Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Парламент дәресе 10.02.2017

5-11 нче сыйныф укучылары өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәкимҗанов Фәнис Хабирович парламент дәресе үткәрде. Дәрес барышында ул укучыларны дәүләт думасының төзелеше, эшчәнлеге белән таныштырды.
-
Әлифба бәйрәме 10.02.2017

1 нче сыйныфлар өчен иң куанычлы мизгел - Әлифба бәйрәме. Әлеге күркәм чарада нәниләребез беренче яртыеллыкта ирешкән уңышлары белән бүлешәләр, һөнәрләрен уртаклашалар. Ә алда аларны бер атна каникул көтә.
-
"Ел сыйныф җитәкчесе - 2017" 09.02.2017

6 нчы сыйныфлар җитәкчесе Гайнетдинова Алия Рөстәм кызы "Ел сыйныф җитәкчесе - 2017" конкурсының муниципаль этабының финалисты булып бәяләнде.
-
"Замечательный вожатый" бәйгесенең муниципаль этабында уңышыбыз 07.02.2017

10 нчы сыйныф укучысы Галиәхмәтова Дилә "Замечательный вожатый" бәйгесенең муниципаль этабында катнашып, "Признание коллег" дигән грамота белән бүләкләнде. Әлеге бәйгедә укучылар үз осталыкларын, вожатый күнекмәләрен һәм лидерлык сыйфатларын күрсәттеләр.
-
Ата-аналар өчен БДИ 07.02.2017

Чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары барлык таләпләргә туры китереп, бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карадылар.
-
Ветеран пионерлар белән очрашу 06.02.2017

5 - 6 нчы сыйныфлар өчен бүген тарих битләре ачылды: алар чын пионерлар белән таныштылар. Мәктәбебез укытучылары - пионер оешмасы әгъзалары укучыларга хәтирәләрен сөйләделәр, пионер оешмасының эшчәнлеге белән таныштырдылар һәм җырларын җырлап шаккаттырдылар.
-
XXIII Идел буе экология конференциясендә уңышыбыз 05.02.2017

Республика олимпиада үзәге базасында экология министрлыгы тарафыннан оештырылган А. М. Терентьев исемендәге XXIII Идел буе фәнни экология конференциясендә 10 нчы сыйныф укучысы Галиәхмәтова Дилә уңышлы чыгыш ясап, 3 урынга лаек булды. Әлеге җиңүгә аны биология укытучысы Гыйззатова Айсылу Рафиз кызы әзерләде.
-
Егетләр арасында хоккей буенча XI спартакиада уеннарында безнекеләр беренче 04.02.2017

Хоккей өчен җан атмаган малай бармы икән? Бигрәк тә безнең мәктәптә! Укучыларыбыз дәресләрдән соң шугалакка ашыгалар һәм моның нәтиҗәсе дә бар. Егетләр арасында булып узган XI спартакиадада да безнең егетләр командасы беренче! Афәрин, егетләр!
-
Сайлап алу фәннәреннән 9 нчы сыйныф укучылары ТДИ биреп карадылар 03.02.2017

9 нчы сыйныф укучылары өчен дә катлаулы ел. Алар 4 фәннән ТДИ тапшыралар. Шуның икесе математика һәм рус теле, ә калган икесе сайлап алу фәннәре. Чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханга әзерлекләрен тикшерү максатыннан сайлау фәннәреннән имтихан алдык.
-
Татар әдәбиятыннан ачык дәрес 02.02.2017

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөнгатова Гөлнара Зөлкаровна 8 нче сыйныф укучылары белән ачык дәрес күрсәтте. Алар Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" драма әсәренә анализ ясадылар.











