Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 ( 228 ) 229 230 >>
-
Обучение Intel 17.10.2011

В нашей школе проходят тренинги основного курса Программы Intel "Проектная деятельность в информационно-образовательной среде XXI века".
-
Призывниклар көне 14.10.2011

Район күләмендә призывниклар арасында оештырылган физик әзерлек бәйгесендә 11 нче сыйныф укучысы Гатауллин Реналь 1 урынны яулады. Арча һәм Әтнә районнарының хәрби комиссары Борханов Алмаз тарафыннан "Рәхмәт хаты" белән бүләкләнде. Яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә башкарган хезмәтләре өчен физкультура һәм ОБЖ укытучысы Зарипов Булат шулай ук "Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Республика семинары 14.10.2011

14 октябрь көнне Балык Бистәсенең Югары Тегермәнлек урта мәктәбендә экологик темага республика семинары узды. “Мәгариф” журналы оештырган “Шауласыннар яшел урманнар” конкурсында җиңеп III урынны яулаган тарих укытучысы Садриев Равил “Эзтабар” түгәрәге эшчәнлеге буенча семинарда мастер-класс күрсәтте. Истәлекле бүләк һәм диплом белән бүләкләнде.
-
Парламент дәресләре 05.10.2011

5 октябрьдә 9 – 11 сыйныф укучылары белән “Парламент дәресләре” темасы буенча диспут үткәрелде. Укытучы Садриев Равил укучыларга Россия Федерациясенең парламенты турында тирән эчтәлекле мәгълүмат биргәннән соң, укучылар закон чыгару процессы һәм кайбер законнарның тормышчанлыгы буенча үз фикерләрен җиткерделәр, бәхәсләштеләр.
-
Укытучылар көне 05.10.2011

Мәктәп укучылары бу көнне укытучыларны котлап матур теләкләрен җиткерделәр. Чәчәк бәйләмнәре бүләк итеп изге теләкләрен белдерделәр.
Зур өметләр белән киләбез без
Мәктәбемнең ачык капкасы
Биек булып үскән каеннары
Җил яңгырдан безне сакласын.
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын сезгә әйтәсе.
Бу уңайдан 3 нче сыйныф укучылары тарафыннан (укытучысы Сафина Р.Р.) "Укытучым минем" темасына ачык тәрбия сәгате күрсәтелде.
-
Өлкәннәр көне 03.10.2011

3 октябрь көнне 1 нче сыйныф укучылары яраткан әбиләрен, бабайларын чакырып "Өлкәннәр бәйрәме" уздырды. Бәйрәмдә укучылар матур чыгышлар һәм "Кире Маша" әкиятен сәхнәләштерделәр. Класс җитәкчесе Борханова Р.Н., түгәрәк җитәкчесе Төхфәтуллина Ф.Р.
-
Ветеран укытучылар белән очрашу 30.09.2011

1 октябрь - өлкәннәр көне. Бу уңайдан мәктәпкә ветеран укытучылар чакырылды. Очрашуга Батталова Нурания, Фәизов Фәргать, Бәйрәмов Рәфкать абыйлар кунакка килде. 5-7 сыйныф укучылары әдәби-музыкаль чыгыш әзерләде. Өлкән буын укытучылары укучыларның сорауларына җавап бирделәр, хатирәләр белән уртаклаштылар, уеннарда катнаштылар.
-
Медосмтор 27.09.2011

26-27 нче сентябрь көннәрендә Әтнә районы Үзәк шифаханәсе белгечләре тарафыннан укучылар өчен медосмотр булып үтте. Укучыларның сәламәтлекләре торышы өйрәнелде. Медиклар тарафыннан нәтиҗәләр буенча диагностика ясалачак.
-
Кросс нации 25.09.2011

Бүген Әтнә районы Мәдәният һәм спорт үзәге каршында "Татарстан кроссы - 2011" исеме астында Бөтенроссия йөгерү көне узды. Күәм урта мәктәбе дә бу чарадан читтә калмады. Укучылардан һәм укытучылардан тупланган команда төркемнәргә бүленеп үз дистанцияләрендә йөгерделәр. Башлангыч сыйныф укытучысы Сафина Резеда 2 нче урынны алды. Котлыйбыз!
-
Иминлек ае
22.09.2011
Сентябрь иминлек ае уңаеннан, 22 сентябрь көнне 2-5 сыйныфлар катнашында юл йөрү кагыйдәләре буенча сбор булды. Һәр отряд юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чыгыш әзерләде. Презентация ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелде.











