Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Чәчәкләр бәйрәме. 07.03.2017

Балаларны ата - аналар белән берлектә тәрбияләү бәйләнешен ныгыту максатыннан нәниләр төркемендә 8 мартка багышланган бәйрәм иртәсе узды.
-
Язның тәүге бәйрәме белән! 07.03.2017

Барлык әбиләрне, әниләрне, апаларны, кызларны, сеңелләрне 8 Март белән тәбриклибез! Сез булганга тормыш матур. Авырмыйча, шатлыклы көннәр кичереп, туганнарыгызның, якыннарыгызның кадерле кешесе булып яшәгез. "Әниләргә тиңнәр юк" - дибез, шушы фикерне исбатлап, иң кадерле кешеләребез - әни белән әбине кунакка дәштек. Аларга чын бәйрәм бүләге ясадык: бергәләшеп җырладык, биедек, йөрәгебездән чыккан шигырь юлларын укыдык, үз кулларыбыз белән ясаган чәчәкләрне күргәч, якыннарыбыз сөенделәр, рәхмәт әйттеләр.
-
Яшь шахматчы... 06.03.2017

Сүзебез тагын Зифа турында. 4 нче мартта Балтачта шәхси эшмәкәр Камалов Р.З. призына 2010 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар арасында уздырылган шахмат ярышында Корбанова Зифа I урынны алды. Шунда ук "Иң яшь шахматчы" номинациясендә җиңүче дип табылды, диплом белән бүләкләнде. Икенче көнне Зифа Казан шәһәрендә яңа үрләр яулады. 2011 елда туучы кызлар арасында ачык шахмат "Шахмат патшабикәсе - 2017" фестивалендә авыл шахматчы кызларын иң яхшы нәтиҗәләр белән узды һәм мактау грамотасы белән бүләкләнде. Зифаның исеме җисемнә дә, эшенә дә туры килә. Ул - иң яхшысы!
-
Әти белән көчле мин. 22.02.2017

23 нче февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә "Әти белән көчле мин" исемле бәйрәм иртәсе булды.
-
Әтием - минем терәгем! 22.02.2017

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, әтиләребезгә чын күңелдән бәйрәм ясадык. Үзләренә багышланган шигырьләрне тыңлап утырган әтиләребезнең елмаюы безне дәртләндерде. Бергәләп "Солдатта булган диләр" җырын җырладык; солдат тормышын, хезмәтен сурәтләгән биюләр биедек һәм үз кулларыбыз белән йөрәк җылысын кушып ясаган открыткалар бүләк иттек.
Бәйрәм белән барлык әтиләрне, абый-бабайларны, малайларны котлыйбыз!
-
Әтием - горурлыгым. 22.02.2017

Нәниләр төркемендә бәйрәм уңаеннан "Әтием - горурлыгым" исемле бәйрәм иртәсе узды. Нәниләр әтиләрен үзләренең җырлары, биюләре, шигырьләре белән сөендерделәр. "Төлке белән Каз" әкиятен уйнаулары әтиләр бәйрәмен тагын да ямьләндерде.
-
Тәрәзә төбемдә гөл! 21.02.2017

Бүлмә гөлләренең кеше тормышында гаять зур әһәмияткә ия булуларын максат итеп, зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәрендә "Бүлмә гөлләре" проекты эшләде. Балалар гөлләрне вегетатив үрчетергә, тәрбияләргә өйрәнделәр. Төркемдә гөлләр утырттылар. Тәрбияче Раилә Мөхәммәтфатиховна, гөлләр яшел яфракка күмелеп шау чәчәк атсыннар өчен, элек әбиләребез кулланган файдалы киңәшләр белән таныштырды.
-
Әтиемә бүләккә... 20.02.2017

Нәниләр төркемендә тәрбияләнүче балалар әтиләрен бәйрәм белән котлап, үзләреннән өлеш керттеләр. Бәйрәмнәр мөбәрәк булсын!
-
Әтиемә бүләк. 17.02.2017

Кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балалары үз куллары белән әтиләргә бүләк ясадылар.
-
Афәрин, Гөлфия! 15.02.2017

"Ел тәрбиячесе - 2017" конкурсында район буенча III урынга лаек булган тәрбиячебез Хөсәенова Гөлфия Хәйдәровна Республика зона этабында матур чыгышы белән сөендерде. Аңа алга таба да уңышлар телибез.









