Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 ( 223 ) 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Эмблемалар конкурсы. 13.02.2012

"Татарстан Республикасында 2012 ел - тарихи-мәдәни мирас елы" уңаеннан республикакүләм эмблемалар конкурсының район этабында мәктәбебезнең 3 сыйныфтан Яруллин И., Муртазина Н., 5 сыйныфтан Хафизов Р., 6 сыйныфтан Ганиева Г., Хисмәтуллина З., 9 сыйныфтан Шәрифуллина И.ләрнең эшләре призлы урын алып, республика этабына җибәрелделәр.
-
Чаңгы ярышы 12.02.2012

12 нче февраль көнне Россия күләм чаңгы ярышы булып узды. Күәм урта мәктәбе укытучысы Борһанова Римма үз яшьтәшләре арасында I урын, Сафина Резеда II урын яуладылар. Котлыйбыз!
-
Хоккей ярышы 12.02.2012

12 нче февраль көнне Югары Атыда авылы кубогына хоккей ярышы булып узды. Безнең команда III урынны яулады. Молодцы!
-
Әлифба бәйрәме 11.02.2012

11 нче февраль көнне Күәм урта мәктәбендә 1 нче сыйныф укучылары катнашында "Әлифба бәйрәме" булды. Бәйрәмдә әти-әниләр, 4 нче сыйныф укучылары, балалар бакчасының әзерлек төркемендәге балалар катнашты. Бәйрәм бик күңелле үтте. Сыйныф җитәкчесе Борһанова Р.Н.
-
КИТ - 2011 конкурсы нәтиҗәләре
04.02.2012
2011 нче елның ноябрь аенда, информатика "КИТ - 2011" конкурсы үткәрелеп безнең мәктәптән 5-11 сыйныфлардан 22 укучы катнашты. Укучыларның нәтиҗәләре сөендерерлек.
5 нче сыйныф укучылары Сафин Инсаф, Хәбибуллин Айназ 107 балл җыеп районда беренче урын, 6 нчы сыйныф укучылары Фазылҗанова Гөлгенә 93 балл җыеп районда ике, Ганиева Гөлия 88 балл җыеп районда өченче, 7 нче сыйныф укучылары Хафизов Фәрит 78 балл җыеп районда ике, Сираҗиев нуршат 74 балл җыеп районда өч, 11 нче сыйныф укучысы Галиев Ильяс 61 балл җыеп районда икенче урынга лаек булдылар. Молодцы!
-
Студентлар белән очрашу 03.02.2012

3 февраль көнне Күәм урта мәктәбендә традицион кичә - Студентлар белән очрашу булып үтте. Очрашуның максаты 11 нче сыйныфларны студент тормышы белән, уку йортлары белән таныштыру, һөнәр сайлауда юнәлеш бирү. Аралашу уен формасында, чәй табыны артында алып барылды. Мәктәп укучыларына һәм студентларга бәйрәм ошады
-
Компьютерга өйрәнү курслары
02.02.2012
2 февральдән Күәм урта мәктәбе базасында "Әтнә районы Мәшгульлек үзәге" белән берлектә пенсионер яшендәге авыл халкы өчен компьютерга өйрәнү курслары башланып китте.
-
"Ел укытучысы - 2012" конкурсы 02.02.2012

2 нче февральдә Күәм урта мәктәбендә "Ел укытучысы - 2012" конкурсы үткәрелде. "Укытучының портфолиосы", "Мастер класс", "Дәрес презентациясе", "Педагогик ситуацияләр" этапларын уңышлы үтеп башлангыч сыйныф укытучысы Борханова Р.Н. җиңү яулады һәм район турының беренче этабына тәкъдим ителде.
-
"Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә" 01.02.2012

1 февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашында "Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә" бәйгесе узды. Спорт уеннары концерт номерлары белән аралашып узды. Гаиләләр төрле номинацияләрдә билгеләп үтелде, грамоталар белән бүләкләнде.
-
Аттестация
28.01.2012
Аттестация нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Күәм урта мәктәбеннән 3 укытучы (Хакимзянова Н.И., Садриев Р.М., Сөнгатова Г.З.) югары, 1 укытучы (Садриева А.Г.) беренче категорияләренә лаек булдылар, 1 укытучы (Зарипова Х.Х.) беренче категориягә расланды. Коллегаларны котлыйбыз! Аларга иҗади уңышлар,сәламәтлек телибез.











