Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 221 ) 222 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Уңыш бәйрәме 31.10.2011

31 нче октябрьдә 1 нче сыйныф укучыларының "Сөмбелә бәйрәме" һәм "Сәламәтлек театры" чыгышлары булып узды.
-
30 октябрь - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне 31.10.2011

31 нче октябрь көнне китапханәдә 5 нче сыйныф укучылары белән Сәяси репрессия корбаннарын искә алу кичәсе булып үтте. Китапханәче Каюмова Г.В. укучыларны Р.Мостафинның "Репрессияләнгән татар әдипләре" китабы белән таныштырды. Шул чордагы татар язучыларының гыйбрәтле язмышлары турында сөйләде. Татар әдипләренең китапларыннан күргәзмә оештырылды.
-
Иҗат бәйгесе 29.10.2011

Мәгариф журналы үткәргән бәйгедә Күәм урта мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы Садриев Равил Мөхтәр улы “Фаҗигам дә син, урман, хәзинәм дә” язмасы белән катнашты. Аның бу хезмәте журналның №10 санында дөнья күрде. “Урманнар” темасына багышланган иң яхшы публистик язма” номинациясендә III урынга лаек булып Диплом белән бүләкләнде.
-
Сәламәтлек театры 26.10.2011

26 октябрь көнне мәктәбебезнең "Сәламәтлек театры" "Без - спорт иленнән" дигән темага Көек урта мәктәбендә уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
Хәтер көне 19.10.2011

19 октябрь көнне 5-6 сыйныф укучылары белән “Хәтер көне”нә багышланган тәрбия сәгате узды. Аны үткәрүче укытучы Садриев Равил видеороликлар һәм электрон презентация аша укучыларны бу фаҗигале көннең тарихы белән таныштырды. Укучыларның сорауларына җавап бирде.
-
Обучение Intel 17.10.2011

В нашей школе проходят тренинги основного курса Программы Intel "Проектная деятельность в информационно-образовательной среде XXI века".
-
Призывниклар көне 14.10.2011

Район күләмендә призывниклар арасында оештырылган физик әзерлек бәйгесендә 11 нче сыйныф укучысы Гатауллин Реналь 1 урынны яулады. Арча һәм Әтнә районнарының хәрби комиссары Борханов Алмаз тарафыннан "Рәхмәт хаты" белән бүләкләнде. Яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә башкарган хезмәтләре өчен физкультура һәм ОБЖ укытучысы Зарипов Булат шулай ук "Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Республика семинары 14.10.2011

14 октябрь көнне Балык Бистәсенең Югары Тегермәнлек урта мәктәбендә экологик темага республика семинары узды. “Мәгариф” журналы оештырган “Шауласыннар яшел урманнар” конкурсында җиңеп III урынны яулаган тарих укытучысы Садриев Равил “Эзтабар” түгәрәге эшчәнлеге буенча семинарда мастер-класс күрсәтте. Истәлекле бүләк һәм диплом белән бүләкләнде.
-
Парламент дәресләре 05.10.2011

5 октябрьдә 9 – 11 сыйныф укучылары белән “Парламент дәресләре” темасы буенча диспут үткәрелде. Укытучы Садриев Равил укучыларга Россия Федерациясенең парламенты турында тирән эчтәлекле мәгълүмат биргәннән соң, укучылар закон чыгару процессы һәм кайбер законнарның тормышчанлыгы буенча үз фикерләрен җиткерделәр, бәхәсләштеләр.
-
Укытучылар көне 05.10.2011

Мәктәп укучылары бу көнне укытучыларны котлап матур теләкләрен җиткерделәр. Чәчәк бәйләмнәре бүләк итеп изге теләкләрен белдерделәр.
Зур өметләр белән киләбез без
Мәктәбемнең ачык капкасы
Биек булып үскән каеннары
Җил яңгырдан безне сакласын.
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын сезгә әйтәсе.
Бу уңайдан 3 нче сыйныф укучылары тарафыннан (укытучысы Сафина Р.Р.) "Укытучым минем" темасына ачык тәрбия сәгате күрсәтелде.











