МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 281 ) 282 283 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
4 классларда халыкара мониторинг үтте 15.04.2015

Бүген 4 класста укучы балалар өчен "Чтение" фәненнән халыкара тестирование үтте. Бу чарада мәктәптә һәм филиалларда укучы барлык 8 укучы да катнашты
-
Башлангыч класс укучылары хезмәте 11.04.2015

12 апрель- космонавтика көненә карата башлангыч класс укучылары төрле материаллардан космик корабль, луноход модельләре ясадылар, рәсем конкурсы уздырдылар. Иң яхшы дип табылган модельләрдән күргәзмә оештырылды.
-
Без - космоста беренче 11.04.2015

А.А.Вафина бүген укучылар белән "Без - космоста беренче" темасы астында 12 апрель - космонавтика көненә багышланган чара үткәрде. Чарада К.Циалковский, С.Королев, Ю.Гагарин һәм башка космонавтлар турында сөйләшү алып барылды. Презентация ярдәмендә А.А.Вафина беренче спутниклар, космик корабльләр турында мәгълүматлар бирде. Чарада 8 класс укучылары актив катнашты.
-
Космоска юл 10.04.2015

Бүген мәктәптә "Космоска юл" дип аталган класстан тыш чара үткәрелде. Чараны физика укытучысы М.М.Гайфуллин оештырды. Ул космос, аны өйрәнү һәм әһәмияте турында сөйләде. Ул презентацияләр ярдәмендә укучыларның белемнәрен аттыру өстендә эш алып барды.
-
Ата-аналар җыелышы 10.04.2015

Бүген мәктәптә ата-аналарның читаттагы җыелышы булды. Ул "Хезмәт тәрбиясе - көн кадагындагы мәсьәлә" дигән тема астында узды. Хезмәт итү, бүгенге көн хезмәт базарына кирәкле профессияләр, мәктәптә хезмәт тәрбиясе куелышы турында сөйләшенде.
Җыелышка Я.Кенәр авылы пожар часте җитәкчесе Х.Х.Ахметов та чакырылган иде. Ул язгы чорда янгын куркынычсызлыгы турында сөйләде.
-
Галәм чакыра 09.04.2015

Мәктәптә космонавтика көненә карата әзерлек эшләре бара. Башлангыч класс укучылары тырышып-тырышып космик корабль макетлары ясый, рәсем конкурсы өчен рәсемнәр ясый. 8 класс укучылары Ю.Гагарин, С.Королев, Циалковский биографияләрен өйрәнә, беренче спутниклар очышы турында материаллар туплый. Китапханәдә китап күргәзмәсе эшли. 10 апрель көнне укучыларга космоска чыгу турында документаль кино күрсәтеләчәк.
-
Математикадан сынап карау имтиханы 08.04.2015

9 класс укучыларын дәүләт имтиханнарына системалы әзерләү буенча эш дәвам итә. 7 апрель көнне математикадан сынап карау имтиханнары оештырылды. 6 апрель көнне Яңа Кенәр мәктәбендә узган сынап карау имтиханнары нәтиҗәләре анализланды, укучылар белән һәрбер эш җентекләп карап чыгылды, аңлатылды.
-
Өмәләр үткәрәбез
07.04.2015
тагын җиргэ язлар килде. Кар китүгә, эшләр чыга. Быел яз иртә килә дисәләр дә, эле җирдә карлар ята. Шулай да дәрестән соң мәктәп тирәсен кардан чистарту буенча эш алып барабыз. Март аенда ук канаулар казыдык. Шимбә көнне кар тарату буенча өмә үткәрелде. Бүген запас ишекләр тирәсен яңадан кардан арчыдык.
-
Тестирование по татарскому языку в 9 класса 04.04.2015

В соответствии с приказом МО и Н РТ №1518/15 от 13.03.2015 г. «О проведении единого республиканского тестирования по предмету «Татарский язык» для обучающихся 9 классов общеобразовательных организаций Республики Татарстан, изучавших татарский язык как родной или государственный, в 2015 году, 2 апреля обучающиеся 9 класса приняли участие в тестировании по татарскому языку.
-
Каен бөресе җыйдык 03.04.2015

Язгы каникуллар узып та китте. План нигезендә мәктәптә дәүләт имтиханнарына әзерлек тә, Парклар елы уңаеннан ачык чара да, спорт ярышлары да уздырдык. Буш вакытта һәрбер класс укучысы каен бөресе дә җыйды. Норма итеп башлангыч классларга 5 шырпы тартмасы, 5-9 классларга 10 шырпы тартмасы каен бөресе җыю бурычы куелды.1 класс укучысы Саттаров Салават әти-әнисе белән бергә 58 шырпы тартмасы , 8 класс укучысы Хайретдинов Рамил 55 шырпы тартмасы каен бөресе җыйган. Бу бөреләрдән шифалы дарулар ясалыр. Бөре җыю эле дә дәвам итә.












