Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Математика фәненнән ачык дәрес 24.10.2016

"Укытучы - остаз" гранты иясе математика һәм информатика укытучысы Хәкимҗанова Нурания Идерис кызы 10 нчы сыйныфлар белән ачык дәрес күрсәтте. Бу дәрес үзенчәлекле булды. Чөнки аны Арча районы Лесхоз урта мәктәбеннән килгән, остазның яшь укытучылары да карады.
-
1 нчеләр - ачык дәрестә 24.10.2016

1 нче сыйныф укучылары мәктәп тәртибенә ияләшеп беттеләр дисәк, ялгыш булмас. Алар сыйныф җитәкчеләре Гатауллина Гөлназ Рахиман кызы тырышлыгы белән укырга, язарга өйрәнәләр. Әлифба дәресеннән булып узган ачык дәрес шушы сүзләрне исбатлады.
-
Безнекеләр - икенче! 22.10.2016

Районыбыз мәктәпләре арасында спартакиада башланып китте. Алдагы хәбәрләрдә шахмат ярышы турында язган идек. Чират волейбол уенына да җитте. Безнең кызларыбыз әлеге спорт төреннән Шашы төп мәктәбенә генә җиңелеп, 2 урынга лаек булдылар. Афәрин, кызлар! Алда тагы да югары үрләр яуларга язсын!
-
"Яшьүсмерләрдә җенси тәрбия" дигән темага табиблар белән очрашу 20.10.2016

Хәзерге заманда гаилә кыйммәтләренә, шул исәптән җенси тәрбиягә игътибар җитеп бетми. Ата-аналар да мондый темаларга баласы белән әңгәмә кылырга читенсенәләр. Табиб янына да сораулар туган саен бару мөмкинлеге укучылар да әлбәттә юк. Шушы пробелмаларны күздә тотып укучылар өчен табиблар белән очрашу оештырдык. Әтнә районы шифаханәсе табиблары Галиуллина Зөһрә Рамил кызы һәм Яруллин Илдар Шәүкәт улы яшьүсмерләр белән ачыктан ачык сөйләшү үткәрделәр.
-
Биология фәненнән ачык дәрес 20.10.2016

Яшь укытучыларыбыз белемнәрен камилләштерәләр, яңалыкка омтылалар. Остаз укытучыларның дәресләренә йөреп, шомаралар. Биология укытучысы Гыйззатова Айсылу Рафиз кызы 6 нчы сыйныфлар белән "Яфракның тышкы төзелеше" дигән темага ачык дәрес күрсәтте.
-
География укытучысы Галиева Рәйсә Равил кызы район Мәгариф бүлегенең мактау кәгазе белән бүләкләнде 19.10.2016

Укытучылар Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының актлар залында һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Кичә укытучыларны бүләкләүдән башланып китте. География укытучысы Галиева Рәйсә Равил кызы мәгариф өлкәсендәге хезмәте өчен район Мәгариф бүлегенең мактау кәгазе белән бүләкләнде.
-
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәкимҗанов Фәнис Хәбир улы район Мәгариф бүлегенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 19.10.2016

БДИ да яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укучылар әзерләгәне өчен тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәкимҗанов Фәнис Хәбир улы район Мәгариф бүлегенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Ветеран укытучы Наҗипова Гөлзада белән очрашу 15.10.2016

Октябрь ае олкәннәр көне буларак билгеләнеп үтә. Әлеге айда хөрмәтле укытучыларыбызның да һөнәри бәйрәмнәре. Ике бәйрәмне бергә берләштереп, 3 нче сыйныф җитәкчесе Ганиева Люция Фәезхан кызы башлангыч сыйныф укучылары өчен ветеран укытучы Нәҗипова Гөлзада белән очрашу әзерләде. Гөлзада апа үзенең тормыш юлы, укытучы һөнәрен сайлавы, мәктәп еллары, укыткан укучылары турында кызыклы истәлекләр сөйләде. Укучыларыбыз да читтә калмадылар: төрле сораулар бирделәр, укытучылар көне белән котладылар.
-
Сөмбелә бәйрәме 15.10.2016

Мәктәп территорисендә эшләр тәмамланды, көзге уңыш җыелды. Шул хөрмәткә мәктәпләрдә көзге ярминкәләр, "Сөмбелә" бәйрәмнәре башланып китте. Башлангыч сыйныф укучылар бу бәйрәмне аеруча көтеп ала. Алар яшелчә, җиләк-җимешлшрдән төрле ясалмалар эшлиләр, җыр-бию, кызыклы уеннар үткәрәләр. 2-4 нче сыйныфта укучыларыбыз чарага бик кызыклы итеп, сәхнәләштерелгән бәйрәм кичәсе әзерләделәр.
-
Көзге өмә 15.10.2016

Мәктәп территорисен кышка әзерләү максаты белән 8-11 нче сыйныф укучылар өмәгә чыктылар. Алар мәктәп каршын яфраклардан арындырдылар, чәчәкләрне араладылар.











