МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 277 278 ( 279 ) 280 >>
-
Ветераннарны иске Яңа ел белән котладык 13.01.2015

Ташкичү Культура йорты, китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә мәктәп коллективы, традиция буенча, ветераннарны иске Яңа ел белән котлау оештырдык. Бәйрәмчә бизәлгән залга аларны котларга Кыш бабай, Карчәчәк килделәр, авыл үзешчәннәре, мәктәп укучылары аларны җырлар, дәртле биюләр белән котладылар. Ризык тулы өстәл артында ветераннар истәлекләр белән уртаклаштылар, яшьлек елларын искә төшерделәр. Бәйрәм күңелле үтте.
-
Күңелле дискотека 08.01.2015

Каникул чорында өлкән класс укучылары өчен Культура йортында дискотека оештырылды. Дискотеканы китапханә, Культура йорты хезмәткәрләре белән берлектә оештырдык. Татар халкының милли уеннары, биюләрен искә төшердек. Культура йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәт!
-
Саф һавада күңелле! 06.01.2015

Кышкы каникулларда укучылар белән төрле чаралар планлаштырылды. Шуларның берсе - саф һавада чаңгыда шуу. 6 январь көнне укучылар белән чаңгыда шуу оештырылды
-
Шашка ярышлары 05.01.2015

Бүген мәктэптэ шашка буенча мәктәп беренчелеге уздырылды. Малайлар арасында 6 класс укучысы Шәйхетдинов Булат, кызлар арасында 5 класс укучысы Галаветдинова Ралина җиңү яуладылар.
-
Яңа ел тамашасы 31.12.2014

-
"Подари чудо” акциясе 30.12.2014

30 нчы декабрциясенә йомгак ясалды. Укучылар туплаган бүләкләрне авыру балалары булган, һәм тулы булмаган гаиләле балаларга тапшыру, аларны бәйрәм белән котлау үткәрелде.
-
Хөрмәтле коллегалар ! 29.12.2014

Сезне чын күңелебездән якынлашып килүче Яңа 2015 нче ел белән котлыйбыз. Яңа елда саулык-сәламәтлек, гаиләгездә татулык һәм тынычлык, тормышыгызда һәм эшегездә яңа уңышларга ирешүегезне телибез. Яңа елның туган һәр яңа көннен елмаеп, зур өметләр һәм хыяллар белән каршы алыгыз! Күңелегез саф, хисләрегез эчкерсез, хыялларыгыз якты һәм матур булсын.
Иң изге теләкләр белән Ташкичү мәктәбе коллективы һәм профсоюз комитеты исеменнән И.И.Гибадуллин`.
-
Шахмат, шашка һәм өстәл теннисы буенча зона ярышлары 27.12.2014

29 декабрь көнне МБГБУ "Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе" базасында шахмат, шашка, өстәл теннисы буенча зона ярышлары узачак. 6 мәктәп профсоюз вәкилләре көч сыначачак. Ярышларга рэхим итегез!
-
Яңа ел бәйрәме 26.12.2014

26 декбрь көнне мәктәптә Яңа ел бәйрәмнәре узды. Балалар янына кунакка Кыш бабай, Кар кызы килде. Укучылар ул көнне уйнадылар, җырладылар, төрле экиятләрдән вакыйгалар күрсәттеләр. Кыш бабай да нинди иде соң?! Үзе сөйли, үзе бии, бүләкләр өләшә, тамашачыларның күңелен күрә белә! Рәхмәт сиңа, Кыш бабай! Йомшак ап-пакъ кар, шугалаклар, кышкы матурлык өчен!
-
Президент елкасында 22.12.2014

Мәктәбебезнең иң актив укучысы, Г.Тукай исемендәге район премиясе лауреаты, 9 класс укучысы Кадриева Алинә Татарстан Республикасы Президенты елкасында булып кайтты. Ул бу бәйрәмгә бик теләп барды. Елкадан алган тәэсирләре белә классташлары, укытучылар белән уртаклашты. Бәйрәм атмосферасы, тантананың үзе укучыны бик канатландырган. Ул укучыларны актив булырга, шушындый бәйрәмнәргә барырлык эшләр күрсәтергә чакырды.












