Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Ибраһим Газига багышлап үткәрелгән онлайн викторинада уңышыбыз 02.03.2017

Татарстан Язучылар берлеге белән Татнетны үстерү фондының уртак проекты булган "Әдәби җәүһәрләр" россиякүләм татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесе ныгыганнан ныгый бара. 28 февраль көнне, Ибраһим Газига багышлап үткәрелгән онлайн викторинада инде йөздән артык татар әдәбиятын сөюче катнашты. Ләкин җиңүче булып бары өч кенә укучы танылды. Шулар арасында 10 нчы сыйныф укучысы Садриева Энҗе беренче урынга ия булды. Энҗегә финалда уңышлар теләп калабыз!
-
3 нче сыйныфта ачык дәрес 01.03.2017

3 нче сыйныф укучылары әйләнә-тирә фәненнән ФББДИ стандартлары буенча ачык дәрес күрсәттеләр. Дәрес урманнар һәм андагы тереклекләрне өйрәнүгә багышланган иде.
-
9 нчы сыйныфларда профориентацион очрашу 01.03.2017

9 нчы сыйныф укучылары өчен профориентацион очрашу узды. Анда Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы Шакирова Надия Газимовна чыгыш ясады. Ул укучыларны техникумда укыту-тәрбия методикасы, уку бүлекләре һәм студентлар өчен перспективалар белән таныштырды.
-
Шорт-трек буенча укучылар арасында ярыш 01.03.2017

Яз җитүгә карамастан, укучыларыбыз кышкы спорт төрләреннән аерыла алмыйлар. Физкультура укытучысы Зарипов Булат Абдуллович һәрдаим төрле спорт уеннары үткәреп тора. Шуларның берсе 2-11 нче сыйныф укучылары арасында шорт-трек буенча ярыш. Әлеге ярыш мәктәбебезнең традицион спорт уенына әйләнеп килә.
-
Февраль аеның директор яны киңәшмәсе 01.03.2017

Чираттагы директор яны киңәшмәсе Дусым филиалындагы укыту-тәрбия эшенә, мәктәптәге патриотик тәрбиягә һәм балигъ булмаган балалар арасындагы травматизмга багышланган иде.
-
8 нче сыйныфта ачык тәрбия сәгате 28.02.2017

Февраль ае оборона-масса айлыгы буларак билгеләнеп үтә. Әлеге айлык кысаларында мәктәбебездә төрле чаралар, патриотик кичәләр уза. Шушы агымда 8 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Сөнгатова Гөлнара Зөлкәрь кызы белән ачык тәрбия сәгате күрсәттеләр.
-
Мылтыктан ату буенча ярыш 28.02.2017

Оборона - масса айлыгы кысаларында ТИН укытучысы Зарипов Булат Абдуллович укучылар белән төрле хәрби-патриотик чаралар үткәрә. 8 - 11 нче сыйныф укучылары арасында мылтыктан ату буенча ярыш оештырылды. Егетләр арасында 10 нчы сыйныф укучысы Хабибуллин Айназ - беренче, 11 нче сыйныф укучысы Борһанов Айваз икенче, 8 нче сыйныф укучысы Батыршин Рәзил өченче урынны яуладылар. Әлеге ярыштан кызларыбыз да читтә калмадылар. 10 нчы сыйныф укучылары Садриева Энҗе - беренче, Галиәхмәтова Дилә - икенче һәм өченче урынны 8 нче сыйныф укучысы Василова Лилия алды.
-
Хоккей ярышы 24.02.2017

Мәктәбебез базасында урнаштырылган хоккей мәйданчыгында төрледән төрле спорт ярышлары уза. Чираттагысы 5 команда арасында Әфганистанда хәрби хезмәт үтәгәндә һәлак булган Күшәр авылы егете Зөлфәт Хәйруллин призына хоккей ярышы. Нәтиҗәдә, Күәм командасы - беренче, Бәрәскә - ике һәм Күшәрләр өченче урынны яуладылар.
-
Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләү 23.02.2017

Хөрмәтле ир-егетләребез!
Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар телап калабыз.
Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!
Сез көчле ,сез батыр,сез—безнең куаныч!
Сез—алтын багана, гаиләдә сез --терәк !
Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк !
-
Ягез әле, егетләр! 22.02.2017

"Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан 8 - 11 нче сыйныф егетләре арасында "Ягез әле, егетләр!" бәйгесе узды. Егетләр үзләрен интеллектуаль конкурсларда, спорт ярышларында һәм хуҗалыкта башкарыла торган эшләрдә сынап карадылар. Нәтиҗәдә, 8 нче сыйныф егетләре - өченче, 9 нчы сыйныфлар - икенче һәм 10-11 нче сыйныф егетләре командасы беренче урынга ия булдылар.











