Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Укучыларны 1 нче сыйныфка кабул итү сборы 14.10.2016

Укуның икенче ае төгәлләнеп бара. Мәктәбебезгә яңа килгән укучылар ияләшеп киләләр. Шулар арасында 1 нче сыйныф укучылары да бар. Сыйныф җитәкчеләре Гатауллина Гөлназ Рахиман кызы аларны хәреф танырга, дөрес язарга өйрәтә, мәктәп кагыйдәләре белән таныштыра. Укучыларның укуга теләкләрен үстерү максатыннан алар өчен төрле чаралар уздырырга тырыша. Шундыйларның берсе - 1 нче сыйныфка кабул итү сборы. Нәниләр бәйрәм барышында шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, җырлар җырладылар һәм иң мөһиме, тырышып укырга, тәртипле булырга, укучы исемен лаеклы күтәрергә ант иттеләр.
-
Файдалы ял 12.10.2016

Укучыларыбыз вакытларын бушка уздырмыйлар: тәнәфләрдә, дәресләр беткәч алар өстәл теннисы уйнарга ашыгалар. Шул уңайдан сыйныфлар арасында өстәл теннисы буенча турнир оештырырга уйладык.
-
Укытучылар көне 05.10.2016

Октябрь аеның иң матур истә кала торган бәйрәме - Укытучылар көне. Аны укучылар да, укытучылар да, хаттә әти-әниләр дә зарыгып көтеп ала. Быел да укучыларыбыз әлеге бәйрәмгә тырышып әзерләнделәр. Алар һәр укытучыны котлап, чәчкәләр бүләк иттеләр. Ә иң кызыгы - өлкән сыйныф укучылары укытучы ролендә булып, дәрес бирделәр. Бу алар өчен профориентация юнәлеше буенча эш булды.
-
Мәктәп туры олимпиадалары 04.10.2016

Мәктәпләрдә олимпиадалар башланып китте. Укучылар үзләре белгән, кызыксынган фәннәр буенча олимпиадаларда актив катнашалар. Алда аларны муниципаль тур көтә.
-
Макулатура җыю 01.10.2016

Макулатура җыеп акча эшләп булмый дисәләр дә, соңгы елларда макулатура җыеп тапшыру гадәте янә тормышыбызга кереп бара.Мәктәпләрдә макулатура җыю буенча сыйныфлар арасында ярышлар да уздырыла. Бу күренешнең бер яктан тәрбияви ягы булса, икенчедән чисталык мәсьәләсе дә күпмедер дәрәҗәдә хәл ителә дигән сүз. Күбрәк кәгазъ җыйган сыйныфка приз да эләгә әле.
-
Эзтабарга кабул итү сборы 30.09.2016

15 нче сентябрь - Варислар көнен билгеләп үтү максатыннан Борханова Римма 2 нче сыйныф укучыларын "Эзтабарлар" сафына кабул итү сборы оештырды. Сборда 1 - 4 нче сыйныф укучылары катнашты. Сыйныф җитәкчесе укучыларны эзтабарлар девизы, эш юнәлеше, кагыйдәләре белән таныштырды. Сбор шигырьләр, җыр, бию белән чиратлашып барды. Шулай ук укучыларның һәрберсе "Эзтабар" анты бирделәр. Соңыннан укучылар өчен сыйныф җитәкчеләре "Эрудит" уены да оештырды.
-
Көзге уңыш - 2016 29.09.2016

Укучыларыбыз уку белән беррәттән мәктәп яны тәҗрибә участогында хезмәт куялар. Көзге уңыш быел мулдан: кишер, чөгендер, суган, кәбестә ише яшелчәләрне җыеп бетердек, чират бәрәңгегә җитте.
-
Экстремизмга каршы көрәш айлыгына карата чара 29.09.2016

Сентябрь ае иминлек һәм экстремизмга каршы көрәш айлыгы булып билгеләнде. Мәктәбебездә ай дәвамында төрле тәрбияви чаралар, кагыйдәләр белән танышу, төрле ситуацияларда үз-үзеңне тоту кебек эшләр башкарылды. Күәм авылы җирлеге китапханәчесе Вафина Луиза да әлеге айлыктан читтә калмады. Ул 6 нчы сыйныфлар өчен "Терроризм - дөнья афәте" дигән исем астында тәрбия сәгате уздырды.
-
5 нче сыйныфлар өчен математикадан мониторинг 28.09.2016

5 нче сыйныф укучылары өчен сентябрь ае адаптация чоры. Шул уңайдан төп фәннәрдә укучылар мониторинг үтәләр. Бүген математика фәненнән белемнәрен тикшерделәр.
-
Биология фәненнән ачык дәрес 16.09.2016

"Укытучы - остаз" гранты җиңүчеләре безнең мәктәбебездә укытканын күпләр белә инде. Аларның укыту, балаларга белем бирүдән кала төп эшләре яшь укытучыларны мәктәпкә әзерләү, укучыларга дәрес бирү сыйфатын арттыру һәм методик яктан ярдәм итү. Шул уңайдан биология укытучысы Гыйззатова Айсылу 6 нчы сыйныфлар белән остаз укытучы Хәкимҗанова Нурания катнашында дәрес бирде.











