МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 ( 277 ) 278 279 280 >>
-
Файдалы очрашу 07.02.2015

Укучыларга хезмәт юнәлеше бирү максатында, 2015 нче елның 5 февралендә ВУЗларда, техникумнарда, производствода эшләүче мәктәпне тәмамлаучылар белән очрашу кичәсе оештырылды. Кунаклар укуның кирәге, яшьлек елларын заяга уздырмау, гел кешегә ярдәмче булырга кирәклек турында сөйләделәр.
Кичәне күңелле итеп Арча педагогия көллиятеннән практикага килгән Абдуллина Ләйсән һәм Кадыйров Раушан алып бардылар. Алар укучылар һәм студентларны ярыштырдылар, уйнаттылар. Бәйрәм күмәк җыр башкару белән тәмамланды. Кичәнең икенче өлешендә дискотека оештырылды.
-
Тиздән имтиханнар! 04.02.2015

Мәктәптә 9 класс укучыларын дәүләт имтиханнарына әзерләү буенча планлы эш алып барыла. Математика, рус теле, биология, химия фәннәреннән укучыларга өстәмә эшләр оештырыла. Чөнки бу фәннәрдән укучылар дәүләт имтиханнары бирергә әзерләнә. 3 нче февраль көнне мәктәптә математика фәне буенча ГИА форматында сынап карау имтиханы үткәрелде.
-
Математика – фәннәр патшасы 03.02.2015

Башлангыч класслар укытучысы М.М.Камалиева укучыларга белем бирүнең төрле ысулларын куллану өстендә эшли. 3 февраль көнне ул укучыларның әти-әниләрен чакырып, укучыларга белем бирү юлларын күрсәтте, укучыларның үзләштерү сәләтләрен, нинди юнәлеш белән эш оештырырга кирәклеккә басым ясады.
-
Татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел, инглиз телен дә өйрән! 03.02.2015

Инглиз теле укытучысы Ә.Ә.Вафина башлангыч классларда инглиз теленнән ачык дәрес үткәрде. Ул әти-әниләргә, укытучыларга чит тел өйрәтү буенча үзе туплаган тәҗрибә белән уртаклашты. Яңа технологияләр куллануның эффектлы чара булуына басым ясады.
-
Сталинград сугышына 72 ел 02.02.2015

Мәктәптә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү кысаларында төрле эшләр оештырыла. Шуларның берсе - Сталинград шәһәре янында көрәш. Бу истәлекле көнне барлык классларда да билгеләп үттеләр.
-
Алда – киләчәк 31.01.2015

31 нче январь көнне мәктәптә профориентация көне дип игълан ителде. Ул көнне классларда профессияләр турында сөйләшү, үзеңнең киләчәгең турында сөйләшү оештырылды. 8-9 класс укучылары Олы Әтнә авылында урнашкан “Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы” вәкилләре белән очраштылар, техникум тарихы, ул әзерли торган белгечлекләр белән таныштылар.
-
Бердәм Дәүләт имтиханнарына әзерләнәбез 30.01.2015

Бердәм Дәүләт имтиханнарына әзерлек эшләренә ата-аналар да тартыла. 30 январь көнне 8-9 класс әти-әниләре өчен имтиханнарга әзерлек суенча семинар оештырылды.
-
Өчпочмаклы хатлар .... үлгән бабама 29.01.2015

“Салют, Җиңү” акциясе кысаларында мәктәптә “Бабама хат” дип аталган акция үткәрелде. 2-8 класс укучылары сугыш кырларында ятып калган, сугыштан кайтып үлгән фронтовикларга, сугыш чорында армый-талмый тылда хезмәт иткән ветераннарга символик хат яздылар. Барлык укучылар да акциядә актив катнаштылар. 28 январь көнне акциянең йомгаклау кичәсе оештырылды. Иң яхшы дип табылган хатлардан өзекләр укылды.
-
Освенцим. Без аны хәтерләргә тиеш. 28.01.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар кысаларында мәктәптә “Освенцим. Без аны хәтерләргә тиеш” исеме астында тәрбия сәгате булып узды. Аны 6 класс җитәкчесе Вафина Әлфия оештырды. Балаларга Освенцим турында презентация, видеофильм күрсәтелде. Тәрбия сәгате ахырында “Бухенвальдский набат” җыры яңгырады.
-
“Нур” телестудиясе эшчәнлегендә- безнең мәктәп укучысы 28.01.2015

Мәктәп укучылары район үзәгендә урнашкан Укучылар сараеның “Нур” телестудиясе эшчәнлегендә актив катнашалар. 28 январь көнне 7 класс укучысы Гильмуллина Рәзинә телестудия вәкилләре белән берлектә Яңа Кишет авылында булды, сугыш ветераны белән очрашуда катнашты












