МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 ( 275 ) 276 277 278 279 280 >>
-
Математика фәненнән ОГЭ га әзерлек
06.03.2015
Быел мәктәпнең 9 классын 9 укучы тәмамлаячак. Алар белән имтиханнарга әзерлек узган уку елыннан ук башланды: имтиханнар бирү тәртибе, имтиханнарда булаган яңалыклар, бланк тутыру тәртибе өйрәнелде. Укучыларга профильле классларда уку өчен, профиль алды укулары оештырылды. Октябрь аеннан башлап, сынап карау имтиханнары оештырдык. Менә бүген математика фәне буенча район күләмендә сынап карау имтиханнары оештырыла. Уңышлар телибез, 9 класс укучылары!
-
Мәмсә башлангыч мәктәбендә 8 март бәйрәме
05.03.2015
5 март көнне Мәмсә башлангыч мәктәбендә А.Алиш әкиятләрен сәхнәләштереп, 8 март көненә карата бик матур бәйрәм кичәсе оештырылды. 1- 4 класс укучылары "Куян кызы", ә 2-3 класс укучылары "Сертотмас үрдәк" әкиятен куйдылар. Укучылар бик матур әкият геройлары костюмнары әзерләгәннәр һәм рольләрне дә бик оста башкардылар.
Кичәгә килгән әниләр бәйрәмнән бик канәгать калдылар. Укучылар тарафыннан үз куллары белән әзерләнгән бүләкләр һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
Ташкичү авылында " 1941-1945 елларда Бөек Җиңүгә 70 ел" юбилей медале тапшыру тантанасы 04.03.2015

Бөек Җиңүгә 70 ел. Тыл ветераннарының да иң яшенә 80 яшьләп...
Бүген мәктәп коллективы, Культура йорты, авыл китапханәсе коллективы, Ташкичү Җирле үзидарәсе Ташкичү һәм Мәмсә авылында яшәүче тыл ветераннарын "1941-1945 нче елларда Бөек Җиңүгә70 ел" юбилей медале тапшыру тантанасына чакырды. Алар барысы 20. Ләкин тантанага шуларның бары тик 3 се генә килә алды. Еллар үзенекен итә: аяклар йорми, авыртулар...
Сәхнәдә укучылар. Алар үзләренең эчкерсез хатларын укыйлар. Ул хатларда өлкәннәргә булган җылы хисләр, Бөек Җиңүне якынайткан ветераннарга рәхмәт сүзләре. Күпме авырлыклар кичергәннәр ул ветераннар!
Ташкичү җирле үзидарә башлыгы Ф.Х.Файзуллин үз чыгышында Президентның Указы белән таныштырды, 3 тыл ветеранының күкрәкләренә юбилей медале такты.
Тантана чәй өстәле янында дәвам итте. Яшьлек елларын искә алулар, алар күргән кыенлыклар.... Китапларга да язып бетерерлек түгел!
Хөрмәтле ветераннар! Яшьлегегез бик авыр елларга туры килгән! Картлыгыгыз рәхәттә үткәнгә шатланасыз сез! Ходай сезгә тагын озын гомер бирсен, сырхауларсыз яшәргә язсын!
-
ТНВ да кунакта
04.03.2015
4 март көнне 8 класс укучысы Касимова Илүзә "Татарстан- Яңа гасыр" телеканалында баручы "Без - Тукай оныклары" тапшыруында катнашты. Ул тамашачыларга үзе иҗат иткән шигырьләрен тәкъдим итте. Тапшыру Г.Тукай музеенда төшерелде һәм март ахырында эфирга чыгачак.
Илүзә! Без сиңа иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
Шашка ярышы 03.03.2015

3 март көнне 2 һәм 3 сыйныф укучылары арасында шашка буенча бәйге үткәрелде. Балалар үзләренең көчләрен сынаштылар. 3 сыйныф укучылары арасында 1 урынны Галаветдинова Фирдинә, ә 2 сыйныф укучылары арасында 1 урынны Фаттеров Фәнгиз яулады. Төп җиңү -Галаветдинова Фирдинәдә.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына - 70 "5" ле, 70 "Сыерчык оясы" акциясе 03.03.2015

Мәктәптә эледэн эле төрле акция, конкурслар булып тора. Бүген 3 март көнне иртәнге линейкада рәсми рәвештә "Бөек җиңүнең 70 еллыгына 70 "5" ле", "Бөек Җиңүнең 70 еллыгына - 70 сыерчык оясы" акцияләре игълан ителде. Укучыларга акцияләрнең максаты аңлатылды, актив катнашырга чакырылды. Укучылар акцияләрдә ныклап катнашырга сүз бирделәр.
-
А. П. Чехов 02.03.2015

В нашей школе 2 марта было проведено мероприятие, которое было посвящено 155 летию со дня рождения А. П. Чехова. Мероприятие было в форме литературной гостиной. Учащиеся были разделены на исследовательские группы и каждая из них предоставила богатую информацию о жизни и творчестве писателя. В конце мероприятия была предложена викторина по рассказам А. П. Чехова. Учителя и ученики получили полезную и в то же время интересную информацию о жизни и творчестве писателя.
-
Аҗаган 27.02.2015

27 нче февраль көнне безнең мәктәптә “Аҗаган” уены үткәрелде. Бу чарада 5-9 класс укучылары катнашты. Яшелләр һәм кызыллар командасы речёвка әйтү, мылтыктан ату, чаңгылы эстафета, граната ату, мина эзләү,лабиринттан йөрү буенча ярышларда көч сынаштылар. Чара Россия Федерациясенең гимнын башкару белән төгәлләнде.
-
Шигырь бәйгесе 26.02.2015

26 февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата шигырьләр бәйгесе уздырылды. Бәйгедә укучылар бик теләп катнаштылар. Жюри тарафыннан укучыларның сөйләм осталыклары югары бәяләнде. Конкурс йомгаклары буенча 1 урын - Галаветдинова Фирдинәгә, 2 урын - Касимова Алсуга, 3 урын – Галаветдинова Таңсылуга бирелде.
-
Нинди һөнәр яхшырак? 25.02.2015

Бүген 9 класс укучылары белән "Нинди һөнәр яхшырак?" дигән тема астында класс сәгате булып узды. Класс җитәкчесе А.Т.Ахмадуллина укучыларны профессия сайлау үзенчәлекләре, бүгенге көндә хезмәт базарына кирәкле профессияләр белән таныштырды. Укучылар арасында тест үткәрелде. Тест үткәрү нәтиҗәләре түбәндәгечә: 9 укучының 3 се укуларын 10 нчы класста дәвам итәргә, 2 укучы ГАОУ СПО "Г.тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы", 2 укучы ГАОУ СПО "Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте", 2 укучы ГАОУ СПО "Казан педагогика көллияте"ндә дәвам итәргә теләкләрен белдерделәр. Класс җитәкчесе А.Т.Ахмадуллина укучыларга үзенең теләкләрен белдерде, кая гына барсаң да белемсез кен булачагына басым ясады.












