МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 ( 236 ) 237 238 239 240 >>
-
Хореография түгәрәгендә 15.12.2016

Яңа Кенәр техник Йорты хезмәткәре Г.Нуриева Ташкичү төп мәктәбендә хорография түгәрәге лып бара. Укучылар бу түгәрәккә теләп йөриләр. Татар халык, төрле милләт биюләре, заманча биюләр өйрәнәләр. Өйрәнгән биюләре белән Яңа Кенәр, Ташкичү авылы сәхнәләрендә чыгыш ясадылар. Бу көннәрдә укучылар Яңа ел бәйрәме өчен төрле биюләр өйрәнәләр.
-
Мәһдиев укуларында 14.12.2016

Кичә Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә II районара Мәһдиев укулары булып узды. Бу укуда безнең мәктәпнең 7 класс укучысы Илнур Ахмадуллин катнашты. Ул "Тормыштан алынган геройлар" номинациясендә 2 нче призлы урын яулады, грамота белән бүләкләнде. Илнурны зур җиңүе белән котлыйбыз!
-
Иртәнге линейка 13.12.2016

Һәр сишәмбе көнне үткән атна вакыйгаларына анализ ясала. Бүген "Мәрҗани оныклары" район иҗат конкурсында катнашкан укучыларыбызны котладык. Аларга укуларында, җәмәгать тормышында яңадан-яңа уңышлар теләдек.
-
Беренче яртыеллык контроль эшләре башланды
13.12.2016
Беренче яртыеллык тәмамлануга санаулы көннәр калып бара. Чирек ахыры якынлаша. Чирек ахырында, гадәттәгечә, белемнәрне сынап карау башлана. Бүген мәктәптә 6,7,8,9 классларда, мәгариф бүлеге җибәргән текстлар буенча, контроль эшләр башланды. Башлангыч классларда һәм 5 класста мәктәп дирекциясе приказы белән, административ контроль эшләр дә башланды.
-
"Мәрҗани варислары" 09.12.2016

Бүген Яңа Кенәр балалар иҗат Йортында зур бәйрәм. Анда "Мәрҗани варислары" исемендәге районкүләм фәнни-гамәли укучылар конференциясе оештырылды. Бу конференциядә Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе укучылары һәм укытучылары ды актив катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары А.Т.Ахмадуллина һәм Р.С.Шагидуллина укучыларны М.Галәү әсәрләреннән сәхнәләштерелгән күренешкә әзерләде. Тарих укытучымы Р.Р..Хакимзянова М.Галәү тормышы һәм иҗатына кагылышлы проблемаларга чыгыш ясады. 5 класс укучысы Алсу Касимова "Шигырьне сәнгатьле уку" номинациясендә уңышлы чыгыш ясады. Бу конференциядә катнашу укучыларның М.Галәү, Ш.Мәрҗани тормышы, иҗаты белән кызыксынуларын арттыруга тагын бер этәргеч көч булыр.
-
Коррупциягә каршы көрәш 08.12.2016

Коррупөиягә каршы көрәш атналыгы кысаларында, мәктәптә төрле чаралар үтә. Тарих укытучысы Р.Р.Хакимзянова өлкән класс укучылары өчен "Нәрсә ул коррупция? Аны ничек бетерергә?" темасына чыгышясады. Башлангыч класслар укытучысы М.М.Камалиева әкиятләрдә коррупция чагылышы, аларны ачыклау буенча класс сәгате үткәрде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысыА.Т.Ахмадуллина Г.Исхакыйның "Җан Баевич" комедиясен укыганда коррупциянең борынгыдан килүенә басым ясады. Өлкән класс укучылары өчен оештырылган чарада "Конвенция об уголовной ответственности за коррупцию" документына күзәтү оештырылды.
-
Иртәнге линейка 06.12.2016

Ташкичү төп мәктәбендә һәр атнаның сишәмбесе – иртәнге линейка көне. Дежур класс атна буе мәктәптә эшчәнлеккә йомгак яый. Үткән атнада “Китап- олы” бүләк”, “3 декабрь – билгесез солдат” көне кебек чаралар узды. Укучылар Яңа елга әзерлек эшләре башлады: урамда кар сыннары барлыкка килде, кабинетлар бизәлә башлады, Яңа елга карата газеталар чыгара башланды.
Кыш көне куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында да сөйләштек. Иң куркынычы – юл-транспорт һәләкәте. Безне Ханты-Манси округында булган транспорт һәләкәте тетрәндерде. Юл йөрү кагыйдәләре, кичке чорда яктырткыч элементларның булуы, Симетбаш авылына автобус белән йөрүчеләрне кисәтү максатыннан аңлату эшләре оештырылды. Үз сәламәтлегебез күп очракта үзебездзән тора. Кече яшьтән тәртипле, юл йөрү, җәмәгать урыннарында үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерсәң, өлкән булгач та шуны башкарырга кирәклекне төшенеп калырга тырыштык.
-
3 декабрь - билгесез солдат көне
05.12.2016
1941-1945 нче еллардагы дәһшәтле сугыш еллары ераклашканнан-ераклаша. Ләкин батырлык онытылмый. Бүген мәктәптә "Билгесез солдат" көненә багышланган истәлекле көн оештырылды. Бу көннең барлыкка килүе турында сөйләшү үткәрелде. Бөек Җиңүгә багышланган стенд янында башлангыч класс укучылары өчен әңгәмә оештырылды. 1-9 класс укучылары шушы көнгә багышланган видеоролик карадылар.
-
Китап - иң зур бүләк 03.12.2016

Иң зур бүләк – китап!
“Таттелком” акционерлык җәмгыяте 2016 нчы елны Г.Тукай елы дип билгеләгән. Шушы истәлекле датага багышланган чаралар әле дәвам итә. Бүген бездә кунакта “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте вәкиле шагыйрь Рөстәм Зәкуанов булды. Ул шушы җәмгыятьнең генераль директоры Л.Н.Шафигуллин башлап җибәргән Тукай елын йомгаклау йөзеннән, мәктәпкә меңнән артык китап алып килгән. Алар арасында татар, рус, чит илләрнең матур әдәбияты, публицистик әсәрләр, төрле фәннәрдән ярдәмлекләр, сүзлекләр, бала тәрбияләү һәм төрле кул эшләре буенча китаплар бар. Килгән кунаклар арасында якташыбыз, Г.Тукайның дүртенче буын туганы, журналист Риман Гыйлемханов та бар иде. Ул укучылар белән үзенең кайбер истәлекләре белән уртаклашты һәм бөек шәхесләребезнең туган якны ничек данлауларын әйтеп үтте. Арча муниципаль район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гарифжанов Рамил Илгиз улы “Таттелеком” акционерлык җәмгыятенең район һәм республика буенча башкарган гүзәл эшләрен санап китте. Укучыларга тырышып укырга, киләчәктә илебезнең лаеклы алмашчылары булырга кирәклекне ассызыклады.
Кичәгә укучылар да әзерләнгән иде. Алар туган тел, туган ил, китап турында үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Кичә шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды.
Мәктәп директоры И.И.Гибадуллин, кичәне йомгаклап, бу китаплар өчен Л.Н.Шафигуллинга, килгән кунакларга зур рәхмәтен җиткерде.
-
ЯҢА ЕЛ ЯКЫНЛАША 02.12.2016

Бүген кышның икенче көне. Тиздән Кар кызын ияртеп, мәктәпләргә Кыш бабай килер, укучыларны, укытучыларны Яңа ел белән котлар. Ә бүген шушы бәйрәмгә әзерлек эшләрен башланды. Дәрестән соң мәктәп ишек алды шау-шуга күмелде. Укучылар кардан сыннар ясарга кереште. Башлангыч класс укучыларына ярдәмгә әти-әниләре дә килде. Бәйрәм күңелле узар!












