм Кариле балалар бакчалары арасында "Җырлыйк әле" дип исемләнгән бик эчтәлекле, моңлы җырларга, дәртле биюләргә бай бәйрәм чарасы булды.
-
Көз бәйрәме - көзге бал. 19.10.2017

Нәниләр төркеме балалары үзләренең яраткан мул уңышлы Көз бәйрәмендә! Алар Сөмбелә белән рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар.









