Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 ( 226 ) 227 228 229 230 >>
-
Республикакүләм конкурс 16.12.2011

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, "Мәгърифәт" газетасы үткәргән "Габдулла Тукай - публицист" республикакүләм иҗади конкурсында катнашып "Тукай - публицист", "Тукай - журналист" номинацияләрендә җиңүгә Күәм урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Ганиева Рамилә (укытучысы Сөнгатова Г.) ирешеп диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Районкүләм конкурс
12.12.2011
Сибгат Хәкимнең 100 еллык юбилеена багышлап үткәрелгән "Минем өчен С.Хәким иҗаты ул..." районкүләм иҗади эшләр бәйгесендә I нче квалификацион категорияле педагог-организатор, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева Алия Габдулла кызы II урынны яулап, район мәгариф бүлеге грамотасы белән бүләкләнде.
-
Әниләр көне 06.12.2011

"Әниләр көне" уңаеннан 1 нче сыйныфларда интеллектуаль уен-ярыш узды.
-
Сибгат Хәкимнең тууына 100 ел
05.12.2011
Сибгат Хәким иҗатында "Әниләргә мәхәббәт хисләренең чагылышы" дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева Алия 6 нчы сыйныфлар белән тәрбия сәгате үткәрде. Якташ шагыйребез иҗатын өйрәнеп, укучылар презентация карадылар, шигырьләр сөйләделәр. Сибгат Хәким иҗаты тирәнтен әдәбият белән бәйләп аңлатылды. Тәрбияви якка зур игътибар бирелде.
-
1 нче декабрь - СПИДка каршы көрәш көне 01.12.2011

Югары сыйныфларда "1 нче декабрь - СПИДка каршы көрәш көне" дигән темага тәрбия сәгатьләре үтте.
-
Тәмле көн ярминкәсе 01.12.2011

1-10 нчы декабрь дәвамында узучы "Шәфкатьлелек декадасы" уңаеннан мәктәптә төрле чаралар, "Тәмле көн" ярминкәләре, тәрбия сәгатьләре булып узды. Барлык сыйныф укучылары да бу чараларда бик теләп катнаштылар.
-
"Батыр әтәч" 24.11.2011

24 ноябрь көнне "Әкият" Татар дәүләт курчак театры турында әңгәмә булды. 2 нчы сыйныф укучылары "Батыр әтәч" әкиятен курчак театры буларак сәхнәләштерделәр.
-
Ачык дәрес 23.11.2011

23 ноябрь көннебашлангыч сыйныф укытучысы Сафина Р.Р. 3 нче сыйныфта рус теленнән "Род имен существительных" дигән темага ачык дәрес күрсәтте.
-
"Исемсез кыз" 23.11.2011

23 ноябрь көнне вожатый укучылар белән берлектә 4 сыйныф укучылары Фәнис Яруллинның "Исемсез кыз" шигъри әкиятен уңышлы сәхнәләштерделәр.
-
"Юллар имин булсын" 21.11.2011

ЮХИДИ хезмәтенең - 75, "Мәгърифәт" газетасының 20 еллык юбилейлары уңаеннан "Юллар имин булсын бергәләп" дип исемләнгән республика бәйгесе үтте. Әлеге бәйгенең "Иң яхшы дәрес эшкәртмәсе" номинациясендә мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучысы Борханова Римма Нурмөхәммәт кызы җиңүче дип табылды һәм 21 ноябрь көнне ТР буенча ЮХИДИнең баш дәүләт инспекторы Рифкать Миңнеханов кулыннан истәлекле бүләк, Диплом, чәчәк бәйләме кабул итте. Котлыйбыз!











