Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 229 ( 230 ) >>
-
"Иң яхшы укытучыбыз" гранты
27.08.2011
2011 нче елда "Иң яхшы укытучыбыз" ("Наш лучший учитель") грантларына ия булучылар билгеле булды. Алар арасында Күәм урта мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы Хәкимҗанова Нурания Идерис кызы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Хәлимә Хәкимулла кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Садриев Равил Мөхтәр улы да бар. Сезне чын күңелдән ирешкән уңышларыгыз белән котлыйбыз.
-
1 июнь - балаларны халыкара яклау көне 01.06.2011

1 нче июнь – Балаларны халыкара яклау көне !
Исәнме, җәй! Исәнме, лагерь!
Күәм урта мәктәбе каршында оештырылган “Бәхетле балачак” лагере 1 июнь көнне 25 бала составында үзенең эшен башлап җибәрде. Лагерь вакытында аларны күңелле уеннар, экскурсияләр, мавыктыргыч конкурслар көтә.
-
Экскурсия, походлар 25.05.2011

25 нче май көнне 1-8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары экскурсиягә традицион маршрурт буенча Кала тавы астына юнәлделәр. Укучылар табигать кочагында актив ял иттеләр: балык тоттылар, уха , шашлык пешерделәр, футбол уйнадылар. Барлык сыйныфлар да Кала тавының истәлекле урыннарында булдылар, Изгеләр чишмәсенең шифалы суыннан авыз иттеләр.
-
"Соңгы кыңгырау" тантанасы 24.05.2011

Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,
Хис ташкыны безнең күкрәктә.
Укытучының моңсу карашлары
Озату сүзен яза йөрәккә
Укулар инде безнең артта калды
Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.
Һәркем тоя үзен әзер итеп
Таулар , диңгезләрне кичәргә.
-
"Дуслык учагы" 19.05.2011

19 май көнне районның барлык мәктәпләреннән килгән укучылар табигатьнең матур почмагы Яңа Шашы мәктәбе базасында традицион чара "Дуслык учагы - 2011" фестиваленә җыелдылар. Фестиваль Габдулла Тукайның 125 еллыгына һәм Ю.А. Гагаринның галәмгә чыгуына 50 ел тулуына багышланган иде. Дуслык учагының төп максаты укучыларны үзара якыннан таныштыру... "Дуслык учагы - 2011" кысаларында укучылар спорт ярышларында, төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар, иң изге теләкләрен бер-берсенә язма рәвештә плакатларга язып теләделәр. Барлык уеннарда укучылар теләп катнаштылар, актив ял иттеләр. Концерт номерлары да үзенчәлекле программа буенча алып барылды.
-
Участокта эш кайный. 18.05.2011

"Язның бер көне ел туйдыра" дигән девиз астында мәктәп яны тәҗрибә участогында эш кайный. Укучылар түтәлләр ясап, яшелчәләр утырталар.
-
Хәрби җыен 16.05.2011

16 май көнне Күәм урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары район күләм үткәрелгән хәрби җыенда катнаштылар. Егетләребез хәрби-патриотик тәрбия, физик ныгу, солдат чыныгуы алып кайттылар, - дип белдерде ТИН укытучысы Зарипов Булат Абдулла улы.
-
Радик Фәизовка 80 ел. 14.05.2011

14 май - олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, киң күңелле якташ язучыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Хөсни исемендәге бүләк иясе Радик Хәбибрахман улы Фәизовның тууына 80 ел тулу уңаеннан Дусым мәдәният сараенда Радик Фаизовны искә алу кичәсе оештырылды. Күәм урта мәктәбе балалар оешмасы әгъзалары Радик Фәизовның тормыш иптәше Дамира апа һәм кзлары белән очрашу бәхетенә ирештеләр.
Менә ямьле май ае да җитте,
Бар табигать яшел хәтфәдә.
Күңел никтер моңсу, тургайларым
Моңлы җыруларын әйтсә дә.
Укучыларның чыгышы әнә шундый юллар белән башланып китеп, Радик Фәизовның тормыш юлы һәм иҗаты буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева А.Г. әзерләнгән презентация белән үрелеп барды. Дамира апа һәм кызлары Светлананың якты хәтирәләре очрашуны тагын да истәлекле итте.
-
Агач утырту 14.05.2011

14 май көнне мәктәп яны тәҗрибә участогында әйләнә-тирәне яшелләндерү өмәсе уздырылды. 400 гә якын яшь нарат, чыршы һәм карагай үсентеләре утыртылды.
-
Һәйкәл янында җыен 07.05.2011

7 май көнне авылыбыз уртасында урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар өчен куелган һәйкәлгә тантаналы рәвештә венок куелды. Шулай ук, авылыбызның бердәнбер ветераны Рәхим абый белән истәлекле очрашу булды. 4-5 сыйныф укучылары эчтәлекле чыгыш ясадылар, бер минутлык тынлык белән көрәштә һәлак булганнар искә алынды. Рәхим абый тыныч тормышның кадерен белеп, тәрбияле, кешелекле булып үсәргә, әти-әнине хөрмәт итәргә, дигән теләкләрен теләде.











