МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 ( 238 ) 239 240 >>
-
Имтиханнарга әзерлек. 16.11.2016

9 класс укучылары белән имтиханнарга әзерлек дәвам итә. Бүген укучылар математика фәненнән имтихан тоттылар. 18 ноябрь көнне рус теленнән шундый ук имтихан биреп карау көтелә.
-
Кошлар- безнең дусларыбыз 16.11.2016

Салкын кыш җитте. Күп кенә кошлар җылы якларга китте. Утрак кошларга кыен вакыт җитте. Традиция буенча, мәктәптә 5 класс укучылары кошларга ярдәмгә килә. Иртән алар кошлар,аларның файдасы турында лекция тыңлады.Менә бүген дәрестән соң алар,бердәм булып, кошларга җимлекләр куйдылар. Кошлар кышкы салкында тук булырлар.
-
Иртәнге линейка
15.11.2016
Сишәмбе - мәктәптә иртәнге линейка көне. Бүген мәктәптә дежур тору торышына анализ ясалды. Коррупция, аның килеп чыгуы турында сөйләшү үткәрелде. Коррупөия турында сөйләшү класс сәгатьләрендә тагын узачак.
-
Болганчык еллар җырчысы 12.11.2016

М.Галәүнең тууына 130 еллыкка багышланган тантана дәвам итә. 2016 нчы елның 11 нче ноябрендә Казан шәһәренең Татарстан Дәүләт муәеенда М.Галәүнең шушы юбилеена багышланган тантана булып узды. Тантанада Рәзил Вәлиев катнашты һәм чыгыш ясады. Беренче булып М.Галәүнең тормышын өйрәнүче Флера Ганиеваның чыгышы беркемне битараф калдырмады. Тантанада мәктәп администрациясе дә катнашты һәм чыгыш ясады. Тантанада М.Галәүнең оныгы Олег Надирович һәм оныкчыгы Анастасия Олеговна да катнаштылар. Алар архив материаллары, бабалары турында яңа материаллар алып кайтканнар.
Кичәнең икенче өлеше 12 ноябрь көнне Ташкичү мәктәбендә узды. Кунаклар Галәветдин бабайның кабере янында зиярат кылдылар, төп нигездә булдылар, М.Галәүнең эзе калган мәчеткә керделәр. Мәктәптә кунакларга М.Галәүне искә алу кичәсе күрсәттеләр, әсәрләренән өзекләр куйдылар. Укучыларны Олег Надирович һәм Ансастасия Олеговна архив материаллвары белән таныштырдылар, истәлек медале тапшырдылар. Кунаклар Ташкичү авылына килүләренә канәгать калдылар. Кичә милли рухта үтте.
-
Укучыларның сәламәтлеге сагында 10.11.2016

Укучыларның сәламәтлеге - көн кадагындагы мәсьәлә. Безнең мәктәп укучылары Яңа Кенәр участок больницасына карый. Балалар врачы Р.Р.Аксакова укучылар янында еш була, аларның сәламәтлеге турында кайгырта. Бүген дәул укучыларның сәламәтлеген күзәтеп, йогышлы авырулар профилактикасы турында сойләде. Укучыларның сорауларына җавап бирде.
-
Каникуллар файдалы узды 08.11.2016

Районда, мәктәптә укучыларның кникулларын файдалы үткәрү буенча күп эш башкарылды. Укучылар өчен районда төрле ярышлар, конкурслар узды. Бүген иртәнге линейкада шул укучыларны тәбрикләү оештырылды, киләчәккә планнар корылды. Алда - Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль туры.Барлык көчне шушы бәйгедә катнашырга куярга вакыт җитте.
-
6 ноябрь-Татарстан Конституциясе көне
06.11.2016
-
Имтиханнарга әзерлек. 02.11.2016

9 класс укучылары Дәүләт имтиханнарына әзерләнәләр. Бүген алар өчен математика, татар теле фәннәреннән конкультация оештырылды. график нигезендә консультацияләр каникул буенча барачак.
-
Йөзү буенча ярышларда
01.11.2016
Көзге каникул чорында районда укучылар өчен күп төрле спорт чаралары оештырыла. Бүген йөзү бенча район беренчелеге узды. Мәктәпнең 8 класс укучысы Наил Зәйнуллин,бу ярышның 3 тапкыр призеры булды.
-
Ата-аналар җыелышы 01.11.2016

бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы узды. Көн тәртибенә түбәндәге темалар куелды: 1.Беренче чирек нәтиҗәләренә анализ. 2. Авыл китапханәсенә йөрү торышы. 3.Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре.
Ата-аналар алдында М.З.Гарифжанов, авыл библиотекасы мөдире В.Ф.Мустафина, информатика укытучысы Ф.Г.Фаттеров чыгыш ясадылар. Җыелышның икенче өлеше классларда узды.












