Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 ( 224 ) 225 226 227 228 229 230 >>
-
Ачык тәрбия сәгате. 26.01.2012

26 нчы гыйнвар көнне Гайнетдинова Алия 9 нчы сыйныф укучылары белән "Авылыбызның күренекле кешеләре" дигән темага ачык тәрбия сәгате үткәрде. Тәрбия сәгате гади хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү үрнәге булды. Шулай ук укучылар күп төрле һөнәрләр белән танышып киттеләр. Презентация төзү һәм күрсәтү, күренекле кешеләрнең тормыш юлы, авылдышларыбызның хезмәттәге уңышлары белән таныштыру, шулай ук укучыларның фикерләрен үстерү, алдагы көнне күзалларга өйрәтү, максат кую кебек эш төрләре сайлаган сыйныф җитәкчесе Гайнетдинова А.Р.
-
Ачык дәрес 26.01.2012

26 нчы гыйнвар көнне Ганиева Люция 2 нче сыйныф укучылары белән татар теленнән "Сүз төркемнәре. Исем." темасына ачык дәрес үткәрде. Укытучы дәресне презентация буенча алып барды: зирәклеккә бирем, матур язуга күнегү, рәсемгә карап сүзтезмә, җөмлә һәм хикәя төзү - гадидән катлаулыга үстерешле укыту методикасын кулланды. "Сүз төркеме. Исем" темасына укучылар үзләре кагыйдә чыгардылар.
-
Хоккей ярышы
22.01.2012
22-23 нче гыйнварда мәктәп укучылары арасында хоккей ярышы булып узды. Бәрәскә боз мәйданчыгында биш команда көч сынашты. Күәм командасы беренче урынга лаек булып, медальләр, грамота белән бүләкләнде. Егетләрне бу җиңүләре белән чын күңелебездән котлыйбыз. Аларга спортта һәм укуда зур уңышлар телибез.
-
Ата-аналар җыелышы 19.01.2012

17 нче гыйнварда - Дусым авылында, 18 нче гыйнварда - Каенсар авылында, 19 нчы гыйнварда - Күәм авылындна ата-аналар җыелышлары булып узды. Җыелышларда ата-аналарның педаогик культурасын күтәрү буенча аерым темаларга лекциялар оештыру, алдынгы алымнарны өйрәнү, гаиләдә тәрбия эшенең фәнни алымнарын пропагандалау һәм бала тәрбияләү буенча ата-аналарның үз тәҗрибәсен уртаклашу уңышлы, отышлы чараларның берсе. "Бала тәрбияләүдә гаиләдә ата-аналарның роле" темасына Хәбибуллина А.М. чыгыш ясады. Укучыларның тәртибе, дәрескә йөреше, уку, өлгереш, сыйфат нәтиҗәләре анализланды.
-
Тешләрегезне саклагыз! 17.01.2012

17 нче гыйнвар көнне районның теш табибы Шагиев Тәлгать Мухаметгалиевич укучыларның тешләрен карау максатыннан профилактик чара үткәрде.
-
Неделя английского языка 16.01.2012

В Кубянской средней общеобразовательной школе с 16 по 21 января прошла неделя английского языка. Учащиеся были активными, старались участвовать во всех мероприятиях. За свои знания и умения награждались грамотами. Учителя английского яызка (Борханов Ф.Ф., айнетдинова А.Р.) провели различные конкурсы и соревнования для учащихся с 2 по 11 класса. Особенно запоминались мероприятия такие как: "Знаешь ли ты английский язык", "Конкурс стенгазет "Валентинки"". Из этой недели учащиеся остались довольными и в дальнейшем обещали изучать язык с интересом.
-
Табигать фәннәре буенча олимпиада 11.01.2012

11 нче гыйнвар көнне 6-8 нче сыйныф укучылары "Табигать фәннәре" буенча район күләмендә үткәрелгән олимпиадада катнаштылар. 6 нчы сыйныф укучысы Борханов Айваз 2 нче урынны яулады.
-
Рус теленнән олимпиада 10.01.2012

10 нчы гыйнвар көнне 6-8 нче сыйныф укучылары өчен районда "Рус теле һәм әдәбияты" фәннәре буенча олимпиада булды. Безнең мәктәп укучылар да бу олимпиада да актив катнаштылар. 6 нчы сыйныф укучысы Фазылҗанова Гөлгенә - рус теленнән 1 урын, (укытучы - Нәҗипова Г.Г.) алды. Котлыйбыз.
-
Рус әдәбиятыннан олимпиада 10.01.2012

10 нчы гыйнвар көнне 6-8 нче сыйныфлар өчен "Рус теле һәм әдәбиятыннан" олимпиада булып узды. Безнең мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы Төхфәтуллин Салават рус әдәбиятыннан (укытучы Габидуллина Л.Х.) 3 урын алды. Котлыйбыз!
-
Хоккей ярышы 07.01.2012

Яңа хоккей сезонының беренче бәйгеләре Күәмдә узды. 7 -8 нче гыйнвар көннәрендә мәктәп шугалагында авылдашларыбыз Илгизәр Зарипов, Реваль Низамов истәлегенә бәйгеләр үтте. Күәм командасыннан Ришат Галимҗанов - "Иҗ оста һөҗүмче", Айваз Борханов - "Иң оста капкачы" булып танылдылар. Һәр ике бәйгедә дә Күәм командасы икенче урынны яулады.











