Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | ds.burbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников/34 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Яңа балалар килде... 13.01.2017

Нәниләр төркеменә яңа балалар килде. Зилә, Зифа, Йосыф, Аязлар бакча шартларына тәрбиячеләре Гөлнур Самигулловна белән ияләнәләр.
-
Күңелле үтә кышлар! 11.01.2017

Сөенәбез, шатланабыз,
Күңелле үтә кышлар.
Чаңгы, чана, тимераяк -
Безнең иң якын дуслар!
Кышны кар-бурансыз күз алдына китереп булмаган кебек, елның бу фасылында бигрәк тә бала-чаганы чана-чаңгысыз күрү кыен: карда аунап, рәхәтләнеп уйный торган чаклары. Чаңгыда шуу сәламәтлеккә файдалы булуын, йөрәк-кан тамырлары, тын алу системасын да ныгытуын онытмыйк.
-
Яңа ел белән, хөрмәтле әти-әниләр, коллегалар! 31.12.2016

Бәйрәм үтә, ә Яңа ел
Һәрбер йортка киләчәк.
Якты булсын, имин булсын,
Матур булсын киләчәк!
-
Яңа ел... 27.12.2016

Нәниләр төркемендә "Йомры икмәк" әкиятенә нигезләнеп чыршы бәйрәме үткәрелде. Әкият геройлары булып киенгән бакча хезмәткәрләре балалар белән уйнап бәйрәм иртәсен тагын да ямьләндерделәр.
-
Яңа елга аяк басканда. 27.12.2016

Яңа ел алды... Үзе мәшәкатьле, үзе сөенечле, үзе серле, ямьле һәм тәмле. Шуңа да бик тиз үтеп китә инде бу әкияти бәйрәм. Чыршы бәйрәме чын әкият дөньясына дәште зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларын. Алар янына кунак булып урман һәм җылы як җәнлекләре, цирк артистлары да, әкият каһарманнары да килгән иде. Бәйрәмдә җыр, бию көйләре яңгырап торды. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, Кыш бабай һәм Карчәчәчк алып килгән уеннарда көч сынаштылар. Бәйрәмнән балалар күчтәнәчләр белән таралышты, ә бакча коллективына әти-әниләрдән бик күп рәхмәт сүзләре ирештерелде.
Яңа бәхет, зур уңышлар
Алып килсен Яңа ел.
Шатлык белән үтсен һәр көне,
Котлы булсын Яңа ел!
-
Бизәдек, матурладык... 20.12.2016

Яңа ел бәйрәмен каршыларга бакчабызга поездга утырып Кыш бабай белән Карчәчәк һәм аларның дуслары килде. алар барыбызны да әтәч кебек кыю, эшчән, тапкыр булырга чакыралар. Бакчага килгән һәр кеше үзен әкият илендә күк хис итә. Аларны капка төбеннән үк әкият каһарманнары, ә бакчаның керү верандасында һәр төркемнең әкияткә нигезләнеп кул эшләре күргәзмәсе каршы ала. Бу сихри матурлыкны, Яңа ел рухын хәзерләүдә әти-әниләрнең, әбиләрнең зур өлеше керде. Киләсе елларда да шулай бердәм булыйк.
-
Энҗе кар бөртекләре... 07.12.2016

Кечкенәләр төркеме балалары "Кыш килде" проекты кысаларында кар бөртекләре ясадылар.
-
Матурлык яратабыз... 05.12.2016

Бакчабызда "Туган ягыбызга кыш килде" проектын башлап җибәрдек. Зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар тәрбиячеләре Раилә Мөхәммәтфатих кызы белән кышкы табигатьнең матурлыгын күзәтәләр. "Нәфес-нәфасати" белем бирү өлкәсенең кисеп ябыштыру эшчәнлегендә бияләй бизәделәр.
-
Бакчабызда кунакта әтиләр... 02.12.2016

Бүген бакчабызда зур бәйрәм чарасы үткәрелде. 30 әти безнең бакчада кунакта булдылар. Мәүлед ае башлану уңаеннан, балалар әтиләргә үзләренең җырга-биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Җәлил хәзрәт һәр балага үзенең изге теләкләрен теләп, күчтәнәчләр өләште.
-
Кошларга ярдәм... 01.12.2016

Безнең якларда кышлаучы кошларны танырга, кошлар өчен азык сайларга өйрәтү, кошларга ярдәм итү максатыннан, ел саен салкыннар башлангач, бакчада җимлекләр эләбез.
Җимлекләргә җимне һәр көн бер вакытта салырга тырышабыз һәм сыйланырга килгән кошкайларны читтән генә күзәтеп торабыз.
Тимәгез кошларга, сайрасын,
Бетерсен зарарлы кортларны.
Кыш көне җимлекләр ясагыз,
Саклагыз канатлы дусларны!









