МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 277 278 279 ( 280 ) >>
-
Кошларга ярдәм 21.11.2014

Традиция буенча мәктәптә 5 нче класс укучылары кошларны өстәмә тукландыру оештыралар. Бу эшне алар класс җитәкчеләре Ф.Ф.Хабибуллина белән башлап җибәрделәр. Башта кошларга җимлек ясадылар, ул җимлекләргә конкурс оештырдылар. Кыш буе кошларга тукланырга урын булды! Шәфкатьле булыгыз, балалар!
-
Бөек Җиңүгә – 70 ел 21.11.2014

Мәктәптә Бөек җиңүнең 70 еллыгын каршылау буенча эш дәвам итә. Китап күргәзмәсе, “Герой-пионерлар”, “Якташ – геройлар” темаларына стендлар яңартылды. Даими рәвештә беседалар үтә.
-
“Шәҗәрәләр - нәсел агачы” 20.11.2014

20 нче ноябрь көнне Буа шәһәренең академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбендә нәкъ менә шул исем астында мәктәп укучылары арасында төбәкара фәнни-гамәли конференциянең финал өлеше узды.
-
“Боздан саклан” акциясе 18.11.2014

Ноябренең 2 нче атнасы мәктәптә “Бозлан саклан” акциясе белән башланып китте. “SаMоSтоятельные дети” проекты активистлары мәктәптә бозда йөрү, бозның куркыныч булуы турында укучыларга беседалар үткәрделәр, сорашу-анкета үткәрделәр. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.
-
Ата-аналар җыелышы 14.11.2014

2014 нче елның 14 ноябрендә мәктәптә ата-аналар җыелешы булып узды. Бу җыелышта 1 нче чирек йомгаклары, ОГЭга әзерлек торышы, җинаятьчелекне булдырмау турында сөйләшү алып барылды.
-
Сәламәт тәндә- сәламәт акыл 13.11.2014

Сәламәт тәндә- сәламәт акыл
-
Җиңү китергән парад 02.11.2014

-
“Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре” дәресе 30.10.2014

2014 нче елның 30 октябрендә мәктәптә “Интернетта курынычсызлык кагыйдәләре” темасына класстан тыш чаралар үткәрелде. Ул өч группада узды. Башлангыч класслар өчен М.М.Камалиева, 5-7 класслар өчен Ә.Ә.Вафина, 8-9 класслар өчен А.Т.Ахмадуллина эчтәлекле класстан тыш чаралар әзерләделәр. Укучыларга Интернетның әһәмияте, ләкин анда куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тоту кирәклегенә басым ясадылар.
-
Көзге уңыш бәйрәме 24.10.2014

24 октябрь көнне мәктәптә “Көзге уңыш бәйрәме” үткәрелде. Ул өч группада үтте. Башлангыч класслар “Сөмбелә” бәйрәменә матур җырлар, шигырьләр өйрәнгәннәр һәм “Шалкан” әкиятен сәхнәләштергәннәр. 5-7 класс укучыларының скетчлары һәркемнең күңеленә һуш килде. Өлкән класс укучылары көзге бал тамашасын флэшмоб белән ачып җибәрделәр. Бу көнне барлык укучылар да рәхәтләнеп күнел ачтылар.
-
Здоровая пробежка 22.10.2014

22 октябрь көнне “SаMоSтоятельные дети” төркеме җитәкчелегендә “Здоровая пробежка” акциясе уздырылды. Бу акциядә барлык класс укучылары һәм укытучылар катнашты.












