Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Зарипов Булат Абдул улына рәхмәт хаты тапшырылды 25.03.2017

Физкультура һәм ТИН укытучысы Зарипов Булат Абдул улы спорт өлкәсендәге казанышлары һәм балаларда спортка мәхаббәт тәрбияләгән өчен Министрлар Кабинетының рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз, Булат Абдуллович! Уңышларыгыз елдан ел артсын!
-
Нәүрүз бәйрәме 18.03.2017

Яз белән бергә укучыларның зарыгып көтеп алган каникуллары килеп җитте. Ялга китер алдыннан мәктәбебездә кышны озату, язны каршы алу бәйрәме "Нәүрүз бәйрәме"н үткәрдек. Бәйрәм иртәнге линейкадан һәм 2 нче сыйныф укучыларының бүләк җыюыннан башланып китте. Укучылар алып килгән ярмалардан пешекчеләребез карга боткасы, коймак пешерделәр. Тәнәфесләрдә концерт номерлары күрсәттеләр. Ә дәресләрдән соң саф һавада спорт уеннары уйнадык.
-
Математика фәне буенча республика олимпиадасында безнең укучыларыбыз 14.03.2017

"Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагеры базасында район мәктәпләре арасында математика фәне буенча республика олимпиадасы узды. Мәктәбебездән математика укытучысы Хабибуллина Айсылу Мөбәрәкҗановна җитәкчелегендә 7 нче сыйныф укучысы Хафизов Булат, 8 нче сыйныфтан Василова Лилия һәм 9 нчы сыйныф укучысы Фәхретдинова Гөлинә катнашып, яхшы нәтиҗәләр белән кайттылар.
-
Аҗаган-2017 10.03.2017

5-8 нче сыйныф укучылары Зарипов Булат Абдуллович җитәкчелегендә "Аҗаган-2017" хәрби-патриотик уенында катнаштылар.
-
Рус теленнән ачык дәрес 09.03.2017

Рус теле укытучысы Батршина Сания Фаритовна 10 нчы сыйныф укучылары белән ачык дәрес күрсәтте.
-
Халыкара хатын-кызлар көне белән котлау 08.03.2017

Бәйрәмегез белән!
Гүзәл затлар, сезгә дип багышлап,
Күпме җырлар иҗат ителә
Ай-кояшка, йолдызларга тиңләп,
Моң агыла йөрәк түреннән.
Тормыш бүләк иткән аналарның
Җан җылысын тоеп туймаслык,
Сабырлыгы, изгелеге өчен,
Һәрберсенә һәйкәл куярлык.
Булмас иде тормыш сездән башка
Бушап калыр, сүнәр дөньясы,
Җир йөзенең серле чәчәкләре,
Гөлләре сез, сөеп туймаслык.
Биргән Ходай сезгә нечкә күңел,
Зирәк акыл, мулдан тапкырлык
Ир-ат җилкәләре сыгылырлык,
Авырлыкны җиңәр батырлык.
Бәйрәмегез белән, гүзәл затлар,
Бәхет кояшыгыз сүнмәсен
Җаннарыгыз тыныч булсын иде,
Кайгы-хәсрәт сезгә тимәсен!
-
Мастер-класс с обобщением опыта перед победителями гранта "Учитель - наставник", "Старший учитель" 06.03.2017

Учитель-наставник Хакимзянова Нурания Идерисовна провела мастер - класс с обобщением опыта перед победителями гранта "Учитель - наставник" и "Старший учитель"
-
4 нче сыйныфлар әниләрен котладылар 06.03.2017

Язның иң беренче күркәм бәйрәме - халыкара хатын-кызлар көне. Шул уңайдан 4 нче сыйныф укучылары әниләре, әбиләре, дәү әниләре өчен чын бәйрәм кичәсе уздырдылар.
-
Экологик дәрес 02.03.2017

Татарстан Республикасы президенты Минниханов Рөстәм Нургалиевич указы нигезендә 2017 ел экология елы итеп билгеләнде. Шул уңайдан 2 март көнне барлык мәктәпләрдә экологик дәресләр узды. Әлеге дәрестә мәктәбебездә 1-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Башлангыч сыйныф укучылары экологик викторина уены оештырганнар иде. Шулай ук мәктәбебездә рәсем күргәзмәсе оештырдык. Ә 9-11 нче сыйныф укучылары Әтнә районының табигый ресурсларын саклау буенча дискуссия үткәрделәр.
-
Ибраһим Газига багышлап үткәрелгән онлайн викторинада уңышыбыз 02.03.2017

Татарстан Язучылар берлеге белән Татнетны үстерү фондының уртак проекты булган "Әдәби җәүһәрләр" россиякүләм татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесе ныгыганнан ныгый бара. 28 февраль көнне, Ибраһим Газига багышлап үткәрелгән онлайн викторинада инде йөздән артык татар әдәбиятын сөюче катнашты. Ләкин җиңүче булып бары өч кенә укучы танылды. Шулар арасында 10 нчы сыйныф укучысы Садриева Энҗе беренче урынга ия булды. Энҗегә финалда уңышлар теләп калабыз!











