МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 269 ( 270 ) >>
-
"Ышаныч вакыты" дәресе 01.09.2015

Бүген укучылар өчен "Ычаныч вакыты" дәресе оештырылды. Дәрестә укучылар белән очрашуга полиция подполковнигв Р.Г.Рахматуллин килде. Ул укучыларда була торган авыр вакыйгалар, аларны ничек җиңел кичерү юларын аңлатты. Класс җитәкчесе Ә.Ә.Вафина презентациягә нигезләнеп,психологик хезмәткәрләр. аларга мөрәҗәгать итү юлларын күрсәтте. 8-800-2000-122 номерына шалтыратып, кирәкле мәгълүмат, психологик ярдәм алырга мөмкин булу турында сөйләде.
-
Август конференциясенә әзерлек бара 19.08.2015

Эле кайчан гына укучыларны җәйге ялга җибәрдек. Мәктәп аларны яңадан үз кочагына алырга әзерләнә. Бу коннәрдә педагаглар елның иң зур конференциясенә - август киңәшмәсенә әзерләнәләр. 2 укытучы секцион утырышта чыгыш ясарга әзерләнә, калганнары пленар утырыш очен стендлар, ярминкәгә, чәчәк күргәзмәсенә әзерлек белән мәшгуль.
-
Портфельле булдылар 14.08.2015

1 нче класска укырга кечеләр өчен тантаналы көн 11 нче августта оештырылды. Ул көн Ташкичү, Мәмсә, Симетбаш авылыннан 1 нче класска укырга керүче 4 балага шатлыклы көнгә әверелде. Аларга портфель, уку кирәк-яраклары өләшенде. бу бәйрәмне аларга "Бердәм Россия" партиясе һәм МБГБУ "Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" коллективы оештырды.
-
Тиздән сайлаулар 12.08.2015

Барыбыз да сайлауларга!
-
Кишер уңышы мул булыр! 11.08.2015

Көннәр көзгә авышты. Бакчада яшелчә уңышы мул үсте. Инде кишер, чөгендер уңышын җыяр вакыт та җитәр. "Төннәр озынайгач үсәләр тамыразыклар",- ди торган иде әбиләр. Карагыз, ничек үскәннәр кишерләр!
-
Мәктәп территориясе яңартыла
10.08.2015
Мәктәп территориясенең арткы ягы коймаларын алыштыру эше бара. Бу эштә мәктәпнең ир укытучылары тырышып эшли. Багана утыртуда шушы мәктәпне тәмамлаган, хәзерге вакытта электр челтәре җитәкчесе Н.Нурмухамметов зур ярдәм күрсәтте.
-
Ямьле безнең чишмәбез! 06.08.2015

5 август көнне Мәмсә авылы халкы авыл уртасында агып яткан Нигъмәтҗан бабай чишмәсе янына җыйналды. Өлкәне, яше, укучы балалар - барысы да монда. "Өммегөлсем" фольклор ансамбле авыл халкын биюле-җырлы кичәгә чакырды. Максатлары - суларны саклап тоту, кадерләү, борынгы гореф-гадәтләрне кире кайтару. Кичәнең идеясен ветеран укытучы, элеккеге мәктәп директоры Рузалия Насибуллина тәкъдим иткән. Культура йорты, мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләре кичәне үткәрүдә үз өлешләрен керттеләр. Ахырыдан авыл халкы чишмә суыннан кайнаган чәйдән, кайнар коймактан авыз иттеләр. Рәхмәт сезгә, өммегөлсемчеләр!
-
Ямьле безнең бакчабыз! 05.08.2015

Мәктәпнең тирэ-ягында , күз явын алырлык, чәчәкләр үсә. Ниндиләре генә юк аның! Иртә язда ләлаләр чәчәк атсв, инде җәй гөлләре шау чәчәктә утыра.
-
Тырыш хезмәт нәтиҗәсе 04.08.2015

Мәктәп яны тәҗрибә участогында иртә яздан эш кайнады. Ел да явымлы булды. Уңышлар сөендерерлек. Кишер, чөгендер, суган, кыяр - барысы да мулдан үсте.
-
Укучылар барланды 03.08.2015

2015-2016 нчы уку елында мәктәптә 64 бала укырга тиеш. Аларның списогы әзер. Мшмсә башлангыч мәктәбе филиалында 16 укучы, Симетбаш башлангыч мәктәбе филиалында 7 укучы уку башларга әзер.












