МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 ( 235 ) 236 237 238 239 240 >>
-
Татар теленнән имтиханнарга әзерлек
29.12.2016
Сайлап алу имтиханнары арасыннан укучылар татар телен дә сайладылар. Бүген татар теле укытучысы Р.С.Шагидуллина белән алар имтиханнарга әзерләнделәр.
-
Барыбыз да бозга! 28.12.2016

Укучыларның кышкы каникуллары дәвам итә. 1-8 класс укучылары өчен "Барыбыз да бозга!" акциясе узды. Мәктәп ишек алдында укучылар өчен төрле ярышлар, кызыклы уеннар оештырылды.
-
ОГЭга әзерәнәбез 28.12.2016

Каникул чоры 9 класс укучылары өчен Бердәм Дәүләт имтиханнарына әзерләнү өчен бик кулай вакыт. 27 декабрь көнне рус теленнән, бүген математикадан аларга имтиханнарга әзерлек эше оештырылды. Шулай ук график нигезендә биология, химия. татар теле, география, җәмгыять белеменнән дә өстәмә эшләр оештырылачак.
-
Әтиләр Советы утырышы 28.12.2016

Бүген мәктәптә "ӘтиләрСоветы"ның киңәйтелгән утырышы булды. Утырышка укучыларның барлык әтиләре дә чакырылган иде. Әтиләр Советы 2016 нчы елда оештырылган эшләргә отчет тотты. Ирешелгән уңышлар, алда торган проблемалар турында эшлекле сөйләшү булды. 2016 нчы елда "Әтиләр Советы" эшчәнлеге "канәгатьләнерлек" дип бәяләнде.
Икенче көн тәртибендә кышкы каникулларны оештыру мәсьәләләре каралды. "5 январь - чаңгы шуу көне" акциясе үткәрү планлаштырылды, Арча районында узучы бәйрәмнәргә катнашу, әтиләрнең булышлыгы кирәклеге турында сөйләшенде.
-
Чыршы бәйрәмнәре 26.12.2016

Мәктәптә бүген - чыршы бәйрәмнәре. Иртәдән укучылар бәйрәмчә киенеп, мәктәпкә агылдылар. Аларны мәктәптә киенеп-ясанып чыршы көтеп тора.
Башлангыч класс укучылары өчен бик сөенечле булды бу көн. Мәктәп дирекциясе аларны бәйрәм белән котлады, бүләкләр, тырышып укыганнарга, грамоталар бүләк итте. Бәйрәм уртасында башлангыч класс укучыларын котларга "Таттелеком" җәмгыяте вәкилләре килде. Алар да Кыш бабайдан күчтәнәчләр алып килгәннәр. Бик зур рәхмәт аларга! Җавап итеп, башлангыч класс укучылары үзләре өйрәнгән биюләрне бүләк иттеләр.
Бәйрәм дәвам итә! Һәр семьяга тынычлык, бәхет, саулык алып килсен Яңа ел!
-
Могҗиза бүләк ит! 22.12.2016

Бүген мәктәптә "Могҗиза бүләк ит!" акциясе уздырылды. SМS балалары кече яшьтәге һәм ятим балаларга Яңа ел бүләкләре әзерләделәр, Кыш бабай бүләкләрен өләшеп йөрделәр. Ахырыдан 5 класс укучылары флеш-моб үткәрделәр.
-
Тәртип сагында 22.12.2016

Бүген мәктәптә Арча муниципаль районы буенча өлкән УУП Ленар Алтафович Хисамиев булды. Ул мәктәп укучылары белән тәртип мәсьәләләре, бер-береңә карата миһербанлы булу, өлкәннәрне хөрмәт итү турында сөйләде. Яңа ел чорында куркынычсызлык кагыйдәләре, кич йөрмәү, Культура йортында өлкәннәр өчен оештырылган бәйрәмдә укучыларның булырга тиеш түгеллеге белән таныштырды. Ахырыдан Л.А.Хисамиев тәрбиягә авыр бирелүче укучыларбелән аерым сөйләшү үткәрде.
-
Мәрхәмәтлелек кыл! 21.12.2016

21 декабрь көнне SМS балалар төркеме белән мәктәп күләмендә "Мәрхәмәтлеклек кыл!" акциясе оештырылды. Укучылар бу көнне кар сыннарын чистарттылар. кошларны өстәмә тукландыру оештырдылар, нәни балаларга Яңа ел сувенирлары әзерләшергә булыштылар.
-
Мәрхәмәтлелек дәресе 21.12.2016

“Мәрхәмәтлеклек дәресе” акциясе берничә көн дәвам итте. “Самостоятельые дети” проекты укучылары башлангыч класс укучылары өчен төрле кулдан ясалган әйберләр: фанерадан чыршылар, ташландык материаллардан төрле әйберләр, кәгазьдән кар бөртекләре, чәчәкләр ясарга өйрәттеләр. Мәктәп ишек алдында кардан ясалган сыннарны буярга булыштылар. 21нче декабрь көнне 1-4, 5-9 класс укучылары өчен “Мәрхәмәтлелек дәресе” үткәрелде. Башлангыч классларда аны М.М.Камалиева, 5-9 классларда биология укытучысы Ә.Ә.Вафина үткәрде.
-
Кар сыннарына "җан" өрдек 16.12.2016

Яңа ел якыная. Кар сыннарын күптән ясасак та, табигатьнең җылынуыннан куркып, аларга "җан" өрүне атна ахырына калдырган идек. Көн салкын. Сыннарга "җан" өрергә иң уңай вакыт! Бүген шушы эшне башкардык. 2016 нчы елны каршылаганда, сыннарыбыз эреп юкка чыкканнар иде. Быел Яңа ел бәйрәмен сыннарыбыз да каршы алачак.












