Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 ( 229 ) 230 >>
-
Уңыш - 2011 17.09.2011

Тәҗрибә участогында көзге уңыш җыйнау - җәйге хезмәт чирегенә нәтиҗә ясау уңышлы бара. Укучыларыбыз кишер, кәбестә уңышын җыйнап алды. Яшелчәләр -витаминлы ризык буларак, ел дәвамында ашханәдә туклану өчен, махсус урыннарга сакларга куелды. Молодцы укучылар!
-
Кросс 2011
17.09.2011
"Сәламәт булыйк" программасына старт алынды.Мәктәптә 17 сентябрь көнне 2нче сыйныфлардан башлап 11нче сыйныф укучылары кросс йөгерделәр.Һәрбер укучының актив катнашуы, билгеле бер дистанцияне узу максат итеп куелды. Җиңүчеләрнең "Кросс Нации" ярышында да актив катнашуларын теләп калабыз.
-
Кинофильм карау 16.09.2011

Бүген Күәм урта мәктәбе укучылары "Татаркино" дәүләт учреждениесенең кыскаметражлы видеофильмын карады.Башлангыч сыйныф укучылары һәм балалар бакчасының зурлар төркеме Габдулла Тукай эсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар.Югары сыйныф укучыларына наркомания чиренең куркынычлыгын чагылдырган видеофильм тәкъдим ителде.
-
Татарстан Варислары Берлегенең туган көне 15.09.2011

15 сентябрь -Татарстан Варислары Берлегенең туган көне түбәндәге план буенча билгеләп үтелде:
1. Самат Шакир исемендәге балалар оешмасы сборы а)"Сәламәт булыйк" еллык тәрбия программасына старт алу; ә)ТВБнең төзелү тарихы варисларның традицияләрен искә төшерү, узган уку елында булган уңышларны билгеләп китү
2.Табигатьтә "Дуслык учагы "кабызу, станцияләрдә хәрәкәтле уеннар уйнау, көлдә пешкән бәрәңге белән сыйлану
-
Көрәш түгәрәге 13.09.2011

Күәм урта мәктәбендә укучы егетләр өчен Спорт мәктәбе каршында оештырылган көрәш түгәрәге эшли башлады. Түгәрәктә 4-8 нче сыйныф укучылары теләп шөгыльләнәнәләр." Саләмат тәндә -сәламәт акыл" ,- ди түгәрәк җитәкчесе Зиннәтуллин Динар.
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч" 09.09.2011

9 нчы сентябрь көнне район күләмендә "Куркынычсыз тәгәрмәч" ярыш-бәйгесендә мәктәбебезнең "Имин юл"командасы уңышлы чыгыш ясады.Команда составында 5 нче сыйныф укучылары-Абдуллина Энҗе,Әхмәдуллина Рәзилә, Шиһапов Булат һәм Сафин Инсаф актив катнаштылар. ПДД буенча Шиһапов Булат I урын, " Беренче ярдәм" күрсәтү буенча Әхмәдуллина Рәзилә III урынны яулап-зур бүләкләргә ия булдылар. Укучыларны котлыйбыз!
-
Бөтенроссия педагогик видеоконференция 07.09.2011

2011 елның 7 сентябрендә “Завуч.инфо” сайты аша Санкт-Петербург шәһәрендә “Педагогика чтения: межпредметный и поликультурный подход” дигән тема астында Бөтенроссия педагогик видеоконференциясе узды. Анда катнашып мәктәбебез укытучылары Алия һәм Равил Садриевлар дипломнар белән бүләкләнделәр.
-
FIAT Ducato автобусы 01.09.2011

Яңа уку елында бездә яңалык! Мәктәпкә FIAT Ducato автобусы кайтты. Дусым авылыннан 14, Каенсар авылыннан 7 укучыны хәзер мәктәпкә автобус йөртәчәк. Хәерле имин юллар.
-
1 сентябрь - белем бәйрәме. 01.09.2011

Белем бәйрәме тантанасы укучыларның әдәбия-музыкаль чыгышы белән башланды. 11 сыйныф чыгарылыш укучылары укытучыларны бәйрәм белән котлап чыгышы ясадылар. Быел 1 сыйныфка 10 укучы укырга керде, укучыларга президентыбыз Миннеханов Рөстәм Нургали улының "Ак Барс" банкы тарафыннан укучылар өчен әзерләнгән махсус бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм тантанасына район башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Мәрдәнов катнашты. Укучыларны, укытучыларны бәйрәм белән котлады. Яңа уку елында барыгызны Белем бәйрәме белән котлыйбыз. Сәламәтлек, уңышлар теләп калабыз.
-
Күгәрчен - тынычлык символы 01.09.2011

1 сентябрь көнне һәр сыйныфта тәрбия сәгатьләре үтте. Укучылар "Тынычлык дәресе", чисталык дәресләре һәм экология, сәламәтлек темалары буенча презентацияләр карады, фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр.
3 сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Сафина Резеда: "Күгәрчен тынычлык - символы", - диләр.











