Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Гыйнварь аеның директор яны киңәшмәсе 01.02.2017

Икенче яртыеллыкның беренче директор яны киңәшмәсе балалар бакчасын һәм 6 нчы сыйныфларда уку һәм тәрбия тырышын өйрәнүгә багышланган иде. Балалар бакчасы тәрбиячесе Гатауллина Рафия укытучыларны бакча эшчәнлеге, андагы режим үтәлеше һәм укыту методикасы белән таныштырды. Киңәшмә барышында бакча һәм мәктәп арасында булган элемтәне ныгыту өчен яңа бурычлар куелды. Шулай ук утырышта тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гыйззатова Айсылу Рафизовна "Сәбәпсез һәм сәбәпле дәрес калдыру" темасына чыгыш ясады, дәрес калдырмауны булдырмауны сыйныф җитәкчеләренә максат итеп куйды.
-
Яшь укытучылар семинары 30.01.2017

Мәктәбебездә яшь укытучылар семинары узды. Әлеге семинарда биология укытучысы Гыйззатова Айсылу Рафизовна 10 нчы сыйныфлар белән, ә тарих укытучысы Хәкимҗанов Фәнис Хәбирович 5 нче сыйныф укучылары белән ачык дәрес күрсәттеләр. Шулай ук килгән укытучылар түгәрәк өстәл артында яшь укытучыларны борчыган сорауларга җавап эзләделәр.
-
Укучыбыз шәхси күргәзмәсен булдырды 28.01.2017

Укучыларыбыз укуда да,иҗатта да сынатмый. Шулар арасында җырчылар, рәссамнәр,кул эшләре белән шөгелләнүчеләр шактый. 8 нче сыйныф укучысы Мөһәммәдиев Айнур мәктәптә хәтта шәхси күргәзмәсен булдырды.
-
Илгизәр Зарипов кубогына хоккей ярышы 28.01.2017

Хоккейны укучы егетләребез яраталар, аның белән шөгелләнәләр. Шул исәптән мәктәп янындагы шугалакта хоккей ярышлары булып тора. Шуларның берсе авылдашыбыз Илгизәр Зарипов истәлегенә багышланган ярыш. Әлеге турнирда Күәм мәктәбе командасы беренчелекне яулады. Афәрин, егетләр!
-
Балалар бакчасын өйрәнү 27.01.2017

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Сафина Резеда Рашатовна балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөргән балалар белән танышты, әңгәмә корды. Шулай ук аларның дәресләрен, шөгелләрен дә карап чыкты.
-
Дәүләт думасында парламент дәресе 27.01.2017

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәкимҗанов Фәнис Хәбирович Татарстан Республикасының Дәүләт думасында парламент дәресендә булып кайтта.
-
Физкультура дәресләрендә фигуралы шуу 27.01.2017

Физкультура укытучысы Зарипов Булат Абдуллович укучыларны шугалакта шөгелләнә торган спорт төрләре белән таныштыра. Шундыйларның берсе фигуралы шуу. Әлеге спорт төрен 10 нчы сыйныф кызлары уңышлы гына өйрәнеп килә.
-
1 нче сыйныфка укырга керүче балаларның әти-әниләре өчен ачык дәрес 26.01.2017

Укыту-тәрбия процессы белән әти-әниләр балалары мәктәп бусагасын атлап кергәч кенә таныша башлый. Әлеге танышуны без хәзердән үк башларга уйладык. Шул уңайдан балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөргән балаларның әти-әниләренә Гатауллина Гөлназ Рахимановна 1 нче сыйныф укучылары белән ачык дәрес күрсәтте.
-
"Без бергә" фестиваленең мәктәп этабы узды 26.01.2017

"Без бергә" республика балалар иҗаты фестиваленең мәктәп этабы узды. Монда 2 - 8 нче сыйныф укучылары төрле номинацияләрдә чыгыш ясадылар. Әлеге фестиваль укучыларда иҗади сәләтне ачу, халык авыз иҗатын өйрәнүгә багышланган.
-
Всероссийская встреча с родителями по вопросам ОГЭ и ЕГЭ 25.01.2017

15 февраля 2017 года глава Рособрнадзора проводит Всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения оценочных процедур











