Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Бәйрәм белән! 27.09.2017

Нәниләр төркеме балалары апайларны бәйрәм белән котлыйлар. Бәйрәмнәр мөбәрәк булсын!
-
Мәктәп белән бердәмлек. 27.09.2017

Бакчабызга Бөрбаш урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары тәрбиячеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котларга килделәр. Балалар бакча хезмәткәрләренә үзләренең матур шигырьләрен, җыр-биюләрен һәм чәчәк бәйләмнәрен бүләк иттеләр.
-
Ата-аналар җыелышы 26.09.2017

Бүген бакчабызда әти-әниләр җыелышы булды. Җыелышта узган уку елына анализ ясалды һәм алдагы уку елында эшләнәчәк эшләрнең максат-бурычлары билгеләнде.
-
Авылыбыз эшмәкәрләрендә кунакта... 19.09.2017

Авылыбызда күп кешеләрне эшле иткән эшмәкәрләр бар. Алар якын-тирә район халкына да хезмәт күрсәтәләр. "КФХ Гильмуллин ширкәте", "Агач эшкәртү" цехына, балаларда һөнәр осталарының матур эшләренә соклану, аларның хезмәтенә хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан экскурсиягә бардык. Цехта эшләүчеләр үз хезмәтләре турында сөйләделәр, заманча эш кораллары белән таныштырдылар.
-
Җирдә яхшылык артсын! 18.09.2017

Кешеләр белән исәнләшү, бер-берңә ярдәм итү, әти-әниеңә булышу - яхшы эшләр булып санала. Яхшылык эшләсәң, кешеләргә изгелек кылсаң, күңел сөенә. Син эшләгән яхшылыклар үзеңә дә яхшылык булып кайта. Яхшы эшләр эшлик! Җирдә яхшылык артсын! - дигән теләк белән нәниләр төркеме балалары эш атнасын башлап җибәрде.
-
Милләтләр кроссы - 2017 16.09.2017

Бөтенроссия "Милләтләр кроссы - 2017" йөгерү көненә багышланган чарада безнең коллектив йөгерешкә чыкты. Кросста катнашучыларны команда капитаны Ярулла улы Фирдәвес Галимуллин сәламләде. Безнең максат - физик әзерлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
-
15 сентябрь - Абдулла Алишны искә алу көне. 15.09.2017

Абдулла Алиш үзенең иҗаты белән сабыйларны туган илне яратырга, аны сакларга, табигатьнең матурлыгына сокланырга, күңел белән тоемлый белергә өндәгән.
-
Корбан гаете мөбарәк булсын! 12.09.2017

Бүген бездә мөселманнарның олуг бәйрәме Корбан гаетенә карата чара үткәрелде. Балаларга Җәлил хәзрәт Фазлыев дини йолаларны сакларга кирәклеген, изгелек төшенчәләрен аңлатты, күчтәнәчләр өләште, изге теләкләр теләде. Кунакка балаларның бабайлары да килде. Алар оныкларының күркәм чыгышларыннан канәгать калдылар. Бу көнне корбан итеннән аш белән сыйландылар.
-
Эшли-эшли үсәбез. 11.09.2017

Уртанчылар төркеме балалары белән берлектә бакчабызның чисталыгы, матурлыгы өчен тырышабыз.
-
Файдалы бүләк... 08.09.2017

ЮХИДИ хезмәткәрләре биргән бүләкләр белән балалар куанып уйныйлар, белемнәрен ныгыталар.









