МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 ( 282 ) 283 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
Рәсем конкурсында
03.04.2015
Мәктәп укучылары район, республика күләмендә уза торган акция, конкурсларда теләп катнашалар. Рәсем буенча Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап оештырган "Җиңү юллары буйлап" дип аталган рәсем конкурсында катнашып, 5 класс укучысы Галяутдинова Ралина махсус бүләк иясе булды. Котлыйбыз, Ралинә!
-
Ачык шөгыль 31.03.2015

Балалар бакчасында тәрбияче Валиева Марина рус теле фәне буенча ачык шөгыль күрсәтте. Шөгыльдә балаларның белемнәре ныгытылды, яңа күнекмәләр бирелде. Тәрбияче балаларны кызыксындыру өчен төрле эш алымнары кулланды. Балалар бик актив катнаштылар.
-
Имтиханнарга әзерләнәбез 30.03.2015

Каникул чорында да 9 класс укучылары ОГЭга әзерләнүләрен дәвам итәләр. График нигезендә, укучылар математика, русский язык, татар теле, биология, химия фәннәреннән каникул чорында консультаөияләргә йөрделәр. Укытучылар укучыларга индивидуаль, группаларда эшләргә мөмкинлекләр бирделәр. Укучылар укытучылардан кызыксынган сорауларына җаваплар алдылар, белемнәрен ныгыттылар.
-
2015 ел - Парклар елы 28.03.2015

2015 ел - Парклар елы. ямьле язлар җитәр, карлар эрер. Елдагыча агачар утыртырбыз, булганнарын сакларбыз. Ә элегә парклар турында сөйләшәбез.
27 март көнне авыл китапханәсендә 7-9 класс укучылары өчен "2015 ел - парклар елы" дигән кичә оештырылды. Кичәне авыл китапханәсе мөдире В.Мостафина әзерләде. Эчтәлекле чыгыш әзерләгән иде ул. Класс җитәкчеләре Г.Д.Касимова, А.Т.Ахмадуллина Парклар елы уңаеннан үзләренең информацияләре белән таныштырдылар. Кичәнең Резолюциясе итеп, мәктәп янында элеккеге склад урынында сквер ясарга дигән карар кабул ителде.
Кичә дискотека белән тәмамланды.
-
26.03.2015

Арча укучылар сараенда 25март көнне укучылар Думасының чираттагы җыены булды. Дума депутатлары бүгенге көндәге иң актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышулар үткәргәннәр, төрле авыр ситуацияләрдә калган кешеләргә ничек ярдәм итеп булу юлларын караганнар. Җыен эшлекле уен формасында алып барылган.
-
“Нур” телестудиясендә 26.03.2015

25 март көнне, Арча укучылар сараенда, “Нур” телестудиясенә һәм “ Тукай якташлары” түгәрәгенә йөрүче укучылар тележурналист Данил Гыйниятов белән очраштылар. Очрашу барышында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм журналистика буенча төпле киңәшләр тыңладылар. Очрашу бик эшлекле характерда үтте. Данил Гыйниятовның гади һәм ачык күңелле булуы укучыларга аеруча ошаган.
-
Рәхим ит, Нәүрүз! 23.03.2015

20 март көнне мәктәптә "Рәхим ит, Нәүрүз!" дип аталган тамаша оештырылды. Тамашаны педагог-организатор Г.З.Касыймова оештырды. Театральләшкән тамашада "Нәүрүз" бәйрәменең килеп чыгышы, у бәйрәмдә була торган йолалар белән таныштык. Кыш һәм Яз "тарткалашканы", Язның Кышны җиңүен 7 класс укучысы Р.Гильметдинова һәм 8 класс укучысы Д.Зайнуллин бик оста күрсәттеләр. Бәйрәм "карга боткасы" ашау, төрле уеннар уйнау белән тәмамланды.
-
Яңа Кырлайда "Нәүрүз" бәйрәме 23.03.2015

22тмарт көнне бер төркем укучылар Яңа Кырлай авылында булып узган "Нәүрүз" бәйрәмендә булып кайттылар. Милли традицияләрнең безнең як тарихы белән бәйле театрлашкан тамаша караганнар. Төрле уеннарда катнашканнар, музейда булганнар. Мөселманнар бәйрәменең русча булуы гына укучыларда ике төрле фикер калдырган.
-
Иң яхшы сыерчык оясы
23.03.2015
Районда "Бөек Җиңүнең 70 еллыгына - 70 оя" акциясе игълан ителгән иде. Мәктәп укучылары бу акциягә бик теләп кушылдылар. Ташкичү, Мәмсә, Симетбаш мәктәпләреннән 86 кош оясы ясады. Шул оялар арасыннан 3 класс укучысы Хакимзянова Рәшидәнең оясы иң оригиналь дип табылды һәм район конкурсына җибәрелде. Бу ояны ясауда Рәшидәгә әтисе Рөстәм булышкан.
-
"Ялкын" журналы бездә кунакта 20.03.2015

20 март көнен мәктәп укучылары түземсезлек белән көтеп алды. Чөнки бу көнне безгә "Ялкын" журналы хезмәткәрләре килергә тиеш иде. Ниһаять, кунаклар килеп җитте! Башта очрашу үткәрдек. Аннан соң шигырь, хикәя язу, рэп, фотосүрәт төшерү сәнгате буенча мастер-класс оештырылды. Укучылар бик канәгать калды.












