МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 ( 232 ) 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Сугыш чоры баласы 10.02.2017

Бөек Ватан сугышы еллары еракта калса да, сугыш чоры балаларының истәлекләре, укучыларга әйтер сүзләре күп. Мөнирә апага да 1941 нче елда 10 яшь була. Тормышның ачысын-төчесен үз җилкәсендә татый ул.
Бүген 1-6 класс укуылары белән очрашуга сугыш чоры баласы Мөнирә Габидуллина килде. Бүген 87 яшендә булса да, сыер тота, хезмәтне ярата. Укучыларны да хезмәтне, тормышны яратырга өйндәде ул. Сугыш афәтләре беркемгә дә килмәвен теләде.
-
Иҗади проект әзерлибез 09.02.2017

Мәктәптә "Хәрби-патриотик айлык" кысаларында күп төрле эшләр планлаштырылды. М.Җәлилнең туган көненә багышлап, укучыларга шагыйрьнең моңарчы аз яңгыраган шигырьләрен уку, шул шигырьләргә иҗади проект эшләргә тәкъдим ителде. Укучылар бик тырышып. шушы эш белән мәшгуль.
-
Укучылар бәйгесе "М.Җәлил урында сөйлибез" 09.02.2017

Бүген мәктәптә "М.Җәлил турында сөйлибез"темасына укучылар бәйгесе узды. Бәйгедә 8 класс укучысы Рәсүл Галиев җиңеп чыкты.
-
Волейбол түгәрәге 08.02.2017

1990-2000 нче елларда Ташкичү урта мәктәбендә Магсумов Нәкыйп физкультура дәресләре укытты. Шушы чорда бик күп укучылар волейбол уены белән "җенләнде". Чөнки Нәкыйп үзе чын волейбол остасы иде, укучыларга да волейбол уенына мәхәббәт уята алды.
2017 нче елда Нәкыйп, үз теләге белән, туган мәктәбе укучыларын волейбол серләренә тошендерергә уйлады. Чөнки мәктәп төп мәктәп статусында калгач, бу уенга карата сүлпәнләнү башланды. Атнага 2 тапкыр ул, Әтнәдән Ташкичүгә килә, Укучыларны туплап, ярышларга йөртә. Рәхмәт сиңа, Нәкыйп!
-
"Табигать- тиңсез хәзинә" кичәсе 08.02.2017

Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе коллективы Ташкичү авылы китапханәсе, Культура йорты хезмәткәрләре белән әледән-әле төрле чаралар оештыралар. Чираттагы чара табигатебезгә багышланды. "2017 нче ел - экология елы" кысаларында, "Табигать - тиңсез хәзинә" дип аталган уен-сәяхәт оештырылды. Укучылар башта табигать турында лекция тыңладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Кичәнең икенче өлешендә Культура йорты фойесында кызыклы уеннар, биюләр оештырылды.
-
8 февраль - яшь антифашистлар көне 08.02.2017

8 февраль көнне мәктәптә класс сәгатьләре яшь антифашистларга багышланды. Укучылар бу көннең килеп чыгуы, Даниэль , Фадыл Джамал батырлыгы,яшь герой-пионерлар белән таныштылар. Бүгенге көндә бара торган дөнья вакыйгалары белән таныштылар. Җирдә һәр балага тынычлык кирәк булуына төшенделәр.
-
"Тел - халыкның көзгесе". Тәрбия сәгате.
08.02.2017
"Туган тел айлыгы" кысаларында, "Тел - халыкның көзгесе" дип аталган класс сәгатьләре узды.
-
"Эх, зимушка-зима!" 07.02.2017

Бүген 1-6 класс укучылары өчен "Эх, зимушка-зима" дип аталган акция узды. Укучылар алдан кардан окоплар, ныгытмалар, ял итү урыннары, блиндажлар ясадылар. Тәнәфестә шушы урында төрле уеннар, ярышлар оештырылды. Бу ярышлар атна буенча дәвам итәчәк. Бүген укучылар ике командага бүленеп, байрак алу уенында катнаштылар. Ярышларны педагог-организатор Г.Д.Касимова оештырды.
-
Туган тел айлыгы
07.02.2017
Һәркем үз туган телендә сөйләшергә тиеш. Татар теленүстерү, дөрес сөйләшү максатында, мәктәптә "Туган тел айлыгы" игълан ителде. Иртәнге линейкада укучыларны эш планы белән таныштырдык, айлык биремнәр бүлеп бирелде.
-
"Оста егет"конкурсы 06.02.2017

Мәктәптә "Хәрби-патриотик айлык" кысаларында "Иң оста егет" конкурсы уза. Кызлар, хатын-кыз укытучылар, техник хезмәткәрләр арасында "Иң оста егет" темасына яшерен анкета үткәрелде. Узган атнада егетләр теннис буенча көрәшсәләр, бу атнада спортның төрле төрләрендә үзләрен сыныйлар. Бүген урыннан ераклыкка сикерү буенча ярышлар узды.Ярышларны мәктәпнең профилактика отряды вәкилләре оештыра. Нәтиҗәләр 22 нче февраль көнне тантаналы линейкада билгеле булачак.












