Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
Лагерьда ял итүчеләр Кушлавычта экскурсиядә 05.06.2017

Лагерьның бишенче көнендә балалар Арча районы Кушлавыч авылына Габдулла Тукай туган йортка экскурсиягә бардылар. Алар анда Тукайның кечкенә вакыты, әти-әнисенең көнкүреше, яшәү рәвешләре белән якыннанрак таныштылар.
-
Лагерьның икенче көне 02.06.2017

Ял һәм сәламәтләндерү лагерына 15 бала, ә хезмәт лагерына 5 бала йөри. Икенче көнне алар табигать кочагында экскурсиядә уздырдылар, ә көннең икенче яртысын спорт уеннарына багышладылар.
-
"Бәхетле балачак" җәйге лагерь ачылды 01.06.2017

Мәктәбебез базасында оешкан "Бәхетле балачак" җәйге лагеры укучылар өчен ишекләрен ачты. Ачылу көне балаларны яклау көненә туры килде. Шул уңайдан Күәм авылы китапханәчесе Вафина Луиза балалар өчен "Хәзинәләр утравы" дигән интерактив - хәрәкәтле уен оештырды.
-
5 нче сыйныф укучылары проект эше яклый 27.05.2017

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча белем алган 5 нче сыйныф укучылары үзләренең белемнәрен, логик фикерләүләрен, төп фәннәрне үзләштерүләрен күрсәтү максатыннан проект эшләре эшләп, аларны әти-әниләре һәм укытучылар каршында якладылар.
-
6 нчы сыйныф укучылары проект эше яклады 27.05.2017

Иң беренчеләрдән булып федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча белем ала башлаучы 6 нчы сыйныф укучылары да үзләренең белемнәрен әти-әниләре каршында проект эше яклап күрсәттеләр. Укучылар һәрберсе төп фәннәрдән аерым тема алып, индивидуаль рәвештә әзерләнде.
-
Инглиз теленнән дәрестән тыш чара 26.05.2017

1 нче сыйныф укучылары инглиз теле укытучысы Гайнетдинова Алия Рөстәм кызы белән инглиз теленнән дәрестән тыш эшчәнлек буенча әти-әниләре каршында чара күрсәттеләр. Әлеге чарада укучылар ел дәверендә өйрәнгән җырларын җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр һәм инглиз телендә бер-берсе белән аралашып, килгән ата-аналарны шаккаттырдылар.
-
"Умники и умницы" интеллектуаль уенында безнең укучыларыбыз 26.05.2017

IV Республика күләм "Умники и умницы" дип исемләнгән укучылар интеллектуаль уенында мәктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучылары Галиәхмәтова Дилә һәм Садриева Энҗе уңышлы чыгыш ясап, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Ә Садриева Энҗе әлеге бәйгенең финал уенында катнашып, истәлекле бүләкләргә ия булды.
-
"Мәдәни көндәлек" республика проекты җиңүчесе 26.05.2017

2 нче сыйныф укучысы Кәлимуллина Гулия икенче ел рәттән "Укучының мәдәни көндәлеге" дип исемләнгән Республика күләм проектының дипломанты булды. Гөлия Казан шәһәренә экскурсиягә барып, бүләкләнеп кайтты.
-
Башлангыч сыйныф укучылары проект эше якладылар 26.05.2017

ФБДДС таләпләре буенча укыган башлангыч сыйныф укучылары әти-әниләре каршында зур сынау тоттылар. Алар ел буе үзләштергән белемнәрен проект эшендә күрсәттеләр.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 25.05.2017

Мәктәбебездә тантана - "Соңгы кыңгырау" бәйрәме. Быел Күәм урта мәктәбендә 9 һәм 11 нче сыйныфның 16 укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Аларны котлар өчен әти-әниләре, беренче укытучылары һәм Әтнә муниципаль районы финанс-бюджет бүлеге җитәкчесе Гыймадиев Фердинант Илсур улы килгән иде.











