МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 288 ( 289 ) 290 >>
-
25.03.2014

24 март көнне район күләмендә уздырылган шигырь уку конкурсында мәктәбебезнең 3 сыйныф укучысы Гәрәев Әсхәт катнашты. Алар сәнгатьле сөйләм буенча көч сынаштылар.
-
22.03.2014

21 март көнне мәктәбебездә халкыбызның яраткан бәйрәме "Нәүрүз" үткәрелде. Бәйрәмдә балалар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, рәхәтләнеп төрле уеннар уйнадылар. Соңыннан барысы да "Карга боткасы”ннан авыз иттеләр. Бәйрәмнән балалар да, кунаклар да бик кәнагать калдылар.
-
19.03.2014

Мәктәбебездә җимлек операциясе дәвам итә. Бу операциядә укучыларыбыз актив катнаша.
-
Маленькие радости жизни 14.03.2014

14 марта в нашей школе прошла антинаркотическая акция «Маленькие радости жизни». Повседневная жизнь детей должна быть наполнена не только положительными эмоциями, но и ребенок должен получать удовольствие от общения с окружающим миром. С этой целью было полезным проведение конкурса «Маленькие радости жизни». Также была проведена беседа с учащимися начальных классов. Дети были активны и им были предложены вопросы и задания творческого характера. Они показали свои способности. После конкурса каждому участнику были разданы буклеты.
Мы доказали, что мир детства прекрасна и полна маленькими радостями жизни.
-
8 март- халыкара хатын-кызлар көне 07.03.2014

8 март- халыкара хатын-кызлар көне - иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән ихлас котлаусүзләрен һәм иң изге теләкләребезне җиткерәбез.
-
Ягез әле, кызлар! 07.03.2014

7 нчы март көнне мәктәбездә 5-9 нчы класс кызлары арасында “Ягез әле, кызлар!” бәйгесе узды. Бу чарада кызларыбыз тапкырлыкта, зирәклектә, уңганлыкта, булганлыкта көч сынаштылар.Төрледән-төрле конкурслар аша кызларыбыз үзләренең кечкенәдән чын оста хуҗабикә серләренә төшенеп,тырышып өйрәнүләрен күрсәттеләр. Жюри һәрбер номинациядә җиңүчеләрне билгеләп, кызларга грамоталар тапшырды. Егетләребез классташ кызларын котладылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
-
24.02.2014

Хөрмәтле җитәкчебезнең якты истәлегенә.
2014 елның 21 феврале гадәти көн иде, югыйсә. Кичен телефон шалтыравы үзәкләрне өзәрлек, ышанып булмаслык, бәгырьләрне теләрлек яңалык җиткерде: Надия Гәптелфәт кызы вафат... Яңа гына 55 яшен тутырган, энергиясе ташып торган, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы, олы җанлы, кешелекле, акыллы, сабыр җитәкчебезнең йөрәге тибүдән туктаган. Коллективыбыз, гомумән, авыл халкы өчен авыр югалту бу. Очраклылык микән, болай да сыкрап елаган җаныбызны, тәнебезне сыкы салкыны тагын да өшетеп, телеп- телеп алган кебек булды ул көнне. Әллә табигать тә фәрештәдәй кызы бакыйлыкка күчкәнгә шулай ярсыды микән? Һәрхәлдә безгә шулай тоелды.
-
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. 21.02.2014

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Бу истәлекле көнне билгеләп үтү күптәннән традициягә керде.Мәктәптә бу уңайдан чаралар планы кабул ителде һәм эш оештырылды. 19 февраль көнне башлангыч класс укучылары арасында күңелле стартлар һәм чаңгы ярышы үтте.
-
21.02.2014

23 февраль патриотик айлык кысаларында 5-9 класс укучылары арасында теннис ярышы узды.
-
16.02.2014

2013 нче елның 15 феврале безнең күңелләрдә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне буларак истә калган. Моннан 25 ел элек булган вакыйгаларны күңелләрдә яңарту көне буларак билгеләп үттек бу көнне.












