Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Шәфкатьлелек - изге эш
18.11.2016
Шәфкатьлелек ае декабрь аенда гына булуга карамастан, мәктәбебез укучылары әлеге изге эшне башлап җибәрделәр. Башлангыч сыйныф укучылары "Тәмле көн" ярминкәләре үткәрсә, урта һәм югары сыйныф укучылары канцтовар, җылы киемнәр, бәйләнгән әйберләр җыялар һәм акчалата да ярдәм итергә тырышалар.
-
Галиева Рәйсә Равил кызы география фәненнән ачык дәрес күрсәтте 17.11.2016

Хәзерге заман укытучысы федераль дәүләт белем бирү стандартларын асылда белергә һәм төгәл утәргә тиеш. Шул очракта гына укучы төпле белемгә ия булачак. Әлеге максаттан мәктәбебездә фән укытучылары төрле ысуллар белән тәҗрибә уртаклаша. Шуларның берсе - дәрес күрсәтү. География укытучысы Галиева Рәйсә Равил кызы 6 нчы сыйныф укучылары белән мәктәп укытучылар коллективы каршында ачык дәрес күрсәтте.
-
Гыйззатова Айсылу Рафиз кызы биология фәненнән ачык дәрес күрсәтте
16.11.2016
"Укытучы - остаз" программасының йомгаклау өлешендә яшь укытучылар өченче дәресләрен күрсәттеләр. Биология укытучысы Гыйззатова Айсылу Рафиз кызы 5 нче сыйныфлар белән "Күзәнәкнең химик составы" дигән темага кызыклы, тәҗрибәләргә бай дәрес тәгъдим итте.
-
1 чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы
10.11.2016
1 чирекне йомгаклап, 2 нче чиреккә аяк бастык. Укучылар каникул вакытын бушка уздырмады: фән, спорт һәм сәнгать түгәрәкләренә йөрделәр, чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарга әзерлек алып бардылар. Уку башлануга мәктәбебездә ата-аналар җыелышы үткәрдек. Ул "Сәламәт ана - сәламәт бала" дигән тема астында узды. Җыелышка Әтнә районы шифаханәсенең балалар табибы Диләрә Ренат кызы килде. Ул ата-аналарга, сыйныф җитәкчеләренә укучыларың режимы, дөрес туклануы, балаларда очрый торган авырулар һәм алардан саклану юллары турында сөйләде. Җыелышның икенче көн тәртибе буенча 1 чирек нәтиҗәләре белән танышу, укучыларның дәрестән тыш вакытлары, ашау мәсьәләләре турында әңгәмә алып барылды. Шулай ук ата-аналар классларда да сыйныф җитәкчеләре белән сөйләштеләр.
-
Хәкимҗанов Фәнис Хәбир улы тарих фәненнән ачык дәрес күрсәтте
09.11.2016
Тарих укытучысы Хәкимҗанов Фәнис Хәбир улы "Яшь укытучы" гранты иясе генә түгел, "Укытучы - остаз" программасының да катнашучысы. Шул уңайдан яшь белгеч остаз укытучы Хәкимҗанова Нурания Идерис кызы һәм мәктәбебез укытучылары коллективы өчен тарих фәненнән 8 нче сыйныф укучылары белән ачык дәрес күрсәтте.
-
2 нче сыйныф укучылары рус теленнән ВПР тапшырдылар 09.11.2016

Укучыларның үзләштерү дәрәҗәсен һәм федераль дәүләт белем бирү стандартларының торышын тикшерү максатыннан 2 нче сыйныф укучылары рус теленнән бөтенроссия тикшерү эшләре яздылар.
-
Ноябрь ае педсоветы 04.11.2016

Укучылар каникулда булуга карамастан укытучылар эшләрен дәвам итәләр. Укытучыларыбыз федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында компетенцияләрен, методик белемнәрен арттыру өстендә эшлиләр. Чираттагы педсовет утырышы да шушы сораулардан башланып китте. Башлангыч сыйныф укытучылары Борханова Римма Нурмөхәммәт кызы һәм Сафина Резеда Рашат кызы ФДББС шартларында укыту, укучыларга яңа таләпләр буенча белем бирү алымнары белән уртаклаштылар. Утырышта 1 чиреккә йомгак ясалды. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Ганиева Ләйсән Фәргат кызы һәр предметка тукталып, тирән анализ ясады, 2 нче чиреккә максатлар куйды.
-
Хоккей мәйданчыгы 27.10.2016

Соңгы елларда Дәуләтебез тарафыннан спортка зур игътибар күрсәтелә. Татарстан Республикасының районнарында спорт мәйданчыклары төзелә. Безнең мәктәбебезгә дә шушы өлкәдә зур игътибар бирелә. Укучылар өчен спорт мәйданчыгы төзелде. Шушы көннәрдә мәктәп территориясендә хоккей мәйданчыгын торгызу эшләре бара. Әлеге мәйданчык укучыларыбыз, шулай ук хоккей яратучы авыл яшьләре өчен зур вакыйга.
-
Уңыш - 2016 27.10.2016

Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз тырышлыгы белән быел мәктәп яны тәҗрибә бакчасыннан җыеп алган уңыш мул булды. Көзге эшләрне тәмамлап, беренче чиректә эшләнгән эшләргә йомгак ясап, уңыш бәйрәмен уздырдык. 5-11 нче сыйныфлар арасында узган чара җыр-бию, төрле кызыклы уеннар белән чиратлашып барды.
-
Инглиз теленнән семинар 25.10.2016

Укытучылар гел үз өсләрендә эшләп, белемнәрен камилләштерергә тиеш. Шул уңайдан мәктәпләрдә район семинарлары уза. Монда фән укытучылары фикерләре, укыту методикалары белән уртаклашалар. Быелгы семинарлар үзгә. Чөнки алар түгәрәк өстәл артында уза. Мәктәбебездә инглиз теле укытучылары җыйналды. Алар БДИ эшләре белән танышып, мастер-класслар күрсәттеләр.











