Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Һөнәр сайлауга этәргеч. 26.12.2017

Мәктәбебездә очрашулар еш булып тора. 16 нчы декабрь көнне Казан энергитика университеты вәкиле бездә кунакта булды. Ул укучыларны университетның тарихы, уку бүлекләре, керү имтиханнары һәм андагы һөнәри юнәлешләр белән таныштырды. Бу очрашу укучылар өчен һөнәр сайлауга зур этәргеч булды.
-
Кызыклы химия дәресе 13.12.2017

12 нче декабрь конне Ганиева Ләйсән Фәргать кызы 8 нче сыйныфта ачык дәрес үткәрде. Бу дәрес кислород, яну темасына белемнәрне гомумиләштерү дәресе иде. Укучылар дәрестә алган белемнәрен кулланып, төрле биремнәр башкардылар: мәсьәләләр чишү, әверелешнең тигезләмәләрен язу, кислородны куллану буенча сорауларга җаваплар бирделәр.
-
"Прекрасное далеко" 13.12.2017

"Прекрасное далеко" проекты кысаларында Гайнетдинова Алия Рөстәм кызы 7 нче сыйныф укучылары белән ачык тәрбия сәгате үткәрде. Анда укучылар чыгышы тыңланды, анализланды. Киләчәктә авыл, районны ничек күзаллау, нинди һөнәрләр актуаль булачагы турында сүз барды. Киләчәк укучылар кулында икәнлеге искәртелде, белемле укучылар киләчәкнең тоткасы булуы әйтелде.
-
Тәҗрибә уртаклашу 12.12.2017

Ноябрь аенда мәктәбебез белән Морки районы Нурумбал мәктәбе арасында регинара семинар булды.. Семинарда өч төрле милләт вәкилләренең балалары катнашты. Башлангыч сыйныф, география, биология һәм рус теле укытучылары дәресләр һәм мастер - класслар күрсәттеләр. Семинар дустанә мөнәсәбәттә, бик эшлекле формада үтте.
-
"Ел укытучысы" конкурсы 12.12.2017

"Ел укытучысы -2017" конкурсының мәктәп этабы үтте. Шул кысаларда ачык дәресләр каралды. 1 нче сыйныф укытучысы Сафина Резеда Рашат кызы, 2 нче сыйныф укытучысы Гатауллина Гөлназ Рахиман кызы, тарих укытучысы, яшь мөгаллим, Хәкимҗанов Фәнис Хәбир улы үз дәрәҗәсендә дәресләр күрсәттеләр.
-
Балаларны яклау көне 26.11.2017

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Борханова Римма Нурмөхәммәт кызы 1-4 нче сыйныф укучылары белән берлектә Бала хокукларын яклау Конвенциясе турында ачык тәрбия сәгате үткәрде. Ул балаларга Закон , балаларның хокуклары һәм бурычлары турында аңлатты. Укучылар сорауларга җавап эзләделәр, проект эшләре башкардылар. Төркемнәрдә, индивидуаль эшләрдә төрле эшләр эшләделәр.
-
1 нче сыйныфларда ачык дәрес 26.11.2017

Сафина Резеда Рашат кызы 1 нче сыйныфта Әлифба фәненнән ачык дәрес күрсәтте. Дәрес төгәл, бик уйланып әзерләнгән иде. Укучылар өйрәнгән хәрефләре белән иҗекләп тә, аерым -аерым да укый белүләрен күрсәттеләр. Проект эшен дә эшли беләләр. Дәрес бик җанлы үтте.
- О Республиканском родительском интернет-собрании 15.11.2017
-
Ата - аналар җыелышы 12.11.2017

10 нчы ноябрь көнне мәктәптә ата- аналар җыелышы булды. Көн тәртибендә 1 нче чирек нәтиҗәләре. Галиева Р.Р. " Укучыларның экологик культурасын үстерү һәм табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү" дигән темага чыгыш ясады. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Ганиева Л.Ф. 1 чирек, контроль эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Директор Хәкимҗанов Х.Г. ашау мәсьәләсе, укуга караш, дәрес калдыру, тәртип, дәрестән тыш түгәрәкләр эшчәнлеге һәм өстәмә дәресләр турында аңлатты. Шулай ук ата - аналар балаларының сыйныф җитәкчеләре белән дә әңгәмә алышты.
-
Хөрмәт белән эшләнгән 12.11.2017

6-11 нче ноябрь аралыгында "Сделано с заботой" бөтенроссия акциясе үтте.Мәктәбебез укучылары бу акциядә теләп катнашты.Үзләре ясаган җимлекләрне яраткан кошларына куйдылар, күп итеп җим салдылар.











