Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Әлмәт курчак театры бездә кунакта. 17.10.2017

Әлмәт курчак театры бүген Бөрбаш балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне сөендерде. Тәрбияви белем бирү максаты белән куелган тамашаның эчтәлеге балалар өчен бик аңлаешлы һәм кызыклы иде. Өлкәннәрдән башка су буена, урманнарга барырга, биек урыннарга менәргә, шырпы белән уйнарга ярамаганын искәрттеләр. Шундый өйрәтү-мавыктыргыч әкиятләрне Әлмәт курчак театрыннан тагын көтәбез. Аларга иҗади уңышлар телибез.
-
Сөмбеләнең туган көне... 16.10.2017

Бүген бездә "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде. Чәчәкле җәй моңсу гына елмаеп саубуллашты, ә көз, киресенчә, түрдән урын алды. Сөмбелә барыбызны алтын яфракларга төренгән көз белән котлады, ел әйләнәсе тырышып эшләгәннәрне мул уңыш белән сыйлады, аларны мактады, тырышлыкларына сокланды.
-
Безнекеләр - Җиңүче!!! 12.10.2017

Өлкәннәр декадасы уңаеннан Балтач районы башкарма комитеты тарафыннан оештырылган "Йөрәкләрдә көз" зонтик бизәү бәйгесендә I, II урынны яулаган Хөсәенов Гаделне, II урын иясе Әхмәдиев Исламны, III урын иясе Яббарова Әлфинәне, актив катнашучылар Габдрахманов Ансар һәм Галимова Зифаны җиңүләре белән котлыйбыз. Алда зур иҗат уңышлары телибез.
-
Җыр-бию бүләк иттек. 09.10.2017

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан төркемебездә махсус бәйрәм чарасы узды. Нәниләр төркеме балалары өлкәннәргә бәйрәм чарасы тәкъдим итте. Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюлары белән безне иркәләүче, җылы карашлары белән назлаучы, акыллы фикерләре белән безгә ак юл күрсәтүче сөекле әбиләребезне, хөрмәтле өлкән яшьтәге хезмәткәрләребезне олуг бәйрәмнәре белән котладылар. Өлкән буын яшь буын белән очрашты.
-
Көзге ярминкә. 08.10.2017

Безнең бакча коллективы да көзге ярминкәдә катнашты. Узебезнең бачада устерелгән яшелчәләрне райондашларыбызга тәкъдим иттек.
-
Бәйрәм белән!!! 05.10.2017

Бүген бакчабызның мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары Бөрбаш урта мәктәбенең укытучылар коллективын бәйрәм белән котладылар. Үзләренең матур җыр-биюләрен, шигырьләрен, чәчәк бәйләмнәрен бүләк иттеләр.
-
Өлкәннәр бездә кунакта. 03.10.2017

Бакчабызда күп еллар хезмәт куйган ветераннарыбызны кунакка дәштек. Балалар аларга карата булган хөрмәтләрен матур шигырь, җыр-биюләр аша тапшырдылар. Бәйрәм мул табын артында дәвам итте.
-
Мул уңыш 02.10.2017

Тырышлыгыбыз бушка китмәде,
Хезмәтебезнең җимешләре,
Көзләр җиткәч,өлгерде...
-
Көзге муллык. 29.09.2017

Нәниләр төркеменә йөрүче балалар "Көзге муллык" проекты кысаларында әвәләү эшчәнлегендә бик теләп катнашалар.
-
Территориядә көзге эшләр... 29.09.2017

Бакчада хезмәт тәрбиясенә зур әһәмият бирелә. Балалар апалары белән бергә бакча территориясен коелган яфраклардан чистарталар.









