МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 ( 283 ) 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
Чәчәк күргәзмәсе, ярминкә. 31.08.2014

Бу көннәрдә мәктәбебезнең укытучылар коллективы 29 нчы, 30нчы август көннәрендә районыбызда үткәреләчәк чәчәк күргәзмәсенә һәм ярминкәгә әзерлек эшләре алып бара. Мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчәләр һәм җиләк - җимешләрдән киң ассортимент тәкъдим ителәчәк.
-
Визит главы Арского муниципального района А.А.Назирова
27.08.2014
25 августа глава муниципального района А.А.Назиров посетил нашу школу. В ходе своего визита он проверил готовность школы к новому учебному году.
-
Җәйге бакча
25.08.2014
Мәктәбебез бакчасында җәйге эшләр дәвам итә. Суган уңышы җыелды. Кишер, кәбестә, чөгендердән салатлар ясала. Кыяр җыелып тозланылды. Кара карлыганнан варенье, компот ябылды, берникадәр өлеше морозильникка катырырга куелды. Мәктәпнең тирә - ягы гөлләргә күмелгән.
-
"Помоги собраться в школу" 21.07.2014

Бүген 21 нче июльдә безнең мәктәптә " Баланы мәктәпкә әзерләргә булыш" акциясе үз эшен дәвам итте. Беренче сыйныф укучылары һәм аларны озата килүче әти - әниләренә өлкән сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Р.С.Низамов яңа уку елында, беренче сыйныфка кабул ителүче балаларга тиешле уку әсбаплары тапшырды. Киләчәктә бу укучылар мәктәбебезнең алдынгы укучылары сафын тулыландырыр дип өмет итәбез.
-
Сабантуй көне 21.06.2014

Бүген лагерьда көтелгән шатлыклы бәйрәм - Сабантуй бәйрәме. Балалар бу көнне зур түземсезлек белән көттеләр. Сабантуй программасы үз эченә татар милли уеннарын, конкурсларны ала. Уеннар концерт номерлары белән аралашып уздырылды. Балалар өчен иң сөендергәне, мөгаен, һәрбер уеннан соң бүләк алу булды.Өч атна дәвамында үткәрелгән көннәр балалар арасындагы дуслыкны тагын да ныгытты. Хуш лагерь, без сине сагынырбыз!!!!!!
-
Чыгарылыш кичәсе 20.06.2014

Бүген 9нчы сыйныф укучылары өчен иң дулкынландыргыч көн - Чыгарылыш кичәсе! Бу уку елында мәктәпне 10 укучы тәмамлый. Имтиханнар, шау-шулы мәктәп еллары артта калды. Бүген алар кулларына өлгергәнлек аттестатларын алдылар. Киләчәктә аларга үз юлларын табуларын, сәламәтлек һәм уңышлар телибез! Кая гына барсагыз да, нинди генә һөнәр иясе булсагыз да туган мәктәбегезне, укытучыларыгызны онытмагыз. Ак юллар сезгә!
-
Малайлар һәм кызлар көне 20.06.2014

20 июнь - Малайлар һәм кызлар көне. Бу көнгә балалар алдан ук әзерләнделәр. "Малайлар" һәм "Кызлар" командасы арасында ярыш һәм конкурс үткәрелде. Шулай ук лагерьга йөрүчеләр арасында "Иң-иң... " номинациясендә җиңүчеләрне билгеләнде. "Гүзәл затларны саклыйк" дигән темага кызыклы әңгәмә һәм "Минем кадерле әнием" темасына иҗади конкурс та уздырылды. Көн бик күңелле һәм файдалы үтте.
-
Гиннес рекордлар китабы көне 19.06.2014

19 июнь лагерьда - Гиннес рекордларына багышланган иде. Иртәнге аштан соң балалар Гиннес китабы турында презентация карадылар һәм кызыклы рекордлар турында видеофильм карадылар. Ахырдан лагерьның рекордлар китабы тулыландырды. Узган уку елларындагы рекордсменнарны барладылар. Авыл китапханәсенә барып бик кызыклы әңгәмәдә катнашып кайттылар. Обедтан соң күңелле стартлар уеннары оештырылды.
-
Шефлык көне 18.06.2014

Бүген лагерьда - Шефлык көне. Көнебез "Шефлык итү" дигән темага әңгәмә белән башланып китте. Аннан соң балаларга рус язучысы А.П.Гайдарның тормышы һәм иҗатына багышланган презентация тәкъдим ителде. Шулай ук укучылар язучының "Тимур һәм аның командасы" әсәре буенча эшләнгән фильмын да карадылар. Авылыбыздагы Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар һәйкәленә рейд ясалды, әйләнә-тирәсе чистартылды. Көннең икенче яртысында укучылар "Игелекле эшнең иртәсе - киче юк "дигән темага иҗади конкурста катнаштылар.
-
Спорт көне 17.06.2014

Бүген лагерьда - Спорт көне. Көндәлек режим буенча бу көн иртәнге зарядкадан башланды. Иртәнге ашны ашагач балалар өчен "Сәламәтлек - зур байлык" исеме астында диспут оештырылды. "Байрак эзләү" уеныда бик күңелле булды. Спорт көне уңаеннан күңелле эстафеталар оештырылды, спорт уеннары турында презентация карадылар. Китап уку сәгатендә балалар авыл китапханәсенә барып кызыклы конкурсларда катнаштылар.












