Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Тәҗрибә уртаклашу 17.10.2017

Тәҗрибә уртаклашу максатыннан башлангыч сыйныф укытучысы Борханова Римма Нурмөхәммәт кызы әйләнә - тирә фәненнән ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә укучылар бик күп информация алды, проект яклады, тәҗрибәләр үткәрде. Дәрестән укытучылар үзләренә бик күп яңалык алдылар.
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге 17.10.2017

"Дизайн мәктәбе" дәрестән тыш шөгелендә укучылар бик теләп йөри. Алар анда бәйләргә, чигәргә, сәйләннәр тезәргә өйрәнәләр.
-
Өлкәннәр көне 04.10.2017

Өлкәннәр көне уңаеннан мәктәптә төрле чаралар үзды. Укучыларның әби - бабайлары, әти - әниләре бик теләп бу чараларга килделәр. Укучыларның чыгышлары, җыр - биюләре , матур шигырьләре өлкәннәр күңеленә хуш килде. Бәйрәмнәр чәй табыны артында, күңелле атмосферада тәмамланды.
-
Көтеп алган очрашу 04.10.2017

Бүген мәктәптә көтеп алган очрашу. Укучыларыбыз Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская белән очрашты. Әлфия Айдарская укучыларны "Калфаклы сандугач"ыбыз Сара Садыйкова иҗаты белән таныштырды. Мәктәп китапханәсенә композиторның яңа гына чыккан җырлар җыентыгын бүләк итте. Укучылар сокланып та, горурланып та Әлфия ханым сөйләгәнне тыңладылар, кызыксындырган сорауларны бирделәр.
-
"Профсоюз дәресләре" 21.09.2017

20 нче сентябрьдә һәр сыйныфта "Профсоюз дәресләре" узды. Мәктәбебезнең профсоюз оешмасы рәисе Айсылу Хәбибуллина профсоюзлар һәм аларның эшчәнлеге белән укучыларны таныштырды.
-
Киләчәккә хәзерлек 21.09.2017

Бүген бездә кунакта район пенсия фонды юристы Хәкимов Рафис Денис улы. Ул укучыларга пенсия кемгә һәм ничек бирелә, аның өчен хәзердән үк әзерлек кирәклеген аңлатты.
-
Мәктәптә эвакуация 21.09.2017

Укучыларның иминлеген, куркынычсызлыгын саклау айлыгы кысаларында мәктәптә эвакуация булды. Биккинин Д.А. әйтүенчә, укучылар вакытка сыешты һәм эвакуация дөрес юнәлештә үтте.
-
"Тынычлык күгәрчене" 21.09.2017

"Тынычлык күгәрчене" акциясе Россиякүләм һәр ел сентябрь аенда үткәрелә.Бүген мәктәбебездә бу акция бик җанлы узды. Укучылар бик актив катнаштылар.
-
Көзге эшләр 21.09.2017

Менә көзге эшләр дә башланды. Укучыларыбыз бик теләп һәм тырышып, үзләре үстергән карлыган үсентеләрен күчереп утырттылар.
-
Көзге кросс 18.09.2017

Спорт - сәламәтлекнең төп нигезе. Табигатьнең матур көз айларында мәктәбебездә кросс узды. Әлеге спорт ярышында катнашучы укучылар җитезлектә көч сынашты. Ә иң җитезләре призлы урыннарга лаек булды.











