МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 ( 284 ) 285 286 287 288 289 290 >>
-
Спорт көне 17.06.2014

"Ак каен" лагере балалары буген Ташкичу авыл китапханәсенә барып "Хайваннар дөньясы" дәресенә катнаштылар. Бу дәреснең максаты:
1. Укучыларны кыргый һәм йорт хайваннары белән таныштыру;
2. Алар турында булган белемнәрен тирәнәйтү;
3. Хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү.
Табышмаклар һәм кроссворд ярдәмендә, уен формасын кулланып укучыларның белемнәрен тикшерделәр. Әңгәмә барышында балалар үз фикерләрен әйттеләр. Хайваннарны якларга, сакларга, рәнҗетмәскә, юкка чыгармаска кирәклеген аңладылар.
-
Хезмәт көне 16.06.2014

Көн яңгырлы булуга карамастан, лагерь үз эшчәнлеген дәвам итә. Бүген лагерьда - Хезмәт көне. Иртәнге аштан соң балалар белән " Хезмәт төбе - хөрмәт" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Укучылар хезмәт турындагы татар халык мәкальләрен һәм әйтемнәрен искә төшерделәр. Шулай ук "Минем яраткан һөнәрем" дигән темага иҗади эшләр конкурсы уздырылды. Биология укытучысы Мөхәммәтҗанова Н.И. балаларны мәктәп эчендәге гөлләрне тәрбияләү серләре белән дә таныштырды. Көндезге аштан соң хезмәт темасына багышланган презентация һәм мультфильмнар күрсәтелде.
-
15 июнь – “Мәрхәмәтлелек көне” 15.06.2014

“Бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк” дигән темага әңгәмә үткәрелде. “Мин врач булырга телим” дигән темага беренче ярдәм күрсәтү буенча күнекмәләрне искә төшерү, “Кыр госпитале” уены оештырылды. Бу көн “Минем иң зур хыялым” темасына иҗади эшләр конкурсы белән тәмамланды.
-
Әдәплелек көне 14.06.2014

Бүген лагерьда "Әдәплелек көне". Иртәнге аштан соң "Тәрбияле кеше нинди була" дигән темага әңгәмә уздырылды. Балалар анкета сорауларына җавап бирделәр һәм әдәплелек турында татар халык мәкальләре һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. "Җәйге яңгыр" темасына рәсем конкурсы һәм татар милли уеннары уздырылды.
-
13 июнь – Хәтер китабы көне 13.06.2014

Балаларда туган илгә мәхәббәт һәм ватанпәрварлык хисләрен тәрбияләү максатыннан укучылар Хәтер китабы белән таныштылар. Шул уңайдан алар тарих укытучысы Кашшапов Ф.Х. белән берлектә мәктәп музеена экскурсия ясадылар.
Бу көн бик истәлекле, чөнки балалар бүген Ташкичү авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм хәбәрсез югалган якташларыбыз турында файдалы мәгълүмат алдылар. Бу якташларыбызның исемнәре хөрмәткә лаек. Алар даны мәңгелек!
-
12 июнь – Россия көне. 12.06.2014

Бүгенге көн – Россия конституциясе көне. Шул уңайдан балаларга “РФ нең атрибутикасы” дигән темага презентация күрсәтелде һәм шушы көнгә багышланган тәрбия сәгате уздырылды. Балаларның белемнәрен тикшерү максатыннан “Син дәүләт символларын беләсеңме?” дигән темага анкета үткәрелде.
Көннең икенче яртысы балаларның сәламәтлеген ныгытуга багышланды. Саф һавада хәрәкәтле уеннар һәм звенолар арасында ярыш оештырылды.
-
11 июнь - Зарарлы гадәтләргә каршы көрәш көне 11.06.2014

11 июнь – Зарарлы гадәтләргә каршы көрәш көне. Иртәнге аштан соң “Сәламәт тормыш рәвеше” дигән темага әңгәмә уздырылды. Аннан соң балаларга “Батырлык нәрсә ул “ темасына багышланган рәсемнәр күрсәтелде. Шулай ук алар күңелле аппликация ясау серләре белән дә таныштылар. Көннең икенче яртысында “Кәрәзле телефон сәләмәтлек дошманымы?” дигән темага түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде.
-
Компьютер көне 10.06.2014

Иртәнге аштан соң "Чын кеше нинди була" темасына патриотик тәрбия сәгате уздырылды. Укучылар "Патриотизм " төшенчәсенең мәгънәсе белән таныштылар. Көннең икенче яртысында "Компьютер һәм мин" темасына информатика укытучысы Фәттеров Ф.Г. әңгәмә үткәрде. Компьютер куллануның уңай һәм тискәре яклары аңлатылды. Укучылар анкета сорауларына җавап бирделәр.
-
Тарихи сәхифәләр 09.06.2014

9 июньдә лагерьдә "Тарихи сәхифәләр" көне үткәрелде. Укучыларны Ташкичү һәм Мәмсә авыллары тарихы белән тарих укытучысы Кашшапов Фәнил таныштырды. Түгәрәк өстәл артында "Сугыш атлы афәт" темасына әңгәмә уздырылды. Көннең икенче яртысында авыл китапханәсенә экскурсия үткәрелде. Укучылар "Антинаркотик " акция кысаларында асфальтта рәсем конкурсында катнаштылар.
-
Милли уеннар көне 08.06.2014

Бүгенге көн лагерьда "Милли уеннар көне" дип игълан ителде. Шушы уңайдан "Татар халык уеннары" дигән темага әңгәмә һәм рәсем конкурсы үткәрелде. Көндезге аштан соң табигатькә экскурсия ясалды. Саф һавада "Аулак өй" уены уйналды.












