МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 284 ( 285 ) 286 287 288 289 290 >>
-
Экология көне 07.06.2014

Бүген "Ак каен" лагерендә экология көне. Шушы көн кысаларында "Телевизор минем дошманым " дигән темага әңгәмә үткәрелде. Һәм укучылар анкета сорауларына җавап бирделәр. Көннең икенче яртысында авылыбыз чишмәләренә экскурсия ясалды. Укучылар чишмәләр тарихы һәм аларны саклау турында мәгълүмат белән таныштылар.
-
Әкиятләр көне 06.06.2014

Бүген лагерьда әкиятләр көне. "Әкиятләр дөньясы" темасына викторина үткәрелде. Һәр звено үзе яраткан әкиятне сәхнәләштерде. Балалар үзләренең актерлык сәләтләрен күрсәттеләр.
-
Лагерьда бишенче көн - Җир көне 05.06.2014

Көн кояшлы, җылы, матур. Шат күңелле балалар лагерьга килделәр. Балалар иртәнге линейка вакытында бүгенге көн тәртибе белән таныштылар. Иртәнге аштан соң, "Без җиребезнең әкияттәй матур булуын телибез" темасы астында әңгәмә уздырылды. Табигатькә чыгып төрле уеннар уйнадык. Лагерьның бишенче көне дә нәтиҗәле үтте. Аның мавыктыргыч мизгелләре балалар күңелендә озак сакланыр.
-
Лагерьның дүртенче көне - Су, яңгыр көне 04.06.2014

“ Ак каен” лагерының янә бер көне матур башланып китте. Шат күңелле балаларның бер-берсен сагынышып, елмаеп –көлеп килүләре күңелгә куаныч өсти. Иртәнге линейка, гимнастика балалар күңеленә дәрт өсти. Иртәнге аштан соң “Спорт һәм сәламәтлек” темасына әңгәмә, “Су патшалыгында” дигән темага рәсем конкурсы уздырылды. Ә иң кызыгы , әлбәттә “Нептун бәйрәме”н үткәрү булды.
-
Лагерьның өченче көне - Мультфильмнар көне 03.06.2014

Күңелле, бик күңелле безнең лагеребызда! "Чишмә чисталык башы" темасына әңгәмә үткәрелде. "Мин һәм чишмә" темасына рәсем конкурсы уздырылды. "Яшел аптека" операциясендә дару үләннәре белән таныштырылды, табигатькә экскурсиягә сәяхәт кылдык. Кызыклы мультфильмнар карадык.
-
Лагерьның икенче көне - Сәламәтлек көне 02.06.2014

Лагерьның икенче көне дә күңелле башланып китте. Бу көнне укучылар белән "Сәламәт булу өчен..." темасына әңгәмәләр үткәрелде, киңәшләр бирелде, шәхси гигиена кагыйдәләре кабатланды, күңелле спартакиада уздырылды. "Туган ягым Татарстан!" темасына карата асфальтта рәсем ясалды.
-
1 июнь- Балаларны халыкара яклау көне! 01.06.2014

1 июнь- Балаларны яклау көне. Балаларны халыкара яклау көне – ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәү хокукын, фикерләү, дин тоту һәм белем алу, ял итү иреген тәэмин итүнең, аларны физик һәм психологик көч кулланудан саклауның, балалар хезмәтен тыюның гуманлы һәм гадел җәмгыять төзүдә мөһим шартлар икәнлеген искә төшерүче көн. Жир йөзендә яшәүче барлык милләт вәкилләрен бүгенге бәйрәм көне белән котлыйбыз! Күк йөзебез аяз, балаларыбыз бәхетле. киләчәк тормышыбыз якты булсын!
-
Лагерьда беренче көн! 01.06.2014

Бүген мәктәбебез балалар тавышына күмелде, чөнки "Ак каен" исемендәге мәктәп яны лагере үз эшен башлап җибәрде. Бу көн балалар күңелендә бик озак сакланыр. Балаларны яклау көненә багышланган кичә, әңгәмәләр уздырылды. Балалар звеноларга бүленеп, үзләренә исем, девиз, җыр сайладылар, стенгазеталар чыгардылар. Лагерьның беренче көне эчтәлекле үтте.
-
31.05.2014

Участок инспекторы Р.Г.Рахматуллин мәктәпкә укучылар белән очрашуга килде. Ул җәйге ял вакытында юл йөрү, пожар куркынычсызлыгы техникасы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген искәртте. Каникул вакытында барлык төр кагыйдәләргә дә игътибарлы булырга кирәклеген әйтте.
-
28.05.2014

Ученица 8 класса Кадриева Алина победила в номинации «Журналистика» в районном этапе Республиканского фестиваля детской и юношеской молодежной прессы «Алтын калям» - «Золотое перо» - 2014 «Молодежь и государство».












