МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 ( 233 ) 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Хәрби-патриотик айлыгы 03.02.2017

Февраль ае истәлекле вакыйгаларга бай. 8 февраль, 15 февраль, 23 февраль- балачактан күңелләргә кереп калган көннәр. Шушы уңайдан мәктәптә 1 февральдән 27 февральгә кадәр "Хәрби-патриотик айлык" игълан ителде. Бу айлыкта спорт уеннары, лекция, беседа, әфганчылар, сугыш чоры балалары белән очрашуар каралган.Ә бүген мәктәптә егетләр арасында өстәл теннисы буенча ярышлар башланды. Бу ярышлар көн саен дәвам итәчәк. 23 февральгә мәктәп буенча чемпион билгеләнәчәк. Ярышны "Профилактика отряды" әгъзалары үзләре оештырып, нәтиҗәсен дә үзләре чыгарачак.
-
Туган як тарихын өйрәнәбез 31.01.2017

Мәктәптә әледән-әле туган як тарихын өйрәнү буенча күргәзмәләр оештырыла. Бу күргәзмәләрне Ташкичү төп мәктәбе китапханәчесе Ф.Ф.Хабибуллина һәм Ташкичү авылы китапханәчесе В.Ф.Мостафина тарих укытучысы Р.Р.Хакимзянова белән берлектә оештыралар. Бүгенге күргәзмә Ш.Мәрҗани һәм М.Галәү тормышы һәм иҗатына багышланган иде. В.Ф.Мостафина бу күргәзмәгә "Мирас" журналында басылган яңа материаллар да алып килгән иде. Бу материаллар дәрестән соң анализланды, укучыларга укырга тәкъдим ителде.
-
Ата-аналар өчен ачык дәрес 31.01.2017

Укучыларны дәүләт имтиханнарына әзерләү йөзеннән, 8-9 класс укучылары өчен ата-аналар җыелышы үткәрелде. Башта 8 класста математика укытучысы Ф.Г.Фаттеров зачет-дәрес оештырды. Ул бу дәрестә укучыларны ОГЭга әзерләү мөмкинлекләрен күрсәтте. Дәрестән соң дәүләт имтиханнары үткәрү инструкциясе өйрәнелде, имтиханнарга әзерлек чорында укучыларга психологик ярдәм оештыру турында эшлекле сөйләшү оештырылды. 8 класс әти-әниләренә 2018 нче елда имиханнар сайлау үзенчәлекләре аңлатылды.
-
Татар теленнән тест
30.01.2017
9 класс укучыларын татар теленнән тестны уңышлы башкару йөзеннән, мәктәптә сынап карау тесты үткәрелде. Безнең мәктәпнең татар теле укытучысы Р.С.Шагидуллина Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбендә, Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе татар теле укытучысы Г.Р.Галиева безнең мәктәптә тест алдылар. Укучыларның эшләре комиссия тарафыннан тикшерелде.
-
Волейбол буенча ярышлар 28.01.2017

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбенә Винер Шакирзянов истәлегенә волейбол буенча ярышлар уза. Бу ярышларда 2001-2002 нче елларда туган укучылар арасында безнең мәктәп командасы да катнаша. Уңышлар телик үзләренә!
-
Г.Камал исемендәге театрда 26.01.2017

Ташкичү төп мәктәбе дирекциясе, профсоюз комитеты белән берлектә, 25 январь көнне педагоглар, хезмәткәрләр, ветеран укытучылар, уку алдынгылары өчен Г.Камал исемендәе Татар Дәүләт академия театрына экскурсия оештырды. Бу көнне "Бабайлар чуагы" спектакле сәхнәгә куелды. Спектакльдә сәхнә корифейлары - Наилә Гәрәева, Әсгар Шакиров, Хәлим Җәлалов, Равил Шәрәфиевлар иҗатына сокланып утырдык.
-
Встреча со специалистом по предупреждению правонарушений 23.01.2017

Сегодня состоялся встреча с ведущим специалистом аппарата исполнительного комитета Арского муниципального района РТ М.К.Нигъматуллиным. Он провел беседу с обучающимися по предупреждению правонарушений среди несовершеннолетних. М.К.Нигъматуллин посетил на дому родителей, состоящих на учете, Встретился с трудными подростками индивидуально.
-
"Иксез-чиксез балачак" конкурсы 20.01.2017

Районда укучылар өчен төрледән-төрле конкурсларүткәрелә. Узган атнада "Иксез-чиксез балачак" конкурсы игълан ителгән иде. Укучылар рәсем ясауда, йомшак уенчыклар әзерләүдә, фанердан төрле сыннар кисеп ясауда үзләрен сынадылар. Иң яхшы дип табылган эшләр муниципаль конкурска җибәрелде.
-
Өстәл теннисы ярышлары 19.01.2017

Мәктәптә укучыларның буш вакытын үткәрүгә игътибар ителә. Өлкән класс укучылары советы эледән-эле төрле чаралар оештыра. Бу атнада егетләр арасында өстәл теннисы буенча мәктәп беренчелегенә әзерлек эшләре бара.
-
Имтиханнарга әзерлек.
18.01.2017
Бүген 8-9 класс укучылары өчен Дәүләт имтиханнарына әзерләнү буенча Инструкция өйрәтелде. 9 класс укучылары Дәүләт имтиханнарын сайладылар, 8 класс укучылары бу процедураның ничек буласына төшенеп утырдылар.












