МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 271 ) 272 273 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
Мәктәп яңа уку елына әзер 29.07.2015

Эле кайчан гына соңгы звонок укучыларны каникулга дәште. Бер айдан мәктәп аларны , ишекләрне киң ачып, үзенә дәшәчәк. Шуңа күрә дә әзерлек эшләре алдан башланды. 2015 нче елның 28 июленә тәрәзә-ишекләр буялып, кирәкле урыннарга ремонт ясалды. Ишек алдында чәчәкләр хуш исләрен тарата. Бу эшләрдә мәктәп укытучылары һәм укучылары катнашты. 28 июль көнне мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерү район комиссиясе булып китте. Алар эшләнгән эшләрдән канәгать булып китте, үзләре күргән кимчелекләрне бетерергә кушты.
Тәҗрибә участогында үскән яшелчәләрне эшкәртү эшләре башланды.
-
Помоги своей школе 20.07.2015

В республике продолжается акция "Помоги своей школе!", инициированная Президентом Республики Татарстан Р.Н.Миннихановым. Уважаемые выпускники, поддержим Республиканскую акцию " Помоги своей школе!". Посетите свою школу, узнайте, чем она живет, окажите ей помощь. Ваше добро вернется к вам бумерангом!
-
Үз юлынны табарга 13.07.2015

Мәктәптә 9 класс укучыларының чыгарылыш кичәләре узды. Аларны ел буена "Кем булырга? Кая барырга?" - дигән сорау борчыды. Шуңа да карамастан, аларның сайлаган юллары бар. 4 укучы үзләрен укытучы һәм тәрбияче итеп күз алдна китерделәр, документларын Арча һәм Казан шәһәренең 1 нче педучилищеларына тапшырдылр. 4 укучы үз тормышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә уйлыйлар.Алар Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында белем алырга җыеналар. 1 укучы 10 класста белем алуын дәвам итәргә уйлый. Уңышлар сезгә!
-
Хезмәт чиреге дәвам итә 07.07.2015

Мәктәптә укучылар тавышы бер дә тынып тормый. 4 чирек - хезмәт чиреге дәвам итә. График буенча , укучылар тәҗрибә участогында эшкә өйрәнәләр: яшелчәләр үстерү, чәчәкләрне карау серләренә төшенәләр
-
Чәчәкләр гөрләп үсә 03.07.2015

Мәктәптә җәйге хезмәт чиреге дәвам итә. иртә язда утырткан чәчәкләр шаулап үсә. Җылы яңгырлап булып узганнан соң, алар тагын да матурландылар, тирә-якны ямҗгә күмеп торалар.
-
"Алтын каләм"-"Золотое перо"-2015 30.06.2015

"Алтын каләм"-"Золотое перо"-2015 республика фестивалендә безнең мәктәптән 2 укучы - Кадриева Алинә һәм Касимова Илүзәләр катнашты. Фестиваль "Идел" халыкара лагеренда узды һәм безнең кызларга бик ошады. Мастер-класслар, беседалар, кызыклы очрашулар укучыларның күңелендә мәңге уелмаслык хисләр калдырды. Касимова Илүзә "Ялкын" журналының Дипломы белән бүләкләнде.
-
Уңыш мул үсәр 29.06.2015

Җәйге каникул белзн беррәттән, укучыларның мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләре дә дәвам итә. Буген укучылар помидор устерү серләренә төшенәләр. Дөрес итеп ян үсентеләрне сындыруның уңышка тәэсире, ашлама кертү. дөрес итеп су сибү - барысы да аларга тормышта кирәк булачак.
-
Җәйге бакчада укучылар практикасы дәвам итә 24.06.2015

Бүген яңгыр явып китү сәбәпле, укучылар чәчәкләр күчереп утырту белән шөгыльләнделәр. Һәйкәл янына да чәчәкләр утыртылды, чүп үләннәре уталды.
-
Чыгарылыш кичәсе 22.06.2015

Бүген мәктәбебездә истәлекле вакыйга - Чыгарылыш кичәсе. Кичә тантаналы рәвештә өлгергәнлек аттестатлары тапшыру белән башланып китте. Бәйрәм матур җырлар,шигырьләр, укытучылар һәм ата- аналарның изге теләкләре белән үрелеп барды. Чыгарылыш класс укучылары башкарган вальс һәркемнең күңелендә матур хисләр уятты. Изге, ак юллар сезгә, укучылар!
-
21 көн - Сабантуй көне 21.06.2015

Бүген бездә Сабантуй. Иң беренче милли бәйрәмнәр турында әңгәмә үткәрелде. Аннан соң һәр баланы бүләкләү, аларга талантлары буенча исемле ленталар тапшыру булды. Ә Сабантуй ярышлары бик күп төрле иде. Балалар йомырка кабып йөгерү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату һәм башка ярышларда бик теләп актив рәвештә катнаштылар. Көн ахырында июнь аенда туган укучылар лагерь флагын тантаналы рәвештә төшерделәр. Тәрбиячеләр укучылар белән җәйге ялларын күңелле үткәрүләрен теләп саубуллаштылар












