МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 271 272 273 ( 274 ) 275 276 277 278 279 280 >>
-
Без инде хәзер зурлар 28.05.2015

Бүген Ташкичү балалар бакчасында 1 нче класска укырга керүчеләрне мәктәпкә озату тантанасы оештырылды. Мәктәпкә 2 бала укырга керәчәк. Аларны мәктәпкә озатырга эти-әниләре, тәрбиячеләр, башлангыч класс укучылары килде. Укырга керүчеләр бакчага йөрү чорында нинди һөнәрләргә өйрәнүләрен күрсәтеләр, мәктәпкә керергә әзер булуларын белдерделәр. Булачак 1 класс укучыларын бакчада тәрбияләнүчеләр, әти-әниләр, тәрбиячеләр котлады. Бәйрәм күңелле узды.
-
Чәчәкләр утырттык 27.05.2015

Ел әйләнәсендә мәктәп тирәсе шау чәчәктә утыра. Май аенда тюльпаннарга карап соклансак, җәй көне сальвия, астра, тагитис, көзгә георгиннар чәчәк ата. Бу чәчәкләрнең серләре белән биология укытучысы Нурия Ильдаровна таныштыра. Февраль башында ук ул укучыларга чәчәкләр турында сөйли башлый, орлыкларын чәчәргә, карап үстерергә өйрәтә. Яз көне җиргә күчерү серләрен күрсәтә. Тырыш хезмәт нәтиҗәсе - шау чәчәктә утырган бакча. Шуның өчен тырыша Нурия Ильдаровна.
-
Күңелле ял иттек 26.05.2015

Ел саен, уку елы беткәндә, мәктәп коллективы белән ял итү традициягә керде. Бу көнне һәр класс, һәр укучы көтеп ала. Күңелле уеннар, чишмә буйларын чистарту, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү буенча беседалар - барысы да оештырыла бу чарада. Быел педагог-организатор Г.Д.Касимова бу көнне укучыларның күңелендә уелып калырлык итеп оештырды. Күмәк биюләр, флеш-моб чараны тагын да баетты. Бу көннең иң кызыклы моменты - түгәрәк өстәл янында ашап алу. Һәр класс өстәлне үзенчәлекле итү өчен тырыша. Шулар янына шашлык та пешереп куйсаң! Бар, анысы да бар! Өстәл янына рәхим итегез!
-
Наркотикларга каршы көрәш айлыгы 25.05.2015

Мәктәптә "Наркотикларсыз тормыш" дип аталган акциягә старт бирелде. Эш планы төзелде. Анда төрле беседалар, сәламәт яшәү үрнәген пропагандалаучы конкурслар, спорт чаралары планлаштырыла. 26 май көнне "Сәламәтлек көне" кысаларында узучы спорт ярышлары да шушы акцияне күздә тотып оештырыла. Авыл китапханәсе белән берлектә "Сәламәт булыйм дисәң" дип аталучы китап укучылар конференциясенә әзерлек эшләре бара.
-
ВНИМАНИЕ
25.05.2015
С 1 июля 2015 года при переходе дороги и движении по обочинам вне населенных пунктов в темное время суток пешеходы будут обязаны иметь при себе предметы со световозвращающими элементами и обеспечивать видимость этих предметов водителями транспортных средств. (Постановление Правительства РФ от 14 ноября2014 года №1197). Нарушения этого требования в соответствии со статьей 12.24 КоАП РФ повлечет за собой ответственность в виде административного штрафа в размере 500 рублей.
-
Соңгы звонок, иң соңгысы.... 23.05.2015

Бүген. 23 май иртәсе, мәктәптә искиткеч гүзәл бәйрәм тантанасы гөрли. Бу бик истәлекле, шул ук вакытта бик дулкынландыргыч гадәти булмаган тантана - Соңгы звонок тантанасы.
Һәр ел саен без бу көнне көтеп алабыз. Моңсу-ямансу булса да.... Үзебезнең арадан инде үсеп, уй-фикерләрен әйтә белгән укучыларны, кош баласын очырган кебек, бүтән җирләргә очырабыз! Изге сәгатьтә булсын! Дәүәт имтиханнарын уңышлы тапшырып, лаеклы алмаш булыгыз!
-
1 класс укучылары "Карлыгачлар" сафына керделәр 21.05.2015

20 нче май 1 класс укучыларының күңелендә бәйрәм булып кереп калыр. Чөнки алар бу көнне "Карлыгачлар" сафына кабул ителделәр. Өлкән иптәшләренә алар намуслы, тәртипле булырга, тырышып укырга сүз бирделәр.
-
Спектакль куярга әзерләнәбез 20.05.2015

Быелгы уку елында 7-8 класс укучылары көче белән Р.Батулланың "Кичер мине, әнкәй!" драмасы сәхнәләштерелгән иде. Аны Яңа кенәр укучыларына да тәкъдим итәргә планлаштырабыз.
-
Экологик айлык 19.05.2015

Мәктәптә экологик айлык дәвам итә. Класс сәгатьләрендә чисталыкны саклау кагыйдәләре өйрәнелсә, дәрестән тыш вакытларда тирә-юньне чистарту, агач, куак утырту эшләре барды. Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш кайнады. Бүгенге көндә чәчәкләр күчереп утырту эшләре генә калып бара. Мәктәп тирә-ягын аллы-гөлле чәчәкләргә күмәрлек үсентеләребез бар. Биология укытучысы Н.И.Мухаметзянова җитәкчелегендә укучылар җир эшләре, үсентеләр белән эшләү серләренә өйрәнәләр.
-
Варислар берлегенә кердек 18.05.2015

Бүген тантаналы шартларда 4 класс укучылары варислар сафларына керделәр. Тантаналы вәгъдә, варислар Законнарын үтәргә сүз биргәннән соң, аларның муеннарына 9 класс укучылары галстуклар бәйләде. Варисларны укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары М.З.Гарифжанов, класс җитәкчеләре котлады. Ахырыдан укучылар төрле уеннар уйнады, үзләренең лаеклы алмашчы булуларын расладылар.












