Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
"Без бит Әтнә яклары" 29.03.2016

Әтнә районы мәктәпләре арасында чираттагы "Без бит Әтнә яклары" смотр конкурсы булып узды. Быел смотрга укучылар спектакль әзерләделәр. Күәм урта мәктәбе укучылары Гөлшат Зәйнашеваның "Толымнарым" әсәрен сәхнәләштереп, III урынга лаек булды.
-
Экологик конференция 21.03.2016

Әтнә урта мәктәбендә "Ашыт" тыюлыгы хезмәткәрләре катнашында укучылар арасында экологик конференция узды. Күәм урта мәктәбеннән 8 нче сыйныф укучылары Газизова Зөһрә һәм Хәкимов Тәбрис катнаштылар.
-
Волейбол ярышы 21.03.2016

Әтнә урта мәктәбендә кызлар арасында волейбол ярышы узды. Күәм урта мәктәбе командасы мавыктыргыч уен күрсәтте.
-
Математикадан ачык дәрес 17.03.2016

Дусым башлангыч мәктәбендә Фазылҗанова Рүзилә Илдусовна 2 нче сыйныф укучылары белән математика фәненнән ачык дәрес күрсәтте.
-
Директорлар семинары 15.03.2016

"Икенче буын стандартларын тормышка ашыруда мәктәпнең эшчәнлеген оештыру алымнарын камилләштерү" дигән темага Күәм урта гомуми белем мәктәбендә мәктәп директорлары семинары узды.
-
Ягез, әле, кызлар 11.03.2016

Традиция буларак кереп киткән "Ягез, әле, кызлар" бәйгесен быел да үткәрергә булдык. Ярыш 8-10 нчы сыйныф кызлары арасында узды. Алар үзләренең һөнәрләрен, зирәклекләрен һәм белемнәрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, 8 нче сыйныф кызлары 2 урын, 9,10 нчы сыйныфлар 1 урынга лаек булдылар.
-
Халыкара хатын-кызлар көне 05.03.2016

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан укучыларыбыз әниләрен, әбиләрен һәм укытучыларны бәйрәм белән котладылар. 3 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Сафина Резеда Рашатовна җитәкчелегендә әниләре өчен бәйрәм кичәсе дә үткәрде.
-
Укучылар сынау тотты
04.03.2016
Имтиханнарга әзерлекне тикшерү максатыннан 4 март көнне 9 нчы сыйныф укучылары зонага бүленеп, татар теленнән ЕРТ тапшырдылар. Шулай ук 11 нче сыйныф укучылары математика фәненнән үзләренең белем дәрәҗәләрен сынап карадылар.
-
Укучылар конференциясе 27.02.2016

Казан шәһәренең 14 нче гимназиясендә И. Халфин истәлегенә багышланган фәнни-гамәли укучылар конференциясе узды. Анда 8 нче сыйныф укучысы Газизова Зөһрә биология секциясендә чыгыш ясап, сертификатка ия булды.
-
Рус теленнән ачык дәрес 27.02.2016

Гатауллина Гөлназ Рахимановна 4 нче сыйныф укучылары белән рус теленнән ачык әрес күрсәтте.











