Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Котлыйбыз! 30.11.2016

Балтач муниципаль районы "Наз" социаль яклау бүлеге үткәргән "Минем әнием" фото конкурсында катнашып Габдрахманов Ансар, Гилмуллин Ильяс сертификатка ия булдылар.
-
Әни белән икәү елмаябыз!
25.11.2016
Кадерле әзниләребезне котларга, аларны ничек итеп яратканыбызны, хөрмәт иткәнебезне белдереп, кунакка дәштек; шигырьләребезне, җырларыбызны, үзебез ясаган чәчәкләрне бүләк иттек. Әниләребез бәйрәм кичәсендә көч сынаштылар. Үзләренең бар яктан булган икәнлекләрен исбатладылар.
Җир йөзендәге барлык әниләрне бәйрәм белән котлыйбыз. Аларның борчу-мәшәкатьсез яшәүләрен телибез.
-
Әнием - кадерлем...
23.11.2016
Бүген нәниләр төркемендә әниләр көне уңаеннан бәйрәм иртәсе үткәрелде. Бәйрәмгә килгән әниләргә нәниләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, бәйрәм белән котладылар.
Әни ул - җылы кояш,
Әни ул - матур чәчәк,
Әни белән яшәү
Шундый матур балачак.
Яратыйк, кадерлик, хөрмәтлик яраткан әниләребезне.
-
Әниемә бүләк.
17.11.2016
Мәктәпкә хәзерлек һәм зурлар төкемендә тәрбияләнүче балалар Әниләр көне уңаеннан үз кадерлеләрен нәни куллары белән ясаган бүләкләре белән сөендерделәр.
-
Җәнлекләр урманда яшиләр.
16.11.2016
Нәниләр төркеме балалары урманнан кунакка килгән аю белән бергәләп, җәнлекләр булып уйнадылар. Аюның максаты: балаларның җәнлекләр турындагы белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту, җәнлекләрне таный һәм исемнәрен атый белергә өйрәтү иде.
-
VI - спорт фестивале...
15.11.2016
Бүген бакчабызның зурлар төркеме балалары Балтач спорткомплексында уздырылган VI - спорт фестивалендә катнашып, көч сынашып кайттылар.
-
Каз өмәсе.
13.11.2016
Авыл мәдәният йорты белән берлектә бакча тәрбиячеләре театральләштерелгән "Каз өмәсе" күренешендә катнаштылар. Аларны бүген Эфир программасы аша зәңгәр экраннарда күреп куандык.
-
Котлыйбыз!
11.11.2016
Бакчабызның зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме тәрбиячесе Исрафилова Раилә Мөхәммәтфатих кызы республикакүләм "Кояшлы балачак" иҗат бәйгесе җиңүчесе булды. Ул "Ачык дәрес" номинациясе финалисты буларак "Тылсымлы куллар" журналы редакциясенең дипломы белән бүләкләнде.
-
Чиста су, йөгерек су... 10.11.2016

-
Сәламәт булыйк! 03.11.2016

Балада үзен чиста, киемен, чәчен пөхтә йөртү гадәтен тәрбияләү. Нәниләр төркеме балалары шапшаклык - үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрне хөрмәт итмәү, чисталык-зарурлык икәненә төшендерделәр. Тәрбияче апалары белән йөткергәндә, төчкергәндә авызны кулъяулык белән каплап, читкә карап йөткерергә кирәклеген, балаларның ашау күнекмәләрен камилләштерүгә сөйләшү, сорау-җавап оештырдылар.









