МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
Г.Тукайга - 133 ел 26.04.2019

Бүген төрки халык бөек татар шагыйре Г.тукайның 133 еллыгын билгеләп үтә. Укучылар, укытучылар бәйрәмчә күңелле рухта. Иртәдән укучыларны Тукай шигырьләре, аның тормыш юлын яктырткан чаралар үзенә җәлеп итте. Тукай туган көнгә укучыларыбыз алдан әзерлек белән килделәр. Төрле конкурсларда катнаштылар, иҗаты белән таныштылар. Тукай - безнең күңелләрдә мәңгелек!
-
Район конкурсында 25.04.2019

Сеекле халык шагыйре Г.Тукайның 133 еллыгы якынлашкан көннәрдә төрле чаралар уза. 24 апрель көнне Г,Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган районкүләм "Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү" конкурсы булып узды. Бу конкурста 7 класс укучылары шагыйрьнең "Эш беткәч уйнарга ярый" шигырен сәхнәләштерделәр һәм бу конкурста 2 нче призлы урын яуладылар. Рәхмәт сезгә, укучылар!
-
Балаларны яклау көне 24.04.2019

Районда, республикада балаларны яклау акциясе бара. бу уңайдан мәктәптә төрле чаралар оештырыла. ОБЖ укытучысы А.З.Багавиев укучылар белән юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча чаралар үткәрә.
-
Финанс грамоталылыгы атнасы 23.04.2019

"Финанс грамталылыгы атнасы" акциясе кысаларында, бүген укучылар белән "Гаилә бюджеты" темасына чара үткәрелде. Бухгалтер белеме булган белгеч Ф.Ф.Хабибуллина гаиләдә керем, аны дөрес тоту турында сөйләде. Укучылар группаларда биремнәр башкардылар, көнлек, айлык бюджет планы төзепкарадылар.
-
Китап бүләк ит! 22.04.2019

Мәктәптә "Китап бүләк ит" акциясе дәвам итә. "Ташкичү балалар бакчасы"МБМБ учреждениесе мәктәп китапханәсенә 15 китап бүләк итте. Алар арасында Арча урманчылыгы турында "Береги лес" дигән китап аеруча кирәкле китаплпргның берсе. Анда Арча урман хуҗалыгының үткәне,проблемалары, киләчәге тасвирланган. Укучылар өчен бик кирәкле чыганак булачак ул китап.Бик зур рәхмәт!
-
Өмә оештырдык 20.04.2019

Ике айлык экологик чисталык айлыгы кысаларында, бүген өмә оештырдык. Тирә-яктагы чуп-чар җыелды, карлар таратылды.
-
Урок цифры 19.04.2019

С 15 по 21 апреля 2019 года для учащихся 7-11 классов было проведено всероссийское образовательное мероприятие «Урок цифры» на тему «Управление проектами». Это необычные уроки информатики, подготовленные специалистами фирмы «1С». На этом уроке они узнали, что такое проектная деятельность, какими признаками обладают проекты и в чем их специфика в области информационных технологий; раскрыли механизм управления командой и важность роли руководителя проекта
-
"Сәләт ВикиМәктәбе"вәкилләре белән очрашу 18.04.2019

Бүген мәктптә "Викимедия РУ" энциклопедик белемне таратуда теләктәшлек күрсәтүче табышсыз партнерлык оешмасы оештырган "Сәләт ВикиМәктәбе" проекты вәкилләре булып китте. Делегатлар мәктәптәге Ш.Мәрҗани музее, язучы М.Галәүгә оештырган почмаклар белән таныштылар. Куп санлы сорауларына җаваплар алдылар. Соңыннан делегатлар Ш.Мәрҗани, М.Галәү эзләре калган мәчет белән таныштылар, бу олы җаннарның рухларына догалар укыдылар.
-
Волейбол ярышлары карадык 18.04.2019

Мәктәп укучыларында волейбол ярышларына мәхәббәт уятуда чын мастерларның уенын карау бик зур ярдәм итә. Мондый ярышларны карауда Яңа Кенәр урта мәктәбе ветеранукытучысы, волейбол остасы Тәлгат Ахметов зур ярдәм итә. Менә 17 апрель көнне ул Ташкичү авылы балаларына, укытучыларга, әти-әниләргә зур бүләк әзерләде - Казанга экскурсия оештыруда булышты. Зур автобус Казаннан килеп, теләгән укучылар, укытучылар, әти-әниләрне ярыш карарга алып китте, кайтарып куйды. Шундый зур экскурсия оештырганы өчен Тәлгать Ахметовка зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
-
Тагын бер уңыш 17.04.2019

2019 нчы ел -Театр елы дип игълан ителде. Мәктәп коллективы бу уңайдан күп кенә чараларга катнаша. Укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр. өчен " Г.Кариев семендәге яшь тамашачы театры" на экскурсия оештырылды. Коллектив "Әниләр һәм бәбиләр" спектаклен сәхнәләштерергә зерләнә. Ә укучылар мәктәп театр коллективы 16 апрель көнне районда "Тылсымлы театр дөньясы" дип аталган фестиваль-конкурста катнашып, 2 нче призлы урын яуладылар. Бу спектакльне педагог-организатор Г.Д.Касимова әзерләде. "Тылсымлы сәхнә" коллективына зур уңышлар теләп калабыз.












